Барлык яңалыклар

Гаиләдә - 33 бала!

Әти-әниләре аларны тәрбияләргә каян көч һәм вакыт таба!?

Гаиләдә - 33 бала!
Гаиләдә - 33 бала!

Краснокама районында яшәүче Гөлсирин Дербеневага 59 яшь, ә аның ире Аис Маликовка 56 яшь. Алар 15 ел бергә тату гомер кичерәләр.

Икесенең дә беренче никахларыннан өчәр балалары бар, тик алар инде зурлар, һәркайсы аерым яши. Бергә гаилә коргач, бәхетләрен тулыландыру өчен башта 7 һәм 9 яшьлек апалы-сеңелле ике кызны тәрбиягә алганнар.

Соңрак балалар йортыннан шалтыратып, тагын ике малайны алырга тәкъдим иткәннәр. Сабыйларның язмышлары бик авыр булган - күз алларында әниләрен үтергәннәр.

Соңрак балалар йортыннан шалтыратып, бу гаиләгә тагын бер бала алырга тәкъдим иткәннәр. Ир белән хатынның сүзләренә караганда, аларның берсеннән дә баш тартырга көчләре җитмәгән, чөнки аларга тәкъдим ителгән балалар беркемгә дә кирәкмәгән. Хәзерге вакытта әти-әниле йортта 4 яшьтән 21 яшькә кадәр 30 бала яши: 18 ул һәм 12 кыз. Бишесе - инвалид балалар, шуларның дүртесе – психик яктан тайпылышлары бар. Үзләренең өлкәннәре - Гөлшат, Ильмира һәм Сабина инде үсеп җитеп, аерым яшәсәләр дә, гел шалтыратып, кунакка йөрешеп, ярдәмләшеп торалар.

Бу гаиләдә балалар күп булса да, һәркайсына игътибар биреп, аларны тормышка өйрәтеп үстерергә тырышалар. Мал-туар, кош-корт асрыйлар, бакча үстерәләр. Балаларның зурраклары кечерәкләрен карашалар, ашарга пешерергә, идән, кер юарга өйрәнеп үсәләр. Аларга бу йортта күңелле һәм берсе дә кире балалар йортына кайтырга теләми. 

Ишле гаиләдә чыгымнар да бик күп. Азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яракларын сатып алу өчен аена 200 мең сумлап акча китә, диләр алар.

- Күп кеше безне аңламый, көлеп карый. Дәүләттән пособие алып яту өчен генә балалар алганнар, диючеләр күп. Ә сез башта шулай, пособие өчен, берәр инвалид бала алып, тәрбияләп карагыз!- дип киңәш бирәм андыйларга, - ди Гөлсирин. 

Гаиләдә - 33 бала!
Гаиләдә - 33 бала!
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: