Барлык яңалыклар

Бәби көткәнен... ярты ел үткәч кенә аңлаган

11 яшьлек кыз 15 яшьлек егеттән бәби көтә.

proulyanovsk.ru Бәби көткәнен... ярты ел үткәч кенә аңлаган
Бәби көткәнен... ярты ел үткәч кенә аңлаганФото:proulyanovsk.ru

Красноярскида әтисе белән әнисе 11 яшьлек кызларының бәби көтүен... ярты ел үткәч кенә белгәннәр. Ул вакытта инде кызыкай йөклелекнең алтынчы аенда булган.

Бу фактны хастаханә табибы раслаган. Әнисе кызын табибка эче авыртуга зарлана башлагач алып барган. Педиатр кызны гинекологка консультациягә җибәргән. Гинекологка кызның 30 атна йөкле булуын гына раслыйсы калган.

Уку елы башында  кыз 15 яшьлек малайга гашыйк булуын сөйләгән. Бәбигә узуында егетне генә гаепләмиләр, кызның үз теләге белән егет кочагына керүе дә исәпкә алынган. Әлеге вакытта җинаять эше ачылган ачылуын, әмма бөтен нечкәлекләр дә өйрәнелә, дигәннәр Тикшерү комитетында.

Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: