

“Асылбикәм!” – дип әкрен генә газизен янына чакырып алды хәләле. “Син миңа үпкәләмә инде, соңгы айларда артык борчыдым, төн йокыларыңнан бүлеп, ярдәм сорадым. Йомшак тавышың белән: “Хәзер, хәзер, борчылма, кадерлем. Бар да яхшы булыр, сабыр гына бул!” дип юаттың, карашың беләп иркәләп, катып беткән кулларымны йомшак кулларың белән иркәләп, мин йокыга киткәнче янымда утырдың. Сиңа мең-мең рәхмәтлемен. Гомер булгач, төрле чаклар булгандыр. Гафу ит, яме!”
Карт оеп китте, аннары янә эшдәште: “Карале, бикәкәем, бер сүзем бар тагын. Бигрәкләр йомшаксың, мин киткәч, балалар җәберләмәсә ярар иде үзеңне... Шуның өчен борчылам. Кадерлем, су гына бирче, тамагым кипте, салкын булмасын...”
Асылбикә кулындагы чынаякны үрелеп алырга хәле җитмәгәч:
- Үзең каптырчы, - дип пышылдады.
Асылбикә өстәлдән балкалак алып, иренең авызына су салды. Үзе калтыранган тавыш белән сөйләнде: “Йә, Ходаем! Галимҗаным, күзеңне йомма, сөйләшик әле, сүзләр күп бит... Ничек инде минсез китәсең, әле яшисе бар, күзләреңне ач, елмай, кадерлем!” дип үкси-үкси яшен йотты. Шул арада ире җанын Аллаһка тәслим кылды. Асылбикә калтыранган куллары белән аның күзләрен йомдыргач, йөзенә якын килеп: “ Ләәәә иләәһә илләллааһ, Ләәәә иләәһә илләллааһ, мөхәмәдрәсуллулаһ”, - дип өч тапкыр кабатлады. Ясин сүрәсен кулындагы Коръән китабына карап укыды.
Асылбикә ирен чын мөселманча кәфенләп, ләхет алдырып, җирләгәч, күңеленә азрәк тынгы тапкандай булды. Ата-бабалардан калган йолаларны үтәргә тырышты. Аталарының кырык көненә дә, елына да ерактан балалары кайтты, ярдәм иттеләр. Төпчек кызы әнисен кызганып, өч бүлмәле фатирда ялгызын калдырасы килмәде, үзе кайтты бергә торырга.
Атналар, айлар, еллар ашыгып үттеләр дә үттеләр. Асылбикә, иренең каберенә кадерләп чәчәкләр утыртты, сулар сибеп, карап торды. Елына ике тапкыр барып, ясин укытты.
Сабыр, акыллы ятим хатынны күршеләре үгисетмәде, ташламадылар, тик үткер төпчек кызы, яши торгач, анасына авыр сүзләр әйтергә дә тартынмый башлады. Дуслары белән күбрәк кайнашты, өйгә кунарга да кайтмады. Тәҗрибәле элеккеге мөгаллимә ул әче сүзләр бәгърен телсә дә, сиздермәскә тырышты.
Кан басымы да соңгы елларда күтәрелеп йончыта башлады. Ләкин Асылбикә аңа да игътибар итми, үзенең олы йөрәкле ахирәтләре белән аралашып яшәргә омтылды. Алар белән кичләрне бергә үткәреп, җомгага Аллаһ йортына мәчеткә бергә йөреп, вәгазьләр тыңлап, намазлар укыдылар. Дини бәйрәмнәрне бергә зурлап үткәрделәр.
Тормыш шулай дәвам итсә дә, ахирәтләрен берәм-берәм югалтуга өзгәләнеп, өзелгән йөрәк кыллары ялганмыйча, тирән яралар булып өстәлеп торды. Сигез катлы йорттагы фатирларга яңа күршеләр - яшьләр килде. Алар яңа ахирәтләр булып, бакыйлыкка күчкәннәрнең урыннарын алды.
Асылбикә ирен, башка якын әрвахларны искә алып, зур табыннар әзерләп, аятьләр укытып, мәҗлесләр җыйды. Ләкин кызы әнисенең бу гамәлләрен бик өнәп бетмәде. Анасы аңлатырга тырышса да, аңларга теләмәде. Беркөнне әнисе янына утырып, хәбәр салды:
- Безнең икебезгә бу өч җүлмәле фатир зур! Мин сөйләшеп кайттым. Ике бүлмәлегә күчәбез. Кан басымың да күтәрелә. Калган акчага ялга барабыз. Бар чирләрең дә бетәр!
Асылбикә тыныч кына тыңлап утыргач, ипләп кенә: “Кызым, бу – әтиеңнән калган фатир, аның истәлеге, - диде. – Шушында кырык биш ел гомер иттек. Монда миңа һәр истәлек кадерле. Олыгайгач, мин артыкмы әллә? Абый, апаларың балалары белән кайтканда әти йортында аларга да иркен...”
- Әй, син, әни! Җиһазлар иске, барын да чыгарып ташлап, яңаны алабыз! Мин сөйләштем! Апа сине кунакка чакырды үзләренә. Менә билет алдым юлыңа. Кайтуыңа яңа бүлмәң булачак, вәт!
Телсез калган Асылбикә ни әйтергә дә белми:
- Балам, мин әзрәк ял итеп алыймчы, - дип ясаган чәен дә эчмичә, ятагына барып ауды.
Бераздан торып, берни булмагандай, өйлә намазыннан соң күрше ахирәте белән бик озак сөйләшеп, серләшеп утыргач, үзен җиңелрәк тойды.
Асылбикәне поездга утыртканда кызы: “Әни, хафаланма берни өчен дә. Гөлләреңә сулар сибеп торырмын, - дип елмайды, кесәсеннән кулъяулык алып, күзен сөртеп, хисләнгәненә ышандырган булды. Ә анасы: “Исән генә яшә, балам”, - дип, яшен эчкә йотып, дога укып, кызын күз карашы белән онытты.
Поезд кузгалып китмәс борын ук Асылбикәнең дәртле кызы йөгерә-атлый такси янына ашыкты.
- Вәт, картлач! Азрак ял итим үзеңнән, әйдә, берәр ай икенче кызыңда тор! Ә кайтуыңа күз күрер...
Асылбикә күчтәнәчләрен күтәреп поездан төшүгә олы кызы колачларын җәеп каршы алды: “Әни, әникәем! Исән-сау килеп җиткәнсең, сөендердең!”
Асылбикә күңеле булганчы олы кызында оныклары белән мәш килеп, рәхәтләнеп кунак булды. Ләкин эчке сагыш тынгы бирмәде: “Сагындым әткәең белән торган йортыбызны, күршеләремне, үземнең бүлмәмне. Бу сагынуга дәвалар юктыр ул...” дип өзгәләнде Асылбикә.
Әнисенең һөнәрен сайлаган олы кызы мөгаллимә сизгерлеге белән әнисенең ямансулавын тойды. Бер көнне:
- Әни, ачылып сөйләшеп тә бармыйсың, ашавың да кысылды. Әллә сагындыңмы яшәгән калаңны? – дип сорады.
Азрак сүзсез торгач әнисе: “Әй, балам! Озат мине, кайтар! – дип кистерде. – Сагындым торган җиремне, сагындым шул. Ахирәтләремне сагындым!”
- Әни, ялыккансыңдыр кунакта, - дип газизен бер атнадан соң үзе илтеп куярга булды олы кызы.
Төпчек кызы станциядә каршы алды. Ләкин алар торган урыннан икенче яккарак барып туктады такси. “Бишенче кат, ике бүлмәле фатир!” – дип тәтелдәде төпчеге. Асылбикә, бисмилла әйтеп фатирга керде. Урындыкка утырып, “Фатыйха” сүрәсен укыды. Бүлмәләрне карап чыкты. “Кызым, монда сиңа гомер йомгагыңны сүтәргә, хәерле булсын, балакаем! Миңа инде күпме калган яшәргә...”
Бары да Аллаһу Тәгалә кулында дип, кызлары хәзерләгән табынга узды. Олы кызына җылы караш ташлады.
- Рәхмәт, кызым, бер мәшәкатьсез, җайлы алып кайттың. Синдә яхшы ял иттем, Аллага шөкер. Инде монда исән-сау яшәргә, өйрәнеп, күнегеп китәргә язсын. Амин!
Тәрәзәгә карагач, канәгать өстәде:
- Аллаһ йортына да ерак түгел икән, әлһәмдүллиләәһ!
Әминә кызын озаткач, Асылбикә барына шөкер итеп яшәп китте. Тик төнге йокысын бүлеп, күршеләрдә эт өргәне йөрәгенә очлы энәдәй кадалды. Нишләсен соң?
Төгәл ике атна түзгәч, иртәнге намазыннан соң аның күзенә йокы кунмады. Ният корды ул. Кызы эшкә китү белән Асылбикә юлга – элек торган якын, газиз йортына ашыкты. Барынча күчтәнәчләр, ахирәтләренә бүләкләр алды. “Ходаем, үзеңә тапшырам. Ахирәтләрем белән очрашырга язсын! Үзләрен дә, Аллаһ боерса, кунакка, яңа фатир котлатырга чакырам”, - дип дәртләнеп юлга ашыкты.
Автобус йорты янына җитүгә йөзләренә нур сирпелде, күзләреннән шатлык яшьләре атылып чыкты. Башындагы ефәк шәлъяулыгын рәтләбрәк куйды. Ишек алдындагы алмагач төбендәге эскәмиягә барып утыргач, аңардан да бәхетле кеше юк кебек тоелды. Каршыдагы гөлҗимеш, сирень куаклары әкрен искән җил уңаена Асылбикәне баш иеп сәламләгәндәй булдылар.
Карчык күз карашын тәрәзәләргә төбәде. Аны тәрәзәдән шәйләп калган ахирәтләре бер-беренә эндәшеп, Асылбикә янына ашыкты. Әйтерсең лә, алар бер ай да, бер атна да түгел, ә озак еллар буе күрешмәгән. Әле берсе, әле икенчесе төшеп, ашка чакырып кыстый башлады. Асылбикә ике ахирәте белән бергә кырый күршесенә кереп, сыйланып чыкканнан соң, шунда өйлә намазын да укып, бүләкләр бирешеп аерылыштылар. Асылбикә янә алмагач төбенә азрак хәл алырга, сагышын басарга утырды. Кинәт күз аллары караңгыланып китте. Авыр тын алды, кулы белән йөрәк турын басып, бөгелеп төште...
Ахирәтләре йөгерешеп чыгуга Асылбикәнең куллары суына башлаган, саф зәңгәр күзләре Галимҗаны белән бергәләп гомер кичергән сигезенче катка текәлеп, мәңгелеккә тынып калган иде...
Дилә Булгакова.