Барлык яңалыклар

"Картлыкта ялгыз калмагыз!"

Мәхәббәтен 75 яшьтә тапкан Назыйм Әхмәтҗанов шулай ди.

"Картлыкта ялгыз калмагыз!"
"Картлыкта ялгыз калмагыз!"

Римма Шәйбәкова - 30 елдан артык стажы булган педагог. Ире вафатыннан соң озак вакытлар берүзе яшәгән. Көтмәгәндә аның юлында Назыйм Әхмәтҗанов очрый һәм шул көннән башлап тормышы бөтенләй икенче якка үзгәрә.

Алар күптәнге танышлар, тик күрешкәннәре булмаган. Һәм дистә еллардан соң язмыш аларны бер кибеткә һәм бер үк вакытта сөт алырга чиратка бастыра.

Алар инде хәзер өч ел бергә. Римма Әхмәт кызы сөйгәне белән булу өчен Уфага күченеп килгән. Элек ул Туймазыда яшәгән.

"Безгә бик рәхәт. Бергә кибеткә, паркка йөрибез. Әгәр һаман да ялгыз яшәсәм, белмим нишләр идем икән?.. Күз алдына да китерүе кыен. Яшьлектә ничек тә яшәлә, ә картлыкта парлы булудан да зуррак бәхет юк икән", - ди Нәҗим Әхмәтҗанов.-  Әйтер сүзем шул - картлыкта ялгыз калмагыз. Әгәр язмыш якын кешегезне аерган икән, үзегезгә тормыш юлдашы табарга тырышыгыз" - дип киңәш бирә ул.

Аның сүзләре белән сез дә килешәсезме?

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: