Барлык яңалыклар

Җиңгәм рәнҗеше

Язмышның гаделсезлеге белән килешә алмый, күз яшьләренә буылып, ничә төннәр, айлар, еллар үткәргәндер матур ханым?! Ул безгә билгеле түгел.

m.fotostrana.ru Җиңгәм рәнҗеше
Җиңгәм рәнҗешеФото:m.fotostrana.ru

Мин бәләкәй чакта кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр ниндидер җылы, эчкерсез мөгамәләгә корылган кебек иде. Хәер, үземнең бала күзлегеннән дөнъяны матур чагылышта, якты сүрәттә күрергә теләгәнмендер, бәлки. Туган-тумача гына түгел, күрше-күлән дә бер-берсенә терәк тора иде ул вакытта.

Кеше ялгыз яши алмый. Дөньяда туганлыктан һәм дуслыктан да кадерлерәк төшенчә юктыр, мөгаен. Яшәү максаты, әдәп, зәвык, теләк еш очракта безне уратып алган кешеләрдән күчә. Нәселгә хас үзенчәлекләрнең, гомумән, ата-бабалардан бирелгән уңай һәм кире сыйфатларның да язмышыбызга йогынты ясавы билгеле.

Киләчәгебез, бәхетебез, яшәү котыбыз өчен, ничек кенә сәер тоелмасын, нәсел-нәсәбебез дә җаваплы килеп чыга түгелме соң? Тормышта ата-атаның, әби-бабаларның хатасы өчен балалары, оныклары җавап биргән очраклар аз түгел.

Күңелемне тетрәндергән бер күренеш һаман хәтеремә төшеп, язмышлар һәм нәсел бәйләнешенең могҗизәле көче турында уйланырга мәҗбүр итә.

Безнең авылга матур генә бер кыз килен булып төште. Исемдә, аның матурлыгына, ягымлылыгына бөтен авыл сокланды. Җиңгәкәй, дип без дә ахирәтләрем белән, ул вакытта кечкенә генә кызчыклар, янында бөтереләбез. Аның тавышы чылтырап аккан саф чишмәдәй назлы һәм иркә генә яңгырый. Йөзе тулы айдай якты, ә күзләрендә – кояш балкышы. Бәләкәй чакта бәхет турында уйламыйсың. Әммә ул җиңгәнең мөләемлеген, нурлы карашын тоеп, шушындый гүзәл кыяфәтле булсаң, дөньяда яшәве рәхәттер инде, дип уйлый идем. Урамда уйнап йөргән җирдән аның чакыруына йөгерешеп барабыз. Рәшәткә артында өелеп яткан бүрәнәләргә утырып, аның кызыклы хәбәрен тыңлый идек. Хәер, юк-бар гына хәбәр дә матур кешенең теленнән тәмле, мөһим кебек тоелгандыр.

Кызганычка каршы, бәхет төшенчәсе йөз камиллегенә да, күңел байлыгына да, белем тирәнлегенә дә бәйле түгел, күрәсең. Моны үскәч кенә аңладым. Сөеп кияүгә чыккан тормыш иптәше белән бергә озак яши алмады ул. Берничә елдан соң ире, аны аерып, күрше авылдан икенче сылуга өйләнеп куйды. Бу хәл мине генә түгел, ахирәтләремне дә, якташларны да таң калдырды. Тирә-якка нур бөркеп йөргән алиһәне югалтты авыл. Җиңгәбез булмагач, без җыелып утырган бүрәнә сөмсер, ә алар яшәгән йорт котсызланып калгандай булды. Шунда беренче тапкыр күңелемдә бушлык тойдым. Сагыну, юксыну хисен күп еллар йөрәгемдә йөрттем.

Хәер, хәтирәм моның белән генә тәмамланмый әле. Агаебыз яңа хатыны белән тату яшәде, гөрләтеп дөнья көттеләр. Иң гаҗәпләндергәне – төпчек кызлары Гөлсем суеп каплагандай агайның беренче хатынына охшаган. Төскә матур, акыллы, йомшак, тавышында да яраткан җиңгәбезгә охшаш салмаклык, пакълек, ягымлылык бар. Итәгатьле, тәртипле, эшчән кыз, бер юлы ике югары уку бинасын тәмамлап, районга белгеч булып кайтты. Ата-анасы гына түгел, бөтен авыл халкы аңа зур өмет баглады.

Зифа сынлы, каракүзле, карлугачтай кыйгач кашлы гүзәлкәйгә лаеклы тормыш иптәше дә табылды. Кияү егете белемле, тырыш, эшчән заттан булып чыкты. Әти-әнисе дә төрле яктан үрнәк, эшчән, матур килен эләгүенә бишкуллап, яшьләргә нинди ярдәм итәргә белми өтәләнеп торды. Кеше кылган эше белән генә түгел, үзен тотышы, холкы, донъяны эчкерсез яратуы белән дә тормышны бизи, балкыта. Бәхетле яшьләр тирә-яктагылар өчен затлы тормыш бизәгедәй тоела иде. Үзара ягымлы, тигез мөгамәлә саклаган егет белән кызның бәхетле, мөхәббәтле киләчәгенә бер беркем дә шикләнмәгәндер. Киресенчә, алар дөньяга пар аккошлардай бер-берләрен яратып яшәр өчен генә туганнардыр, дип сокланды күпләр.

Әммә язмыш барысын да көтелмәгәнчә хәл итте дә куйды. Гөлсем сөйгәне белән бергә бәхетле гомер итә алмады – яшьләр, тату киләчәк юраган туганнарын шак катырып, никахларын өзде. Гөлсемнең үзенә дә яраткан яр белән аерылу җиңел булмагандыр. Дәртләнеп яңа дөнья көтә башлаган яшь хатынга иренең: “Син минем өчен шул хәтле кадерле, Гөлсем. Ләкин мин сине сеңлемне яраткан кебек кенә яратам. Алай озак яши алмабыз, гафу ит", – дип әйтүе аяз көнне яшен аткандай тәэсир итте.

Язмышның гаделсезлеге белән килешә алмый, күз яшьләренә буылып, ничә төннәр, айзар, еллар үткәргәндер матур ханым?! Ул безгә билгеле түгел.

Бәхеткә күрә, Гөлсем яңадан гаилә корды. Аллаһка шөкер, бала кочу бәхетенә иреште. Гөлсемне юлда очраткан саен, бала чагымның иң матур хатирәсе – алиһә җанлы килен күз алдыма баса. Кызының язмыш сынавын, йөрәк әрнүен күңел күзлеге аша үткәргәндә, атасы беренче хатынының аны аерган чакта нинди авыр тойгылар кичергәнен аңлагандыр, мөгаен. Йөрәгендә мәхәббәт уты йөрткән хатын-кызның рәнҗеше ни хәтлем көчле һәм аның өчен кемдер башка, мәсәлән, кадерле балаң җавап бирер, дип уйлыйсыңмы инде.

Әйтерсең, туган-ара мөнәсәбәтләр мең җеп белән бәйләнгән дә, берәүсенә генә хаксыз кагылу да, бараз үзен сиздертеп, үткәннәргә байкау ясата. Уйландыра, сызландыра яки, киресенчә, бәхет тойгысы белән чорный. Язмыш адәмнең һәр кылыгына, адымына үзе бәя биреп бара.

Альбина ШӘҺИТОВА.

Чыганак: ejansura.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: