Барлык яңалыклар

Үлгән кеше һәрвакыт әйбәт

Без ирем белән 28 ел яшәдек. Шулай озак яшәсәк тә, әйбәт тормадык.

Үлгән кеше һәрвакыт әйбәт
Үлгән кеше һәрвакыт әйбәт

Мин сезнең гәзиьегезне нык яратып укыйм. Танышырга теләп язган хатлар да бик кызык, бик гыйбрәтле. Анда һәрберсенең үз язмышы, үз тормышы. Мин дә ялгыз хатын. Әмма ул белдерүләрне ир эзләгәннән укымыйм. Башкаларның язмышлары ничегрәк микән, нишләп бу адәм ялгыз калган микән дип кызыксынам. Кем аерылышкан, кем тол калган – һәркемнең үзенчә бит инде тормыш.

Күпчелек ялгызлар, бәхетләрен кабат сынап карарга теләп, гәзиткә язалар. Әмма мин алай эшләргә кирәк дип уйламыйм. Үлгән кеше һәрвакыт әйбәт була ул. Кайсыбер парлар гомер буе әйбәт яши. Берсе үлеп китеп, икенчесе калса, авыр кичерә, ялгызлыгына чыдый алмыйча, иптәшкә кеше эзли. Ник кирәк ул! Сиңа дигән кеше барыбер булмаячак. Әйбәт яшәгән кеше шундук әйбәт кешене эзли бит инде. Миңа калса, икенче андый кеше була алмый.

Без ирем белән 28 ел яшәдек. Шулай озак яшәсәк тә, әйбәт тормадык. Беренче бала туу белән үк читкә йөри башлаган иде, соңгы көненә кадәр талашып ятты. Икенче хатыннан малае да туды, башка хатыннары да булды. Ул хатыннар берзаман өйгә үк килә башладылар. Без утыз яшебездән үк аерым бүлмәләрдә, күршеләр булып кына яшәдек. Аның миңа кагылганы да булмады. Ә мин шулай яшәп тә, аерылмадым. Әйбәтләнер дигән өмет тә булды дип әйтә алмыйм. Мине нык мыскыл итеп, үзенең хатыннары белән чагыштырып яшәде. Кайта иде дә, хатыннарын сөйли иде. Мин гомерем буе шуны тыңлап яшәгән хатыны булдым. Бер генә хатынын да яманлап сөйләмәде ул миңа. Ә шулай да, өйне ташлап китмәде. Керләрен дә гомер буе мин юдым, мин үтүкләп әзерләп куя идем. Ахырда, ул авырып, урын өстенә калды. Анда да телләшеп ятты минем белән. Мин әйтә идем инде, кая шул чибәр хатыннарың, ник берсе дә килеп карамый, ник малай табып биргән хатының үзенә алып китми, дидем. Шулай дип әйткәч тә, гаебен танып гафу үтенмәде. Ул вакытта безнең ике кызыбыз да кияүгә чыгып, аерым яшиләр иде инде. Бер җылы сүз әйтмәде шунда ирем. Югыйсә, миңа аның бер “рәхмәт”е дә җитә иде ул вакытта. Ул рәхмәт әйтмәде дип, ташламадым инде, билгеле. Ап-ак урын-җирдә ятты, кирәкле дарулары, ашау-эчү – бар да янында булды.

Менә шушылай итеп яшәгән кешене хәзер дә бер генә сүз белән дә яманлап сөйләмим мин. Яманлап уйлаганым да юк. Чөнки үлгән кеше һәрвакыт әйбәт була ул. Нишләтәсең инде, ул шундый булган. Яшьлектән шул кешегә тап булып, минем тормыш шундый булган. Кабат кияүгә чыгу турында уйлаганым да юк минем. Кызыкмыйм да, хәзер яшь тә узды инде. Икенчегә чыгармын да, бәхеткә күмелермен дип уйламыйм. Кабат чыгып, кемнең бәхетле булганы бар микән ул? Юктыр, минемчә, андый кешеләр. Бәхетең булса, яшьлектә кавышкан үз иреңнән уңасың инде. Аннан соң буш талпыну гына.

 

Фото: medium.com

Чыганак: "Язмыш кочагы"

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: