Әллә язмыш, әллә ялгыш..
7 октябрь 2022, 06:56

Бәхетле булырга никтер язмаган

Югары белемле хисапчы буларак, эше дә менә дигән иде, тормышы да көйле генә барды кебек, балалары да уфтанырлык булмады. Улы институтның өченче курсында укыган вакытта, кызы мәктәпне тәмамлаган елны ул үз-үзенә кул салды. Ни сәбәпледер куллары җепкә үрелде. Бу адымга аны нәрсә этәрде, эчендә ниләр бар иде... бу сораулар хәтта иң якын, иң кадерле кешеләренә дә сер булып калды һәм аның уйланылмаган бу адымы гомерлек хәсрәткә салды. Авыл халкы арасында колхозның бик күп акчасы чыкмаган, аны гаеплиләр икән дип тә сөйлиләр, балаларының читкә китүен күтәрә алмаган икән дигән гайбәтләр дә йөри.

Бәхетле булырга никтер язмаганБәхетле булырга никтер язмаган
Бәхетле булырга никтер язмаган

Ничек кенә сак тагарга тырышсаң да, муеныңдагы гәрәбә дә өзелеп чәчелә, ничек кенә саклап тотсаң да, кулыңдагы бәллүр савыт та бер төшеп чәлпәрәмә килә икән ул. Кеше гомерләре дә шулай – мәңгелек түгел. Ләкин энҗе-мәрҗәнне җыеп тагарга, савыт-сабаны һич югы яңаны алырга була. Ә менә гомерләрне инде ялгап та, киреп кайтарып та, бурычка алып та, кешедән сорап торып та булмый - шунысы аяныч. Күпме генә дөрес яшәргә, ялгышлардан сакланырга, кеше хаталарыннан гыйбрәт алырга тырышсаң да, сиңа язган сиңа була икән ул. Адәм баласына күрәчәктән качып калу язмаган.

Телем-телем телгәләнгән, шатлыктан елмайткан, сагыштан елаткан әллә ни озын булмаган гомер юлын Хәбир еш искә ала. Чәчәк таҗларыдай таслап-таслап тезә, берәм-берәм күз алдыннан уздыра. Үткәннәре аңа бик якын булса да, әрнетә, уйландыра, сагышларга сала шул. Тормышны ничек кенә дөрес дәвам итәргә? Теткәләнгән тормыш җебен ялгый-ялгый ничек алга барырга? Балаларын сыңар канат белән ничек аякка бастырырга? Кемнең җылы иңенә таянырга? Ичмасам, горурлыгыңны югалтып, кочаклый-кочаклый еларга әнисе дә юк. Ә әтисенә күз яшьләрен күрсәтергә ярамый. Чөнки аның үз йөрәгендә дә менә-менә ачылам дип торган йөз җәрәхәт, мең яра бар... Гомер көзенә аяк басканда, яшьлегендәге хәсрәтләренең яңаруын, улының үзе кичергәннәрне йөрәге аша уздыруын бер дә теләмәгән иде шул ул...

Хәбир кечкенәдән китек күңелле булып үсә. Әнисе аңа энекәш алып кайтам дип чыгып киткән җиреннән башка әйләнеп кайтмый. Дүрт яшьлек сабый күңелендә аның йөзе дә, әтисенә ияреп чыгып китүләре дә томан аша гына сакланып калган. Бары тик дәү әнисенең еллар узгач та акрып-акрып елаулары, әтисенең һаман да зиратка барып гафу сораулары гына күңеленә сеңгән. Ни булганын сабыйлыгы, нарасыйлыгы белән аңлап бетермәгән булса да, үсә төшкәч барысына да төшенә. Әниле булып үсү теләге артканнан арта бара. Өйдә бар да әйбәт булса да, сине кадерләп кенә, башыңнан сыйпап, назлап кына үстерсәләр дә, әни бик кирәк икән ул. Әни кадерен әнисез үсүчеләр, газизен югалтучылар бигрәк тә яхшы аңлый. Йөрәкләренең иң түрендә йөрсә дә, алар инде  үзләренә тормыш бүләк иткән олы затны беркайчан да күрә алмаячак, дөньяның  иң кадерле кешесе белән авыз тутырып ярты сүз дә сөйләшә алмаячак. Бары тик уйлар гына аларны кавыштыра.

Кәбир белән Миләүшәдәге мәхәббәт тагын берәрсендә булыр иде микән. Әллә чит күзләр тигән, әллә җете кызыл тиз уза диюләре хак, бәхетләре генә озын гомерле булмый. Сөюләренең уты да сүрелмәгән килеш, Миләүшәне кара җир куенына иңдерергә туры килә Кәбиргә. Ул вакыттагы кайгыны тагын ни белән чагыштырып булыр иде икән. Өйгә шатлык, нур  булып бала кайта дигәндә, кара шәлен ябынып кайгы җиле килеп урала. Язмышка үпкәләргә дә, гаепне үзеннән эзләргә дә белми бәргәләнә Кәбир. Миләүшәгә яшьтән үк табиблар бала табарга ярамавы турында кисәтә. Тик кайсы хатын-кыз Ана булу бәхетеннән баш тартыр икән. Миләүшә дә, тормышка чыгу белән бала алып кайту уе белән яна. Беренче баласын – улын –Хәбирен алып кайтып, аның сау-сәламәт үсеп килүен күргәч, иптәшкә тагын бер бәби алып кайту теләге уяна. Табиблар сүзе күңеленә тынгылык бирмәсә дә, беренчесендә исән-сау котылгач, аңа иптәш алып кайту иде уе. Бер-берсенә иптәш булырлар, бергә үсәрләр дигән матур уйлар белән ул хастаханәгә килә. Ләкин... бер очрак икенчесенә туры килми шул... Баланы тапканда катлаулылыклар килеп чыгып, хатынны да, баланы да коткарып кала алмыйлар. Кәбир каршы килмәве өчен бер үкенсә, хастаханәдә янында тормавы өчен икенче үкенә. Кечкенә улы хакына тез чүккәндә дә торып басарга үзендә көч таба. Әнисенең чалымнары улында калган икән бит. Миләүшәнең истәлеге булып улы калган. Сабыен кочып, кешегә күрсәтмичә генә елаган көннәре күп була Кәбирнең. Тормышның өзелеп сөйгән ярыннан башка гына алга тәгәрәвенә ияләшергә дә бик күп вакыт кирәк була. Хәер, оныта алдымы икән ул аны?

Кәбир улына әти назын да, әни җылысын да бирергә тырыша. Бердәнбер улы, Миләүшәсенең йөрәк астында яралган мәхәббәт җимешләре үгилекнең ни икәнен белеп үсмәсен дип, кабат өйләнү турында да уйламый ул. Бар булмышын аңа багышлый. Улы өчен яши, улы өчен сулый. Хәбир үзе дә яхшы күңелле егет булып үсә, әтисе сүзеннән чыкмый.

Кәбир инде чәчләренә чал керә башлавын, олыгаеп баруын бары тик улы мәктәпне тәмамлап, шәһәргә укырга чыгып киткәч кенә аңлый. Ничәмә еллар дәвамында бары тик бер максатка корылган, бары тик улы хакына яшәлгән 18 ел вакыт узып та киткән икән ләбаса! Бер мәлгә югалып, боегып калса да, инде бик күпне, ялгыз йокысыз төннәрне, авызыннан бер йотым ризык үтмәс көннәрне үткәрергә көч тапкан әти кеше бу юлы да үзен кулга алырга көч таба. Хезмәт белән мавыгып атна уртасын уздырса, ялларда улы һичшиксез авылга кайтачак бит! Бердәнбер теләге – улы бәхетле булсын да, Миләүшәсе еракта булса да, алар өчен сөенеп, разый булып торсын. Фани дөньяда, янәшәдә булмаса да, Кәбир аны төшләрендә еш күрә. Берәр шатлыгы булса да, борчуы килеп чыкса да, шул ук төнне тормыш яры үзенең еракта ук булмавын сиздерә. Күрәсең, Кәбирнең үзен башкага алмаштырмавына, менә дигән әти, чын ир булуына, тимерне сындырырлык сынаулар килгәндә дә, бирешмәвенә ул да сөенә. Кәбир нәкъ менә шулай уйлап юана.

Язмышлар кабатлана... Хәбирнең дә ерак-еракларга, балачагына сәяхәт итеп, барысын да берәм-берәм хәтерендә яңартуы юкка гына түгел. Әллә әтисенең ничек өзгәләнүләрен күреп, әллә әтисе күпме генә җан талашса да, барыбер да йортта хатын-кыз җылысы җитмәвен аңлап үскәнгә, Хәбир сыңар канатлы калудан, тормыш ярын югалтудан бик тә курка иде. Шуңа күрә дә ул дөрес яшәргә, хатынын артык борчуларга салмаска, кадерләргә тырышты, игътибарын кызганмады. Нәрсәдән курыксаң, күрәчәгеңә шул языла диюләре бу очракта да хак сүзләр булып, кабат Җаббаровларның киләчәгенә языла... Кешегә каты бәрелеп сүз әйтә торган, кеше рәнҗетә торган нәсел түгел. Нинди генә бәхетсезлек җилләре кагылды да, ни өчен аларны язмыш тулы бәхеттән мәхрүм итте икән? Бу хәзер авылда бик еш кабатлана торган сораулар.

Кәбир улының укып бетерү белән янына кайтып төпләнүен көтә. Янында киңәш биреп, ярдәм итеп, терәк булып торучы әнисе булса да, тормышының мәгънәсенә әверелгән улының читтә адашып калуын теләми ул. Тырыш кешегә авыл җирендә дә эш бетмәгән. Булдыклылар авылда да менә дигән итеп яши! Инде әнисенең дә шактый өлкән яшьтә булуын да искә алып, Кәбир йортта яшьләрне дә үз янына сыендыра. Хәбир билгеле әтисе сүзеннән чыгарга хакы юкны белеп, аңлап үсә.

Кәүсәриясенең исемен генә кабатлау да Хәбиргә елмаерга көч өсти. Ә студент еллар, беренче очрашкан, танышкан көннәр... Алар, мөгаен, ирне соңгы сулышына кадәр озата барыр...

... Хәбир булачак тормыш яры белән калага китеп бер ел укыгач таныша. Хәер, танышканчы ук, бер күрүдә гашыйк була. Хәтта кайсыбер яклары белән фотода күргән, кечкенәдән алып, бүгенге көнгә кадәр хыялында сурәтен йөрткән әнисенә охшата. Күрә дә: “Бу кыз минем киләчәгем, язмыш  безне юкка гына очраштырмаган”, - дип уйлап куя. Ә кызларда бу вакытта мәхәббәт һәм егетләр кайгысы булмый әле. Кәүсәрия классташ дус кызы Дилбәр белән быел гына беренче курска укырга кергән. Киләчәктә хисапчы булу икән хыяллары. Тик, мең хыяллар белән юлга кузгалсалар да,  авылдан килгән кызларны калада көтеп торучы юк шул. Укырга кабул ителүләре турында хәбәр алсалар да, тору урыны, яшәү шартлары турында ләм-мим. Беркем дә авыз ачып сүз әйтми, аңлатмый. Авылдан озата килүчесе дә, бер кич кунып чыгар урыннары да булмаган кызлар югалып та калалар. Хәтта шәһәр урамнарын да яхшылап белмәгән кызларга ярдәмгә, әлбәттә инде, бер генә ел укысалар да, үзләрен инде шәһәрнең кәттә егетләренә санаучы Хәбир һәм аның дуслары килә. Егетләр булышлыгы белән кызлар тулай торакка урнаша, уку йортының серләре, шәһәр урамы маршрутлары белән таныша. Гөжләгән калада егетләр аларга бер таяныч була.  Кызны үзенә каратып, укып бетерүен көтеп, үзенеке иткән иде шул Кәүсәрияне Хәбир. Хәзер менә искә алырга, шул елларның күңелле истәлекләре белән генә яшәргә калган.

Студент елларында танышып, бер сукмактан йөргән, бер телем ипине бүлеп ашаган дуслар бик якын була бит ул. Дуслар гына түгел, хәтта алар зур калада үзләрен каршы алган егетләр белән кавышып, ике аерылмас гаилә барлыкка килә. Дилбәрләр калада калып, үз урыннарын тапсалар да, алар бәйрәм саен, сагынышкан саен очрашып торалар, бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Хәзер менә Хәбир сыңар канатлы... Аңа тормышның яме инде күренми...

Ә бар иде бит яшәүнең чын тәмен татыган көннәр...

Хәбир өздереп гармунда уйный, ә Кәүсәрия йөрәкнең иң нечкә кылларына кагылып, моңлы итеп җырлый белә. Моңлы күңелләр бәхетсез була дисәләр дә, Кәүсәрияне бәхетсез яшәде дип әйтеп булмый. Югары белемле хисапчы буларак, эше дә менә дигән иде, тормышы да көйле генә барды кебек, балалары да уфтанырлык булмады. Улы институтның өченче курсында укыган вакытта, кызы мәктәпне тәмамлаган елны ул үз-үзенә кул салды. Ни сәбәпледер куллары җепкә үрелде. Бу адымга аны нәрсә этәрде, эчендә ниләр бар иде... бу сораулар хәтта иң якын, иң кадерле кешеләренә дә сер булып калды һәм аның уйланылмаган бу адымы гомерлек хәсрәткә салды. Авыл халкы арасында колхозның бик күп акчасы чыкмаган, аны гаеплиләр икән дип тә сөйлиләр, балаларының читкә китүен күтәрә алмаган икән дигән гайбәтләр дә йөри. Хәтта Хәбирләр авылына ияләшә алмаган, гел китү турында хыялланган дип имеш-мимеш таратучылар да очрый. Ләкин инде җансыз гәүдә сәбәпләрне сөйләп бирә алмый. Бары тик якыннары гына аның ялгышуын уйлап өзгәләнә.

Югалтуларны, хәсрәтләрне күп күргән бу гаиләгә кайчан да булса бер бәхет кояшы елмаермы? Улының хәсрәттән арына алмаган күзләре белән очрашкан саен Кәбир карт оныкларына бәхетле-тигез гомер сорый. Үзләре татымаган бәхетне алар күрсен, аларның тормышлары түгәрәк булсын иде инде.

                                                               Ләйлә Вәлиәхмәтова.

 
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас