Үсмерләр генә гаеплеме?

Серафимовкадан качкан үсмер тотылган...  

Үсмерләр генә гаеплеме?Үсмерләр генә гаеплеме?
Үсмерләр генә гаеплеме?

Серафимовкадан качкан үсмер тотылган...

 

Серафимовкадагы  яшь җинаятьчеләр махсус мәктәбеннән качкан үсмерне тотканнар. “Башинформ” чыганагы белдерүенчә, 16 яшьлек үсмерне

 СИЗОга юнәлткәннәр. Арытаба тикшерү эшләре алып барылачак.

Егетнең анда җибәрелүе турында ябык типтагы учреждение директоры Рәшит Аднагулов хәбәр иткән.

— Без аның өчен борчылабыз, әмма  аның нинди зыян кылуын белмибез, — ди директор.

Үсмерне Уфада “Гаилә” СККда күргәннәр дип белдерәләр. Дөрес булса, ул - урлашкан. Башкортстан ЭЭМда егетне кайда тотып алуларын әйтмиләр.

Егет  махсус учреждениедән беренчегә генә качмаган. Аның исәбендә бер генә җинаять түгел – кара эшләре озын кара сакалга әйләнгән.

 

Серафимовка махсус мәктәбе Туймазы районында урнашкан. Анда  җинаять кылган 11-18 яшьлек үсмерләр яши. Алар өчен уңайлы шартлар булдырылган, тулы программа буенча укыйлар һәм дәрестән тыш түгәрәкләр эшли.

Учреждение 80 балага исәпләнгән. Төрле вакытта төрле санда була алар. Әмма ничә булса да, кырын эштә эләккән яшүсмерләрнең язмышы өчен авыр тойгылар туа. Алар абынган, адашкан яшьләр!  Ә сәбәбе – гаиләдә. Күпләре – ятим! Күпләре тулы булмаган гаиләдән яки әтиләре еракка йөреп эшли, ә әниләре хәмергә сатылган.

Мондагы педагогик коллектив аларга тормышка кайтырга ярдәм итү өчен зур тырышлык, фидакарьлек сала. Кызганычка каршы, кайбер үсмерләр моннан чыккач та тайгак юлга баса һәм зонага эләгә.

Качып тотылган үсмер турында да бик үк якты булмаган хәбәрләр бар.

— Бу үсмер җитди җинаятьчеләр канаты астында йөри, аны “курчалаучылар” бик үк яхшы кешеләр түгел, – диләр.

Әйткәндәй, балагыз әле кайда, әти-әниләр?

 

 

Үсмерләр генә гаеплеме?
Үсмерләр генә гаеплеме?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас