Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
2 сентябрь 2022, 11:45

Сүзнең ярасы

“Арылды да инде, өйгә кайткач та эш күп бит әле”, – дип куйдым. Дустымның җавабы кыска һәм җан өшеткеч булды: “Хе, безгә килеп эшлиләр. Кайтам да, ятам. Синең әтиең кем дә, минем әтием кем соң? Начальник кызы буласың бар иде”, – диде ул кырт кына.

ua.depositphotos.com Сүзнең ярасы
Сүзнең ярасыФото:  ua.depositphotos.com

Мин алты балалы гаиләдә туып-үстем. Әти белән әни бар тырышлыкларын безне кеше итүгә багышладылар. Без дә аларның тырышлыгын бәяли белдек, тәртипсезләнеп йөрмәдек, укуда сынатмадык, йорт эшләрендә дә беренче ярдәмчеләре булдык.

Мин гади гаиләдә үсүемнән беркайчан да оялмадым. Чөнки ертык-тишектән йөрмәдек, ач булмадык. Наз һәм яратуга да сусамадык. Әти-әнинең иркәләүләренә дәү әниемнең тәрбиясе дә өстәлде. Безнең гаиләнең бәхетен иптәш кызым гына аңлап бетерми иде. Чөнки ул кечкенәдән үк бәхетне үзенчә аңлап үскән. Сәвия пар канат астында үсүне, гаилә җылысын татуны артык мөһим нәрсә дип кабул итә белми. Аның өчен тормышта иң мөһиме – матур күлмәкләр, кешенекеннән затлырак туфлилар, кыйммәтле бизәнгечләр булды. Тормыштагы иң зур горурлыгы да – әтисенең җитәкче булуы.

Бер мәктәптә, бер класста, хәтта бер парта артында утырып укыганлыктан, мин Сәвиянең һәр сулышын аңларга өйрәндем. Укудан соң да без күп вакытны бергә үткәрдек. Дуслыгыбызның ихлас түгел икәнлеген аңласам да, якын тирәдә анардан башка кызлар юк иде шул. Сүзләрендә гел кимсетү, үзен югары кую, масаю чагылган “дустымны”ң һәр сүзе үсә-үсә күңелемә тия, йөрәгемә кадала башлады.

... Менә беркөнне мәктәп бакчасына эшкә чыгардылар. Берничә дәрес кишер-чөгендер алып шактый гына арыдык. Шулвакыт мин: “Арылды да инде, өйгә кайткач та эш күп бит әле”, – дип куйдым. Дустымның җавабы кыска һәм җан өшеткеч булды: “Хе, безгә килеп эшлиләр. Кайтам да, ятам. Синең әтиең кем дә, минем әтием кем соң? Начальник кызы буласың бар иде”, – диде ул кырт кына. Әйе, аның әтисе начальник, әнисе дә матур-матур киемнәрен алмаштырып, үзенең бәясен белеп яши. Ял йортларына да чыгып китәләр. Диңгездә балык бетсә, бездә акча бетә дигән сүзләре дә ишетелгәләде. Ләкин, безнекеләр чын кешеләр! Беркайчан кеше кимсетмиләр, дәү әниемнәргә караңгы йөз күрсәтмиләр, кем ярдәмгә мохтаҗ, беренче алар бара. Әнием ачы таңнан торып фермага эшкә чаба. Аннан кайтып, эреле-ваклы балаларын карый, тормыш иптәшен, каенанасын көйли. Әтием исә тузан йотып, җиде кат тирен түгеп җәен комбайнда йөри, кышын тракторга утыра. Колхоздагы барлы-юклы акчага терлек асрап кергән табышны да өстәп, алар алты балаларына да югары белем бирделәр, зурлап тормыш юлына озаттылар, кызларыннан бернәрсәне дә кызганмадылар. Алар беренче планга безне куйды. Юкса, әти белән әниемнең дә затлы өйдә яшиселәре дә, кеше кигәнне киеп, кеше ашаганны ашыйсылары да, кеше барган җиргә барасылары да килгәндер. Алтын-көмешкә дә, затлы җиһазларга да күзләре төшми калмагандыр.

Еллар узды. Әти-әнием инде хәзер дәү әни, дәү әти. Менә хәзер безнең аларны беренче урынга куяр көнебез килде. Аллага шөкер, шкаф тулы кием, суыткыч тулы ризык. Алтынга-көмешкә дә мохтаҗ түгел алар. Балалар ихтирамы, хөрмәте, игелеге аларны яшәтә һәм яшәртә. Тырышлыклары да бушка китмәде. Бүген өч балалары укытучылар, икесе төзелеш тармагында алыштыргысыз белгечләр, үзем исә Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре исемен йөртәм. Менә минем начальник булмаган, гап-гади әти-әнием республикабызга нинди балалар үстерде.

Яшьлек дустым Сәвия билгеле егетләрнең дә кесәсенә, дәрәҗәсенә карап кына йөрде. Булачак ирен дә начальник итеп күз алдына китерде. Тик начальникларның хатыннарын санлап утырырга вакытлары да, теләкләре дә югын ул үскәндә аңламады. Әнисе бердәнбер баласына йөрәк әрнүләрен сиздермәде. Хәер, әтисенең кесә тулы акчасыннан, биргән бүләкләреннән аның күзе тонган, аңы томаланган иде. Гаиләдә аңлашу булсын өчен байлык һәм дәрәҗә генә җитми икән шул. Сәвиянең тормышы матур башланса да, соңрак аның игътибар тоясы, иң сөекле кеше буласы килде. Көн саен өйдә тавыш чыгаруларыннан туеп, ире эчеп кайтырга гадәтләнде. Соңрак, җитәкче урыннан алып, гап-гади эшче итеп билгеләделәр аны. Кемнеңдер боеруларына ияләшмәгән, авырлыклар күрми, тормышны белмичә генә югарыга үрмәләгән ир соңрак үз теләге белән эштән китеп, хәзер бер оешмада каравылчы хезмәтен башкара. Дөрес, анысы да җаваплы хезмәт. Тик менә, мин начальник баласы дип әйтергә гадәтләнеп үскән дустым ничек итеп мин каравылчы хатыны дип әйтер икән? Әтисе дә хәзер лаеклы ялда бит инде. Ут чәчкән еллар күптән артта калган... Тормыш барысын да үз урынына куя.

Беркөнне Сәвия дустым белән очраштым. Юк, ул зарланмый, сиздермәскә тырыша, тик тормыштан канәгатьсезлеге йөзенә язылганлыгын белмичә һаман да кеше хурларга, өстән карап сөйләшергә омтыла. Мин дә аның чәнечкеле сүзләрен исемә төшердем һәм эчтән генә, син ничек яшисең дә, мин ничек яшим дип, гади тормышта үсүем белән горурланып озатып калдым. Рәхмәт әти-әниемә дөньяны аңларга, дөрес яшәргә, хезмәт сөяргә өйрәтеп үстергәннәре өчен. Бүген гаиләм нык, юлым туры, йөземдә елмаю икән, бу – алар тырышлыгы. Хәзер минем дә ирем җитәкче урыннарда эшли. Тик мин балаларны артык азындыру, ялкаулыкка, дорфалыкка өйрәтү яклы түгел. Алар тормышта кеше булсыннар да, үзләре тудырган бәхеттән балкып торсыннар!

Бер-беребезгә авыр сүзләр әйтешмик, ничәмә еллар узгач та җәрәхәте ачылырлык яралар ясамыйк! Кулыма ялгыш кына килеп эләккән көндәлектәге әлеге язма барыбызга да гыйбрәт булсын! Без бу җирдә кунак кына!

                                                        Ләйлә Вәлиәхмәтова.

Читайте нас: