Барлык яңалыклар

Күз яшенә уралган бәхет

Илсурның гаиләсен ташлап чыгып китүен һәркем үзенчә бәяләде. Аны якыннан белмәүчеләр аптырашта калса да, нәсел-нәсәбен белүчеләр: “Азгынлык канында бар”, - дип куйды.

Күз яшенә уралган бәхет
Күз яшенә уралган бәхет

 

Хәер, аның өйләнүе дә кешечә булмады. Ул Магнитогорск каласында туып-үскән егет. Беренче мәхәббәтен дә шунда очраткан иде. Тик, әти-әнисе аңа 19 яшь чагында Яр Чаллыга күченеп кайттылар. Егет никадәрле генә туган җирендә калырга теләсә дә, аның хыялына колак салучы булмады. Бик яшь әле, күзәтүсез калса, кыек юлга кереп китәр. Юньле-башлы гаиләсе дә булмас янәмәсе. Ничек итсәләр иттеләр, Илсурны үзләре белән кайтырга күндерделәр. Егет үзенә бөтенләй чит булган калага бик авыр ияләште. Ул барысыннан да бигрәк еракта калган мәхәббәтен оныта алмады. Ак кар өстендә яткан бияләй тып-тып каны тамган йөрәк рәвешендә төшләренә кереп йөдәтте аны.

Танышулары да бик кызык булды шул аларның. Каринаның парк аша чыкканда бер сыңар бияләе төшеп калган иде. Ап-ак кар өстендә кып-кызыл бияләй. Моны күрми узып китү, игътибар итмәү һич мөмкин түгел иде. Илсур бияләйне алды да, якындагы гына игъланнар тактасын эзләп китте. Кеше күзе төшә торган җиргә кыстырып калдыру иде исәбе. Көтмәгәндә борынына бияләйдәге хушбуй исе килеп бәрелде. Кызның ярты юлдан борылып бәяләйне эзләп килеше икән. Менә шушы тарих аларның бер күрүдә гашыйк булуларының шаһиты булды. Күченеп китәр алдыннан Илсур өйләнергә дә омтылыш ясап карады. Тик әлеге дә, баягы, әти-әнисе каршы төште.

- Һөнәрең дә юк, акчаң да, фатирың да. Ничек яшәрсез соң? Үзебез дә кайтып урнашмаган, нинди тормыш көтәсен белмибез. Онытылыр, балачак мавыгуың гынадыр. Кешедән дә оят, - дип кырт кистеләр алар.

Шулай итеп, аралар өзелде. Башта көн саен диярлек телефоннан аралашып торсалар да, мәхәббәтләренең өметсез икәнлеген белеп, соңрак аралары ерагайды. Егетнең кире Магнитогорскийга килмәячәге, кызның аның артыннан кайтмаячагы көн кебек ачык иде. Үз милләтләреннән булмаган киленне Илсурның әти-әнисе дә, туганнары да кабул итмәячәкләре дә мәгълүм. Ике гашыйк бер-берсен онытырга тырышып, икесе ике җирдә яшәүләрен дәвам иттеләр.

Илсур югары белем алды. Аннан чит телләр укытучысы булып мәктәпкә эшкә урнашты. Тик өйләнергә генә ашыкмады. Дус-ишләре арасында да, хезмәттәшләре арасында да бер кашык су белән йотарлык кызлар бик күп иде югыйсә. Бер генә бәйрәмнән дә читтә калмады ул. Очып-очып биергә ярата иде. Менә шушы сәхнәдә булачак тормыш ярын очратты да инде ул. Кичәне алып баруны китапханәче яшь кызга йөкләгән булып чыктылар. Өстәвенә әле бик матур җырлый да. “Кайчан өйләнәсең?” - дигән сүзләр белән тәмам җелегенә үтеп, йөрәгенә тигәннәр иде. Өч ай очраштылар да, өйләнергә тәкъдим ясады Илсур. Бу елларда бары да әйбәт иде. Гаилә мәшәкатьләре белән ерактагы сөйгән яр да онытылды кебек. Бер-бер артлы ике кызлары туды. Хатыны кичләрен эшләгәнгә күрә, балалар әтиләре янында кайнашып, тәрбиясен тоеп үсте. Бөтен матур мизгелләрен күңеле аша кичергәнгә күрә, бик кадерле иде аңа кызлары. Иде дим, чөнки, Карина эзләп тапкан көннән башлап аның күзенә кызы да, хатыны да күренмәде. Бөтен тәнендәге күзәнәкләр уянгандай булды. Ул бары тик сөйгәне – беренче мәхәббәте белән тизрәк очрашу теләге белән янды.

Каринаның тормышы барып чыкмаган. Ире салмыш баштан кеше үтереп, 15 елга төрмәгә эләккән булып чыкты. Хәзер ялгызы гына малай үстерә икән. Менә шундый авыр, төшенкелеккә бирелгән көннәрдә ул Илсурны кабат исенә төшерә. Таныш-белешләрдән сорашу нәтиҗә бирмәгәч, интернет челтәрен актарырга керешә. Исем, фамилиясен, туган елын, шәһәрен язгач, бик тиз килеп чыга аның көткән кешесе. Иң элек тормышы белән таныша, аннан телефон номерын сорап элемтәгә чыга ул. Менә шул көннән китә инде сөйләшүләр, аралашулар, бергә чакларны искә алулар.

Илсур тормыш иптәше эштә чакта һәр кичне Карина белән сөйләшеп үткәрергә гадәтләнә. Тик ул алты яшьлек баланың барын да колагына чорнап, аңлап баруын гына башына китерми. Озаклап-озаклап сөйләшүләр барысы да бала күңелендә саклана.

Өйдә бар да тыныч. Илсурга ышаналар. Шушы артык ышанудан файдаланып, ул ун елга беренче тапкыр гаиләсен алдап, командировкага китүне сылтау итеп, Карина белән очрашуга китә. Аның барлы тормышына сокланып, сыңар канат белән бала тәрбияләве өчен кызганып кайта ул Чаллыга. Туган шәһәрендә ниндидер бер рәхәтлек кичерә. Андагы һәр кеше, һәр йорт аңа таныш һәм аны көтә кебек тоела.

Шулай ике арада тартышып, уйланып ярты еллап вакыт уза. Җәйге каникулга чыгу белән бер кат киемнәрен ала да, әти-әнисенә дә, тормыш иптәшенә дә берни әйтмичә, суга төшкәндәй юкка чыга. Бары тик кызы гына аның урысча сөйләшүен, кичке сәгать унда поезды юлга кузгалуын ишетеп кала.

Шунысы гаҗәп, Каринаның ялгыз башы бала үстерүен кызганган ир, ни өчендер үзенең ике баласын да, тормыш иптәше Иркәгә бик кыенга туры киләсен дә уйламаган. Күрәсең, мәхәббәт күзен генә түгел, аңын да томалаган аның. Барлы тормыш кызыктыргандыр, ләкин бит биредә дә начар яшәмиләр иде. Хезмәт хаклары да вакытында килә. Эштән тыш тамада булып йөреп тә шактый керем керттеләр. Тормышлары һич кенә дә кешенекеннән ким  түгел иде.

Илсурның чыгып китүенә өч ел вакыт үтте. Тик аның бер генә дә Иркәгә шалтыратканы юк. Туган көннәрендә, зуррак бәйрәмнәрдә кызларының хәлен белә, булдыра алганча акчасын сала. Ә болай алимент түләү, кайтып күрү турында сүз дә булганы юк. Укытучы кеше, үзе балалар, шәхесләр тәрбияләгән кешенең бу гамәлен мәхәббәт белән генә аклап була микән? Каринаның ире 15 елдан гаиләсенә кайтып кергәндә, ул кая барыр икән? Бу вакытта аны гаиләсе кабул итәрме? Әлегә бу сораулар ачык кала.

Бозыклыкка күз белән карап торып, күңел белән тоеп кына өйрәнмиләр икән. Ул кан белән дә күчә икән. Илсурның әтисе ягыннан бабасы да нәкъ шулай гаиләсен ташлап, читтән эшкә килгән хатынга ияреп качып чыгып киткән булган. Ул заманнарда мондый хәлләр бик сирәк булганга күрә, авыл өчен, хәтта район өчен бик зур вакыйга була ул. Буй җиткән дүрт малаеның киләчәк язмышын кайгыртасы ата кеше күке кебек агачтан агачка сикереп йөрсен инде. Ләкин әлеге ирнең гомере кыска була. Әллә яңа хатын, әллә чит һава килешми, ул 10 айдан вафат була. Сөяркәсе аның үлеме турында хәбәр итеп, мәетен килеп алырга фәрман бирә. Нишләсен, әбисе, балалар хакы, ир хакы дип барып ала, җиренә җиткереп җирли. Менә бит нинди олы йөрәкле безнең хатыннар! Балаларны да, хатынны да санламыйча чыгып киткән ирләрне кичерерлек тә, тормышны сөйрәп барырлык та көч, олы йөрәк бар аларда. “Ир бирмәк-җан бирмәк”, - диләр. Авылның олысы-кечесе туктап хәл сорашканда бер дә җиңел булмаган бит аңа. Менә хәзер Иркә шундый хәлдә. Сер бирмичә, авыз ерып, эшкә дә барырга кирәк. Балаларга күз яшен күрсәтмәс өчен дә җир-күк сабырлыклары сорала. Әле арада синең кайгыңны шатлык итеп кабул итүчеләр дә, тыштан көенеп, эчтән сөенүчеләре дә бар бит.

Бүген бар борчуын, хурлыгын эчкә йотып, аякка басарга, тормышны сөйрәп барырга тырыша Иркә. Кызлары да әни дип өзелеп торалар. Аны аңларга, ярдәм итәргә тырышалар. Тик аларның иптәшләре кебек авыз тутырып әти дияселәре, килеп муенына сарыласылары килә. Үлгәннәрне кире кайтарып булмый, тик исән килеш тә баласына ятимлек ачысы күрсәтүче әтиләр үзләре бәхетле була алырлар микән?! Еллар узар, мөгаен, бергә яши башлагач, беренче мәхәббәт тә гел чәчәктә генә утырмас, якында булгач, сөю кояшының сүрелгән көннәре дә кабатланыр, өйдә килешмәүчәнлек, гауга чыккан көннәр дә булыр. Илсур үкенә белерме? Үз гаиләсе күпкә өстен булуын кайчан да булса бер аңлармы? Әллә чынлап та язмышы, бәхете Каринада булганмы? Боларын киләчәк күрсәтер....

Ә шулай да, ничек кенә татлы булса да, мин кемнеңдер күз яшьләренә уралган бәхетне аңламыйм һәм кабул да итә алмыйм. Сез ничек уйлыйсыз?

Ләйлә Вәлиәхмәтова.

 
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: