Барлык яңалыклар

Пычкы белән үзен кискән...

Бу коточкыч хәл республиканың бер районында булган.

Кыйгы районының Түбәнге Кыйгы авылында куркыныч фаҗигә булган.

Авылда яшәүче 49 яшьлек ир-егет яңа бензин пычкысы сатып алган һәм аны тикшереп карарга булган.

Эшләтеп җибәрүе булган, кинәт пычкының чылбыры ирнең футболка читенә эләккән һәм аны эләктереп алган. Ир бензопычкыны туктата алмаган һәм үзен кискән... Ул шул урында җан биргән.

Мәрхүмнең күршеләре сөйләвенчә, ир ялгыз яшәгән. Шалтыратуга җавап бирмәгәч, әнисе улының хәлен белергә килергән һәм әле коточкыч хәлгә тап булган.

Приборлар белән эш иткәндә хәвефсезлеген кагыйдәләрен истә тотарга кирәк шул. Бәла-каза аяк астында гына...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: