Барлык яңалыклар

Зөләйха апа

Язмыш.

Зөләйха апа
Зөләйха апа

Язмыш.

 

Зөләйха апаның уңганлыгы, үзенчәлекле язмышы турында миңа ике-өч ел элек сөйләгәннәр иде. Ничек тә аны барып күрәсе килеп торды. Һәм менә, ниһаять, юл төште һәм мин Зөйләха апа янында.

 Салават шәһәренең иң матур урынына урнашкан күпкатлы йорттагы фатирга барып кергәч, мин шәһәрдә икәнлегемне дә оныттым кебек. Чөнки фатир эчендә татар өе “утыра” иде: кровать биек итеп җыештырылган, матур япма өстенә ике пар мендәр кукыраеп менеп утырган һәм аларга да кәләш фатасы кебек ак һәм нәфис челтәр япмалар ябылган. Шушы композицияне ике якка ачып куелган чибәр чыбылдык тәмамлый. Биредә шулкадәр пөхтәлек һәм чисталык һәм... кунак көткәндәге тәмле ризык исе таралган...

Зөләйха апа белән сүз дә бик тиз ялганып китте.

Зөләйха Бәхтияр кызы Фәйзуллина 1936 елда Стәрлетамак районы Кече Аллагуват авылында туган. Гаиләдә биш бала үсәләр. Әниләре Мәрхәбә Ишморатова да Аллагуватныкы була. “Әтине күрмәдем, фотосы да юк инде, югалган. Әти бер ат тоткан, өебез булган. Бай, дип, кулакка чыгарганнар. Ул вакытта дүрт туганым булган. Әти бер кайтып киткән ул. Шуннан соң мин мин туганмын. Әткәйне Стәрледә атып үтергәннәр, диделәр. Каберен дә белмибез. Үз көче белән дөнья көткән булган инде, югыйсә. Без мунчада яшәп калганбыз. Бик авыр булды ул елларда. Ярый әнкәйнең абыйсы – Мохтар абый колхоз рәисе иде, аз гына булса да ярдәм итте инде. Ул вакытта законнар бик каты иде бит. Абый да бик таләпчән кеше иде, басуда эш вакытында ул күренүгә, без, кызлар, сикереп торып баса идек. Әнкәйләр бишәү булганнар: Фәсхетдин, Арслан, Гыйльметдин, әнкәй, Мохтар абый. Нәнәй-картәтиләр карт иде. Өскә кияргә кием юк иде. Гыйльметдин абыйның балаларының киемен киеп тә йөрдем әле укуга. 7 класс тәмамладым шулай. 25 ел СМУ-3тә эшләдем. Эшемне яраттылар, “Хезмәт ветераны “ итеп пенсиягә озаттылар. Бөтен җирләрне йокламыйча тазарта идем. Эштәге “Кызыл почмак”ны да миңа бирделәр, ишек кадәре 17 тәрәзәсе бар иде, “ялт” итеп тоттым. Ирем слесарь булды. Бик тырышып эшләдек, матур яшәдек.

“Үзем елыйм, үзем кияүгә китеп барам”

Зөләйха апа чибәр һәм уңган кыз булып үсә. Аңа авылда бөтен егетләр дә яучы җибәреп, соратып карый. “Күп кодаладылар мине. Абыйдан курка идем, беркая да бармыйм. Ә абый аларның берсенә дә бирергә теләми. Кыз бала әнисе белән абыйсы риза булган кешегә генә барадыр дип аңлыйм үземчә. Шулай 20 яшем тулды. Күршедәге кызлар 17-18 яшьтә кияүгә китеп беттеләр. Мине соратып килгәннәрне абый, “бирмим” дип кире бора. Бервакыт базарга барып, майлар-шикәрләр алдым. Сәгать бишләр булгандыр, кайтып җиттем. Мин барасы кешенең ике туганы килгән, әнине уратып алганнар да “акыллы, тәртипле гаилә” дип кодалыйлар.
– Нишләрсең икән, кызым, тагын берсе килгән, – ди, әнкәй. Әнкәй риза икән дип уйладым да, үзем елыйм, үзем әзерләнә башладым. Җиңгәчәй бәрәңге әрчи. Никах сәгате җиткәч менә, какуй ашап тору, кияүгә чыгып киттем. Гыйззәт белән матур яшәдек, кеше көлмәсен дип дөнья көттек. 47 ел бергә гомер иттек. Бианам 8 бала белән калган иде, биатам газга томаланып үлгән булган. Өй салырга тотындык. Бүрәнәне икәү ярдырып, төяп алып кайтып, үзебез төзедек өйне. Икешәр сыер тоттык. Өч малай үстердек”.

 Зөләйха апаның кызы булмаган, аның каравы 3 улы да кызлар кебек акыллы, уңган, ярдәмчел, бик тәрбияле булып үскәннәр. Үз авыллары кызларына өйләнеп, берсеннән-берсе матур гаиләләр корып, һәркайсысы берәр ул, берәр кыз үстереп, аларны башлы-күзле иткәннәр, инде оныклары үсеп килә. Олы улы Мөнир гаиләсе белән Мәскәүдә бик матур тормыш корган. Уртанчысы – Юниры – Салават шәһәреннән ерак түгел авылда гөрләтеп дөнья көтә. Ә менә кечесе, Әфган тауларыннан исән-имин кайткан, Казанда яшәгән, типсә-тимер өзәрдәй Венеры бер ел элек, бәрәңге утыртырга чыккан җиреннән йөрәк өянәге белән кинәт кенә вафат булган. Йөрәген телгәләп торган тирән, уңалмаслык ярасы ананы кинәт картайтып җибәргән. “Коткарып кала алмаганнар, көне-төне еладым”, – ди Зөләйха апа, кыенсынып кына, ирексездән бәреп чыккан яшьләрен сөртеп.

 Авылда иң уңганннардан булган Зөләйха апа. “Аш-суларымны яраттылар. Күршеләргә кунакка барганда пирогны, икмәкне салып алып керә идем. Чәк-чәкләр күп пешердек. Бирнәләремне дә кода –кодагыйныкылардан артык булсын дип тырыша идем, панбәрхеттән күлмәклекләр алдым кодагыйларыма. Киленнәрем “Әни” дип торалар. Аллаһка шөкер”, – дип үткәннәрне искә төшереп алды Зөләйха апа. Сиксәнне ваклап килсә дә, гомер буе тәмле аш-сулары белән кешеләрне сыйлаган, кунак тәрбияләгән бу чибәр һәм ихлас күңелле апа без килүгә пилмән бөгеп, тәбикмәк, бәлешләренә кадәр пешереп куйган иде!

Зөләйха апа ял итә торган диванда “Өмет” гәзитенең соңгы саны тора. Аның битләре аерымланган. Өлкәннәребез шулай “әрчеп” укый аны. “Гәзитне яратып укыйм, рәхмәт, килгән көнне укып чыгам. Күршеләргә дә укытам, “Өмет”не яратам. Аны Мәскәүдә яшәүче оныгым, Венерымның улы  Эмиль яздырып бүләк итә. Бөтен оныкларым да әйбәт”, – ди.

 Нинди сынаулар килсә дә баш ими, тормышны яратып, һәр көнне хәер догасында иминлек теләп, намазларын калдырмый, гомер көзләрендә балалары тормышына үзгә бер нур, яктылык биреп сабыр гына гомер итүче Зөләйха апага ныклы сәламәтлек теләп саубуллаштык. Ак күңелле, нурлы апалар, исән-имин генә булыгыз!  

Зөләйха апа
Зөләйха апа
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: