Барлык яңалыклар

«Бүтән әнием юк...»

Бер мәлгә мин хәтта югалып та калдым бугай.  Дөресрәге, ялгыш ишеттем дип уйладым.

domikru.net
Фото:domikru.net

– Әнием Картлар йортында минем...

Ул шушы җөмләне әйткән мизгелдә тыныч кына барган әңгәмәбез кинәт икегә бүленде. Бер мәлгә мин хәтта югалып та калдым бугай.  Дөресрәге, ялгыш ишеттем дип уйладым. Без бер минут элек кенә аның тормышта ирешкән уңышлары, яулаган дәрәҗәләре турында сөйләшә идек бит. Исеме республикада шактый билгеле аның. Республикада гына да түгел... Ул тагын кабатлады:
– Әйе, әнием Картлар йортында...
Бик азга гына күзләребез очрашты: алардагы әрнүнең зурлыгын, тирәнлеген күреп тетрәнеп киттем. Әңгәмәдәшем сүзен дәвам итте.
– Кечкенә чакта әнидән җылы күрмәдек без...

Гөлназның әтисе белән әнисе күрше авылларда гына үсәләр. Очрашып танышалар, кавышалар. Өйләнешкәч: «Дөнья күрергә, акча эшләргә», – дип, туганнары янына шахтага эшкә чыгып китәләр. Гөлназның да, сеңлесенең дә туу турындагы таныклыкларына Воркута шәһәре дип язылган. Кызларның берсенә – 3,5, икенчесенә 1,5 яшь булганда, әниләре аларны әтиләре кулына калдырып, кире туган якка кайтып китә. Нигә аерылышканнар, арада ни булган – сәбәбен, әлбәттә, балалар белми. Ул көннәрне Гөлназ томан кебек кенә хәтерли: әтисе эштә чакта өйдә сеңлесе белән икәү генә торганнарын, баракта яшәгәннәрен, сөлге белән үзенең идән юуын, әтисенең аларга кичен өч литрлы бидон белән аш алып кайтуын... Өчәү ашханәгә барып ашаган сөтле ашның тәме хәтердә тагын... Ир-атка берүзенә ике кечкенә сабыйны тәрбияләү авыр булгандыр инде: әтиләре балалары белән кире туган авылына әйләнеп кайта. Кызлар рәхәткә чыга – әбиләре белән яши башлый. Аннан әтиләре кабат өйләнә. 
Гөлназ укырга керәсе елны әниләре аларны алырга килә. 
– «Сагындым сезне, ниһаять, янымда буласыз!» – дип, әнинең сөенгәне исемдә түгел. Ул безне хәтта кочакламады да... Әйтерсең лә үз газизләрен түгел, күрше кызларын алып китә... Соңыннан гына белдек – үзе теләп килмәгән ул. Әнисе, туганнары: «Балаларны ташлап калдыру буламы?! Ил-көндә күрмәгән хәл... Кешеләрдән оят – барып алган бул!» – дип, көн-төн тукып теңкәсенә тиюләреннән туеп кына килгән... Бөтен урам озатырга җыелды, өйдәгеләр, бигрәк тә әби елый. Ә безнең китәсебез килми. Кая барганыбызны да, нигә барырга тиешлегебезне дә аңламыйбыз...
Шулай итеп алар шәһәрдә яши башлый. 
Беренче мәлләрдә иң үзәккә үткәне, әлбәттә, сагыну була. Гөлназ үзе дә, сеңлесе дә гел күз яшьләре аша көлеп искә төшерә торган бер очрак бар. Бик теләсәләр дә, шәһәрдән качып кайтырга тәвәккәлли алмый ике кыз туган. Беренчедән, юлны белмиләр, икенчедән, билетка акча кирәк булачагын чамалыйлар. Ә авыл... авыл бит башка! Әниләре каникулга авылга кайтарып куйганның беренче көнендә үк әтиләре янына бару турында хыяллана башлыйлар. Аның авылы каядыр шушында гына булырга тиеш бит – өйдәге сөйләшүләрдән шуны чамалыйлар... Беркөнне әниләренең абыйсы эшкә чыгып китеп барганда, Гөлназ тәвәккәлли: «Ә безнең әтинең авылы кайсы якта?» – дип сорый. Ашыккан ир, аны-моны уйламыйча гына, кулын селти: «Шунда...»

Башта ындыр артына чыгып басып карап торалар. «Ничек кенә барырга икән?» – дип уйлашалар. Аннан, урамдагы балалардан аерылалар да, җитәкләшеп шул якка карап китәләр... Бик озак баралар, урманга ук җитәләр. Ярый әле артларыннан эзләп чыгалар, ярый әле тирә-күршедәге бала-чага күреп калган була. «Сез соң кая бармакчы идегез?» – ди әбиләре аптырап. «Әти янына», – диләр икесе беравыздан. «Балакайларым, әтиегез ул якта яшәми бит...» Ике кызның көне-төне: «Әтине сагындык!» – дип елауларыннан тәмам арып, беркөнне сөт ташучы машинасына утыртып, ниһаять, аларны әтиләре янына җибәрәләр. Тагын качарлар дип куркалар бугай. Әмма башта: «Әнигә бу хакта әйтмибез!» – дип сүз бирдертәләр әле... Авыл башына җиткәч, шофер кызлардан: «Әтиегезнең кайда торганын беләсезме?» – дип сорый. Аннан: «Йортын эзләп йөрергә вакытым юк, үзегез табарсыз», – дип төшереп калдыра.
– Таптык бит өйләрен! Барып кердек. Әти өйдә иде. Шаккаттылар инде... Анда шундый рәхәт булды. Илсөяр апаны да яраттык. Ул да безне... Алгарак китеп булса да әйтим, Илсөяр апа кызын да, улын да: «Шәһәрдә сезнең ике апагыз бар. Безнең белән берәр нәрсә булса, аларны эзләп табыгыз, аралашыгыз», – дип үстергән. Олы кызлары: «Шәһәргә укырга килгәч, трамвай-троллейбусларда гел сезне эзләдем», – дип сөйләде. Ул безне үзе эзләп тапты! Әнигә белгертмичә генә очраштык. Хәзер дә аралашабыз, кунакка йөрешәбез. Илсөяр апага «әни» дип бик әйтәсем килә. Әйткәлим дә, әмма балаларыннан яхшы түгел... Әти белән алар ул чакта безне киендерделәр. Күлмәк-майкалар, аяк киемнәре алдылар. Әмма борчылулары йөзләренә чыккан, сөйләшкәннәре колакка керә: «Ахыры хәерле булып бетмәс моның», – диләр... «Әниегездән сорамыйча килергә ярамый», – дип, кире әбиләргә илтеп куйдылар. Без бу серне әнидән озак яшердек, аннан түзмәдек, әйттек. Эләкте инде... Әтинең күчтәнәчләр җибәрүен белә идек, әмма әни аларны бервакытта да безгә бирмәде. Әбинең безгә дип бәйләгән оекбашларын да... Аякларыбыз туңып йөрсә дә... 
Ана белән бала, әни белән кыз арасы бөтенләй башкача булырга тиешлеген Гөлназ үсә төшкәч, үзенең классташлары, дус кызларына карап кына аңлый башлый. Ә ул чакта... Ул чакта барысы да шулай булырга тиеш кебек тоела. 
Әниләре ел саен җәйгә ялга китеп бара: йә берәр санаторийга, йә Кырымга, диңгезгә. «Мин авырыйм, миңа ял кирәк», – ди ул. Өйдә өч кечкенә бала берүзләре яшәп кала. Әйе, алар инде бу вакыт өчәү булалар – әниләре тагын бер кыз таба. Айлар буе балалар ничек тора, нәрсә ашый, нишли – ананы бу кызыксындырмый. 
– Газ юк, керосин плиткасы гына. Хәер, икенче-өченче класс баласы нәрсә пешерсен инде?! Пешерергә әйбере дә юк бит әле аның... Без бик аз ашый идек. Шешәләр җыеп тапшырабыз да, ипи сатып алабыз. Бакчада алма күп була иде – ипи белән шул алманы ашыйбыз. Кайчак күршеләр ашата, әмма беркайчан да кешедән үзебез сорап нидер алмадык, ояла идек... Берсендә безне туган көнгә чакырдылар. Өстәл тулы ризык! Без күрмәгән ят ризыклар: винегрет, котлет... Шунда кунакка килгән кызларның: «Мин моны ашамыйм, яратмыйм», – дип әйткәннәрен ишетеп сеңлем белән шаккаттык. Без дә ризыкка үрелмәдек – ничек ашыйсың, бүләксез кергән идек бит... Әби – әнинең әнисе дә бу вакыт шәһәргә күчеп килгән иде инде, кайчак ашарга аңа барып кайтабыз. Еш барып булмый, ерак – юлга акчабыз юк, җәяү барабыз. Барган саен әби: «Нигә әниегез өстегезне юмый, салып бәрегез әле», – дия иде. Ул безнең күлмәкләрне юып киптергәндә, әбинең озын күл-мәкләрен киеп торабыз, «Без – артистлар», – дип көлешәбез... Керләребезне әни беркайчан юмады. Үзенекен дә марлядан биш кат маска ясап киеп кенә юа иде, «Порошокның зыяны бик күп аның», – дия иде... Алмашка киемебез юк иде инде. Апрель ае, минем аякта резин итек. Ә урамда әле кар, боз... Итегем тишек, җитмәсә. Ташу акканда мәктәптән өйгә кайтып барам. Су кермәсен дип аяк очына гына басарга тырышам. Бер апа арттан карап кайта икән: «Нужаланма, бәбкәм, су барыбер керде бит инде», – ди... Җәй көне дә шул итектән йөри идем мин. Тагын бер очрак бик истә. Шуны гына сөйлим дә. Анысы инде яшүсмер чагым. Әбигә ашарга йөргәнне әйткән идем бит. Берсендә бардым шулай. Мин килгәч, күрше апа керде. «И-и, балам, әниең күрмимени, күкрәкләрең үскән бит, нигә лифчик алмый?» – диде. Кызардым, агардым...
Әниләренең ашавы да балалардан аерым була. Аның алдында – йөзем, күрәгә, каймак, эремчек... «Боларга кагылмагыз, мин авырыйм, миңа шулай ашарга кирәк», – ди. Кагылмыйлар, сорамыйлар – шулай тиеш дип беләләр. Шәһәр читендәге совхозга бәрәңге, кыяр урларга җибәрә – баралар. Аннан шуларны сатарга куша – берсүзсез урам читендәге әбиләр янына чыгып басалар. Классташлар гына күрмәсен... Әниләренә ялга барырга акча шулай җыела. Әтиләреннән килгән алимент акчасына да шул сәбәпле кагылмыйлар.
Мәктәпкә киткәнче утын кисеп өйгә кертеп калдыру, колонкадан су ташу – барысы да кызлар өстендә була. Боларның гына бер авырлыгы да юк. Ә менә иртәнге сәгать дүрттә торып, әниләре өчен эшкә бару... Кайсы көнне үзе йоклап кала, ә кызларны идән юарга җибәрә. Студентлар килгәнче ике катлы училище бинасын юып чыгарырга кирәк. Берсендә озаграк җыештыралар – студентлар лекциягә килә башлый, алар артыннан ишектә директор да күренә. «Бу ни хәл?» – ди ул аптырап. Кызлар, өйрәтеп куйганча: «Әни авырый, шуңа без килдек», – диләр. Директор: «Барыбер ярамый. Сез бит әле сабый балалар гына», – ди. Мәктәпкә киткәнче кыр кадәр училищены җыештырулар шуның белән төгәлләнә. 
Озын тәнәфестә бөтен кеше мәктәп ашханәсенә йөгергәндә, алар икесе дә классларында утырып кала торган була. Ашыйсылары килә, билгеле, тик төшке ашка дип 5 тиен сорасалар, әниләре һәрвакыт:«Минем акчам юк», – дип җавап бирә... Гөлназ бер очракны гел онытмый. Берсендә алар класслары белән паркка барырга җыеналар. Укытучылары һәркемгә 33 әр тиен акча алып килергә куша. Дусларыннан аерылып калырга теләмәгән Гөлназ әнисеннән ул акчаны ялынып-ялынып сорый. Ниһаять, әнисе бирә акчаны! Йөгерә генә кыз! «Инде кайтып китәләрдер, таралалардыр», – дип бик ашыга. Ә барып җиткәч, йөгергәндә кесәсеннән ул тиеннәрнең төшеп калган булуы ачыклана... 
Мәктәптә чыгарылыш кичәсе якынлаша. Бөтен кызлар яңа күлмәк тектерә, кибетләрдән туфли эзли. Гөлназга әнисе үзенең иске күлмәген бирә – кыз аны үзе кыскартып кия. 
– Әйе, классташларымнан күреп, әни белән безнең мөнәсәбәтләр дөрес түгеллеген аңлый идем. «Әни, нигә соң син шулай безне яратмыйсың? Без бит синең кызларың... Картаерсың, без дә сиңа кирәк булырбыз», – дип әйттем хәтта берсендә. «Берегез дә кирәкмисез... Хөкүмәт карар әле, Картлар йортына барырмын», – дип җавап бирде. Ул гомер буе шул сүзне кабатлады: «Картлар йортына китәм...» «Без – синең кызларың», – дигәнне ишетергә дә теләмәде. «Сез – дошман орлыгы!» – дия иде. Әтинекеләр, янәсе... 
Әнинең безнең беребезне дә кочаклаганын хәтерләмим. Булмаганны... Мин үзем дә моңа күптән түгел өйрәндем әле. Күреп үсмәгәч соң... Аның холкы шундый – ул балалар яратмый. Нишләтәсең, безгә шундый әни насыйп булган... Ярый әле әтиемә охшаганмын дип сөенәм. Кешеләрне яратам! Сеңлемнең холкы авыррак менә – ул әнигә тарткан. Кечкенә сеңлем исә инде күптән: «Минем әнием юк. Ул минем өчен үлде...» – диде. Алар аралашмыйлар... «Укырга керергә, белем алырга кирәк», – дигән сүзләрне без ишетмәдек. «Кайчан янымнан китәрсез, кайчан сездән котылырмын?!» – дип кенә кабатлады әни...
Өйдән алар бик иртә китәләр – уналты яшьтә үк. Акыл да кермәгән килеш кияүгә чыгалар. Гөлназның тормышы барып чыкмый. Аерылыша һәм... бала белән урамда кала. И-и, ул көннәр! Өч бүлмәле фатирларының бусагасыннан да уздырмый әнисе. Пропискасы шунда булса да. «Кызыңны атасында калдырып кайтсаң гына кертәм. Аннан: «Озакламый яңадан кияүгә чыгып китәм, дип сүз бирсәң генә», – ди. Баласыннан ничек баш тарта алсын инде Гөлназ?! 
– Баламны күтәреп, классташ кызларның берсеннән икенчесенә йөрдем... Алар кич укудан кайткач киләм, ашыйм, йоклыйм. Иртән алар институтларга укырга барырга кузгалганда, мин дә бала белән чыгып китәм. Шәһәр буйлап йөрим. Чүпрәк сумкам бар иде – анда баланың колготкалары. Эскәмияләрдә утырам... Үземнең ашыйсы килгәнне хәтерләмим, ашау кайгысы түгел иде миндә. Ә бала елый, ашарга сорый... Эшкә урнаша алмыйм: кызым әле кечкенә, аны балалар бакчасына алмыйлар... «Башка болай яши алмыйм», – дип, тимер юлга барган чагым да булды. Поездга каршы атлаганым... Үземне түгел, баламны жәлләдем ул чакта. «Кызым гаепле түгел ләбаса», – дигән уй гына коткарды мине...
Берсендә кунарга җир тапмадым. Тагын әнигә килдем. Кертте! «Бер генә кичкә! Тавышыгыз чыкмаса гына!» – диде. Без кызым белән кечкенә бүлмәдә утырабыз, ә алар кухняда ашыйлар. Өчәү – яңа ире, үзе, кечкенә сеңлебез. «Тәмле булган!» – дип сөйләшәләр. Кашык тәлинкәгә бәрелгән тавышлар ишетелеп тора. Ә мин көне буе авызга бер бөртек ризык капмаган... 
Урамнар буйлап балам белән йөргәндә гел Аллаһы Тәгаләгә ялвара идем. Һәм ул мине ишетте! Юлыма яхшы кешеләр чыгарды. Аякка басу өчен теләсә нинди эшкә тотындым. 
«Баланың баласы балдан татлы», диләр. Тик, кызганыч, бу ярату да Гөлназның әнисен урап уза. Ул оныкларының барлыгын да белми, белергә теләми дә. Уртанчы кызының беренче баласын 11 яшькә җиткәч кенә күргән. Ә аларның бер-берсеннән аралары нибары өч тукталыш... 
Сүз Картлар йортына җитте. Иң авыр урынга.
– «Әниегез кабат кияүгә чыктымы?» – дисез. Чыкмаган кая! Унга кадәр санадым да, аннары ташладым... Ул гел хатыны үлгән, балалары еракта булган ир-атларны сайларга тырышты. Кайтып комачаулап йөрмәсеннәр, дип... Һәм һәрвакыт шул ир хисабына яшәде. Үз акчасын гел җыеп барды. Өч бүлмәле фатирыбызны ирләренең берсе һәм кечкенә сеңлем белән бүлешкән иде. «Авылда яшисем килә», – дип, ул акчага йорт алды. Аннары аны да сатты. Беркайда да өч-дүрт айдан озак яши алмый әни. Нигә шулайдыр... Әти ягыннан туганнар: «Әбиегезнең рәнҗеше төшкәндер. Сезне алып киткәндә: «Гомер буе җаныңа тынычлык тапма», – дип калды. Бер дә бирәсе килмәгән иде сезне, гел сагынып яшәде», – диләр... Ирдән иргә йөри торгач, әнинең шәһәрдә бер бүлмә алырлык акчасы җыелган. Күршеләр белән торганчы, аерым фатир үзең өчен җайлырак булыр, дип, сеңлем, аның кызы ипотекага бер бүлмәле фатир алып бирделәр әнигә. Өр-яңа җиһазлар, суыткыч, телевизор... Тынычлап тор гына бит.

Көннәрдән бер көнне миңа республикадагы Картлар йортының берсеннән шалтыраттылар. «Әниегез бездә», – диләр. Егылып китә яздым... «Торыр җирем юк, куып чыгардылар. Беркая да китмим сездән, үлсәм шушында үләм», – дип килеп кергән. «Фатирының ачкычы кесәсендә булырга тиеш», – дим. Сеңелләр белән дә элемтәгә керделәр. Алар бөтенләй үпкәләгән: «Үзе ничек барган, шулай кайтсын», – дигәннәр... Сүзне уйлап әйтергә кирәк диләр бит, ә безнең әни гомер буе: «Берегезгә дә ялынырга җыенмыйм, Картлар йортында яшәячәкмен», – дия иде... Нәкъ дүрт айдан шалтыратты: «Кире үз өемә илтеп куегыз, миңа монда начар», – ди. Инде күптән беләм: үзенә яхшы булганда беркайчан телефонын алмый ул. Җавап бирми! Ирем белән шунда ук юлга чыгып киттек. Өенә алып кайттык, бер атнага җитәрлек ризык алып калдырдык... «Фатирың матур, яңа, чиста, җылы, рәхәтләнеп яшә генә, әни. Айга бер тапкыр без дә килеп йөрербез», – дим. Өч айдан шалтыратты. Картлар йортында булганда алтмыш җиде яшьлек бер абзый белән танышкан икән. Ирләре бик еш шулай үзеннән яшьрәк була аның. Әни үзен караганнарын, көйләп-тәрбияләп торганнарын ярата... «Яшәргә аның янына авылга кайтам, озатыгыз», – ди. «Әни, сиңа бит инде сиксән, тынычланырга вакыт», – диеп булмый: ирем белән илтеп куйдык. Бик ошаттык – яңа ирен дә, ул торган авылны да. Кунакка кайтып йөрүләр генә насыйп булмады – ике айдан әни тагын Картлар йортында иде... Әйтәм бит, бер урында гына тора алмый ул. Үзебезгә дә алып килеп караган булды – ике айдан артыкка түзмәде... Телефонына акча салып торам. Шундый тиз бетә акчасы, аптырап: «Әни, син аны кая куясың соң?» – дип сорадым. Сеңелләр күрше республикада яши – көн дә аларга шалтырата икән. Миннән зарланырга... Башка әниләр балаларына: «Дус булыгыз, үзара тату яшәгез!» – дип киңәш бирә, ә безнеке нигәдер гел араларыбызны бозарга тырышты. Менә шулай беребезне икенчебезгә сөйләп... Үзем дә әни буларак, тагын бер нәрсәгә шаккатам – ул безнең шатлыкларга куана белми. Бәлки, ышанмассыз да, әмма яхшы хәбәреңне ишетсә, хәтта тынычсызлана башлый. Ә борчуың булса – кинәнә... Моны аңлаганнан бирле тормышымда нинди генә күңелсез хәл булса да, әнигә белгертмәскә тырышам. Тик сөйләгәннәремне, зинһар, зарлану дип кабул итмәсәгез иде. Күбрәк күңелемне бушату бу. Рәнҗемим мин аңа – холкы шундый булганга ул гаепле түгелдер. Кайчан гына ярдәм сораса да, мин аңа шундук булышырга тырышам. Бөтен эшемне ташлап. Әни бит ул... Ә минем бүтән әнием юк...
...Кайдан башыма кергәндер, белмим, әмма Картлар йорты директоры нәкъ бу минутларда башка бер журналистка интервью биргәндер кебек тоелды миңа. Үзләрендә тәрбияләнүчеләр хакында сөйләгәндер: «Менә тагын бер ана. Аның өч кызы бар, өчесе дә исән-сау...» – дигәндер. Каршында утырган журналист кызның күзенә мөлдерәп яшь тулгандыр. Нәкъ минеке кебек... 

Чыганак: "Сөембикә"

Автор: Гөлнур Сафиуллина. 

Читайте нас: