

Бу фотода Василий Шукшинның “Калина красная” киносында төп герой Егор Прокудинның әнисе Куделиханы “уйнаган” Ефимия Быстрова сурәтләнгән.
Чынлыкта ул үзенең кинода уйнаганын да белмәгән. Эш шунда, бу рольне СССРның халык артисты Вера Марецкая уйнарга тиеш булган. Әмма ул съемкалар алдыннан авыр чирләп киткән. Фильмны төшерүче оператор Анатолий Заболоцкий авыл халкыннан охшаш язмышлы карчык турында ишетеп, Шукшинга әйткән. Василий Макарович Быстрова белән барып аралаша һәм таң кала: бернинди халык артисты да аның кебек сөйли алмаячагын аңлый ул.
Карчыкны каушатмас өчен “яшерен камера” белән төшерәләр. Ефимия Быстрова үз язмышын Лидия Федосеева-Шукшинага сөйли. Дүрт улы сугышта һәлак булган, ә бишенчесе начар компаниягә эләгеп, хәбәрсез югалган була. Ул аны 18 ел буе эзләгән... Съёмкалар тәмамлангач, Шукшин үз куллары белән карчыкның йортын ныгытып, кышкылыкка утын әзерләп, азык-төлек һәм күпмедер акча калдырып китә. Куделиха аны шулкадәр якын итә ки, хәтта күршеләренә хәбәрсез югалган улы дип сөйли башлый. Үзе дә шулай булуына ышана һәм Шукшинның портретын өй түренә элеп куя. Ә бу фото аңа Шукшинның үлеме хакында хәбәр иткәндә төшереп алынган. Бер елдан Ефимия Быстрова өендә, мич башында туңып үлгән...
Соңрак авылдашлары аның кабер ташына “Калина красная” фильмыннан алынган кадр-фотосурәтен урнаштыралар...