Барлык яңалыклар

Бала кайгысы – ачы кайгы...

   Авылдашым Эльвир Зиннәтуллин сүзләренә икенче якташым, яшь һәм сәләтле җырчы Фидан Кубай язган һәм башкарган “Төшләремдә көтәм, балам” дигән җырны тыңлаганнан бирле җаным иңрәп, елап йөри...

Бала кайгысы – ачы кайгы...
Бала кайгысы – ачы кайгы...

Авылдашым Эльвир Зиннәтуллин сүзләренә икенче якташым, яшь һәм сәләтле җырчы Фидан Кубай язган һәм башкарган “Төшләремдә көтәм, балам” дигән җырны тыңлаганнан бирле җаным иңрәп, елап йөри...

   Эльвир Фәдис улы зур кайгы кичерде: югары уку йортын уңышлы тәмамлап, эшли генә башлаган, үзендә инде рационализаторлык сәләте ныклап ачыла башлаган  газиз улын югалтты. Коронавирус кичергәннән соң организмында тайпылышлар килеп туган яшь һәм сөлектәй чибәр  Роберт катлаулы операция вакытында ерак  Новосибрски шәһәр дәваханәсендә мәңгелеккә күзләрен йомды. Сөекле улын югалту Эльвир күңеленнән тетрәндергеч шигырь, ә Фиданның җаныннан моңлы көй булып агылып чыккан һәм... күз яшьләресез тыңлау мөмкин булмаган җыр туган. Баласын югалтканнарга Аллаһым ярдәмеңне бир, күрмәгәннәргә бу кайгыны күрсәтмә...

   Бүген сезнең игътибарга Эльвир язган шигырьне тәкъдим итәбез, ә Фидан Кубай башкарган җырны барыгыз да “Өмет”нең ВКонтакте төркеменә кереп тыңлый аласыз...

                      Төшләремдә көтәм, балам...

Сагынганда, балам, сине, күккә карап,

Күңелем белән һаман көтәмен.

Кайтырсың кебек яннарыма, балам,

Дога кылып, сине көтәм мин.

   Еракларга очтың инде хәзер, балам,

   Ходаема уң кул булырсың.

   Фәрештәләр канат каккан чакта,

   Һәр кич саен яныма кайтырсың.

Хәлем белеп, тынычланып,

Тагын, балам, күккә очарсың.

Ә аннары күккә ашып,

Безнең өчен дога кылырсың.

   Үтә көннәр, тик үтми шул менә,

   Үтми бары төннәре.

   Сагынуга һичбер чыдап булмый,

   Күңел көтә сине, балам,

   Һәр көн кичләрен.

Төшләремә керсәң әгәр, балам,

Тынычланып, күкрәгемә кысып йоклармын.

Таңнар аткач, балам,

Син күрсәткән изге сукмаклардан,

Мин тагын да алга атлармын.

                                                 Гөлара Арсланова.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: