Барлык яңалыклар

Данисны соңгы юлга озаттылар...

Ул махсус хәрби операциядә һәлак булды.

Бүген Туймазы районы Серафимовка авылында контракт буенча хезмәт иткән ефрейтор Данис Рыбаков белән хушлаштылар. Аның гомере Украинада махсус бурычны үтәгәндә өзелде...

Соңгы юлга озату чарасына Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров килде.

“Хөрмәтле Зәния Әдһәм кызы, туганнары, якыннары. Бүген без Туймазы җиренә йөрәк сыкравы белән җыелдык: бик яхшы яшь егетне соңгы юлга озатабыз. Ул ипи үстерүче булырга җыенган, ләкин хәрби һөнәрне сайлаган. Без бүген герой-сугышчыны озатабыз. Һәм илебезне саклаучы меңәрләгән егеткә баш иябез, – диде Радий Фәрит улы. – Зәния Әдһәм кызы, сез мәрхүм ирегез белән бик яхшы балалар үстергәнсез. Мин вәгъдә итәм: сезнең турыда кайгыртачакбыз. Район хакимияте миңа геройның хәтерен мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәрне әзерләсен. Данис, тыныч йокла. Без сине онытмаячакбыз, туфрагың җиңел булсын”.

Радий Хәбиров Данисның әнисенә Шайморатов генерал орденын тапшырды. Герой-егет әлеге орден белән махсус хәрби операцияне үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен үлгәннән соң бүләкләнде.

Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич әйтүенчә, Данис кебек егетләр Ватанны саклауга басты һәм батырлыкның чын үрнәге булып хезмәт итәләр.

“Бүген без Туймазы районының иң яхшы улларының берсе белән хушлашабыз. Ул геройларча вафат булды. Әнисенең, туганнарының һәм дусларының кайгысын уртаклашабыз. Аның гаиләсенә һәрчак ярдәм итәчәкбез”, – диде район хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов.

Данис Александр улы 1999 елның 4 мартында Туймазы районының Серафимовка авылында туа. Урындагы мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлый. Аннары Туймазы агросәнәгать колледжына укырга керә. 2019 елда авыл хуҗалыгы җитештерүе остасы белгечлеге алып чыга.

Колледж директоры Наил Газизов сөйләвенчә, уку вакытында Данис үзен бары яхшы яктан гына күрсәтә. Җаваплы һәм изге күңелле була. Тракторчы, водитель һөнәрләрен дә үзләштерә.

2019 елның ноябрендә ул Ырынбур өлкәсендә урнашкан хәрби частьта хезмәт итүгә контракт төзи. Механик-водитель була.

... бүген яшь егет, әнисен һәм абыйсы Максимны ачы кайгыларга салып, җир куенына кереп ятты...

Тыныч йокла, Данис, урыннарың оҗмахта булсын...

Данисны соңгы юлга озаттылар...
Данисны соңгы юлга озаттылар...
Данисны соңгы юлга озаттылар...
Данисны соңгы юлга озаттылар...
Данисны соңгы юлга озаттылар...
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: