Барлык яңалыклар

Сугыш хатирәләре

Дәвамы.  “Әтиегез каты яраланып, госпитальдә икәнен белә идек”, - ди әни. Сугыш бетеп, исән калганнар кайта башлады. Кемнәр, Ходай саклап, бер ярасыз, кайсылары орден, медаль тагып, кайсылары гарипләнеп, я аяксыз, я кулсыз кайттылар. “Сугыш бетте, кайгы бетмәде. Ике ел корылык булып, халык икмәк күрмәде, - дип сөйли иде әни. – Тегермәннәр алабута тартты. Сугыш вакытында күрмәгән ачлыкны сугыш беткәч күрдек”.

ihi.ru Сугыш хатирәләре
Сугыш хатирәләреФото:ihi.ru

Корылык.

“Әтиегез каты яраланып, госпитальдә икәнен белә идек”, - ди әни. Сугыш бетеп, исән калганнар кайта башлады. Кемнәр, Ходай саклап, бер ярасыз, кайсылары орден, медаль тагып, кайсылары гарипләнеп, я аяксыз, я кулсыз кайттылар.

“Сугыш бетте, кайгы бетмәде. Ике ел корылык булып, халык икмәк күрмәде, - дип сөйли иде әни. – Тегермәннәр алабута тартты. Сугыш вакытында күрмәгән ачлыкны сугыш беткәч күрдек”.

1946 ел

Икенче ел рәттән уҗым корый,

Яңгыр яумый, кояш кыздыра.

Алабута җыям, кара төстә,

Орлыклары бигрәк вак кына.

Алабута баскан басуларны,

Тузан оча, дөнья корыган.

Ай яктырта, төн уртасы,

Ә иртәгә эшкә барырга.

Алабута озын, адәм буе,

Ашыгырга кирәк, җыярга.

 Кыш бик озын, җитәрме икән,

Исән калып, кышны чыгарга.

Алабута ачы, тәме тәмсез,

Пешерербез кайткач кәлҗәмә.

Алабута тәндә җанны тота,

Алабута исән яшәтә.

Бәләкәй арба, чокырлы юл,

Шыйгырдыйлар майсыз күчәре.

Улың уңган, арттан этеп килә,

Бигрәк авыр икән, кәһаре.

  • Хат та язмый әткәй, хәбәре юк,

Ибрай агай эзсез югалды...

  • Сугыш бетте, әтиең дә кайтыр,

Күзеңне сөрт, улым, елама...

Алабута кара да бит,

Авыр чакта коткарды.

Күпме халык шөкер әйтә,

 Ачлык елны үткәрдек.

Бала-чага елый өйдә,

Ашарына булмаса.

Ялгыз башым нишләр идем,

Олы улым булмаса.

Алабута азык бит ул,

Кабыр ризык булмаса.

Балалар да исән калды,

Тере калдык, лабаса.

Ялгыз хатын, ничә бала,

Кул авыртып сызлады.

Ирем кайчан кайтыр диеп,

Үкси-үкси елады.

“Кырык алтынчы елның башында, култык таякларын шыгыртадып, әтиегез кайтып төште”, – диде әни.

“ПТРчылар күп кырылды”, - дип сөйләде әти яралануы турында.

Шул 46 елның язында бригадир әнигә кичә генә бозаулаган сыеры белән басу тырматырга әмер бирә. Кичкә сыер хәлсезләнеп егыла. Моны ишетеп әти (ничек басуга барып җиткәндер), җан ачуы белән бригадирны сугып ега. Бу хәлгә районнан уполномоченный килеп төшә, әтине кулга алалар, тикшерү башлана.

Бригадир Шәйгаләм абзый, “юк, сукмады” дип, әтине яклашып алып кала. Шуның өчендер, әти белән алар – ике яшьтәш – бергә дус булып, тормышта бер-берсенә ярдәм итеп яшәде.

Ачлык ел, әти аягына баса алмый. Өч бала да бар. Өйдә бер тәлинкә он калган. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, дөньяга елап мин – “Җиңү шатлыгы” туганмын. Әни: “Син бәләкәй булып тудың, еладың да еладың”, - дип сөйли иде. Нишләп бәләкәй булмасын инде, еллар буе алабутадан башка аш күрмәгән ач анадан бәләкәй бала туганга да аптырарсың. Ач ананың күкрәгендә сөте булмаганга елаганмындыр инде...

Әтинең тегермәндә эшләгән җизнәсе Раян бабай тегермәннең өрлек-ниргәләрен, бүрәнәләрен себереп, җыеп, бер табак он тузаны китерә. Күпмедер яшәргә ризык булсын дигәндер...

Авылда бер дәвалый торган апа булган .Әтине шуңа алып барганнар. Кызу таба белән дәвалагач, әти азрак атлый башлый...

“Син бәхетле бала булып тудың, син туып аз гына вакыт үтмәде, әтиеңне Имай-Утар авылына тимерче итеп эшкә алдылар. Ике пот бәрәңге китерделәр, шуннан соң ачлык күрмәдек, Аллаһка шөкер”, - дип сөйләде әни.

Әти, аягы ничек кенә сызласа да, аксап йөреп булса да эш башлый.

Миңа дүрт яшьләр булганда, авыз тутырып, катыклап умач ашый башладык. Өй тегермәнендә әйләндереп талкан әзерлиләр иде, нинди тәмле, туклыклы азык.

Яз көннәрендә бәрәңге бакчасын ерганаклар ерып үткәч, былтырдан калган туң бәрәңгеләрне дә җыйдык. Калай мич өстендә ләпелдәтеп җәеп, кыздырып кимерә идек. Тик шунсы: тамак төбендә үзәк көйгән кебек ачы тәме озак бетми йөри иде. Шул тәм әле дә истә. Безне гадел, ипле булырга, сабырлыкка өндәде сугыштан соңгы ачлык, ачлык заманы балалары икәнебезне оныттырмады.

Без мәктәпкә кергән чорда авылда Тимерҗан абый бригадир иде. Ул чакта тары бик яхшы уңды. Яхшы, күп уңыш җыеп алган өчен аңа Мәскәүдә зурлап орден биреп кайтардылар. Комбайн белән җыйганнан соң без – мәктәп балалары – тезелеп башак җыеп уза идек. Аннан соң да шул басудан күпме башак җыйдык. Халыкның тамагы туйды, әйрән белән тары боткасына сыйлана идек. Бәйрәмнәрдә киледә төеп, тары оныннан сап-сары тәбикмәк пешереп сөенде халык.

Майлы ботка

Әниемнең ак чәчләрен

Күрәмен дә уйланам.

Балачаклар искә төшә,

Шуны уйлап юанам.

Онытылмый басуларда

Башак җыйган чакларым.

Караңгы төн, янчык тулы,

И, Ходаем, сакласын.

Әнкәй белән әйләндереп

Тегермән тарткан чаклар.

Чулпылары чың-чың итеп,

Кыңгырау кебек чыңлар.

Бәйрәм иде, их, кичләрен,

Тәмле ботка пешкәндә.

Тәмен тоям шул ботканың

Бүген искә төшкәндә.

Әти соңыннан үзебезнең Юкәлекүл авылына кайтып тимерче булып эшли башлады. Колхозда булган техниканы, машина-тракторларны, сабан, тырма, чапкычларны төзәтеп, басуга чыгардылар.

Билал абзый Яүбәзе елгасы буенда колхозның  яшелчә бакчасын оештырып җибәрде, гектарлаган җирдә кыяр, помидор, суган һәм башка яшелчәләр үсте. Тау сыртында, буеннан-буена алмагачлар утыртып, төрле-төрле сортлы алмалар уңды.

Әтинең яшьтәше Әхнәф абзый ферма биналарын, сарайларын төзәтү эшләрен оештырып ,сыерлар санын арттырып, колхозда сөт җитештерү артты, машиналарга, тракторларга ягулык сатып алырдай хәлгә күтәрелде.

Шакирҗан бабай, олы булуына карамастан, умартачылык эшен башлап җибәрде. Һәр елны әллә күпме бал аертып колхозга бирде. Шулай итеп, Юкәлекүл авылының уңган халкы ашлык әзерләү белән бергә сөт, ит, яшелчә-җимеш җитештереп, сугыштан кайткан батырлар, сугыш авырлыкларын күргән хатыннар, хәтта үсмерләр, колхозны күтәрделәр. Колхоз кайсыдыр елны миллионер да булып алды. Калаларда заводлар күтәрелеп чыкты, һаваларда ректив самолетлар гүләп очтылар.

Бер чак безнең Мичурин исемендәге миллионер колхозның рәисе Суфьян агай Әхмәев сорый бездән: “Нигә дилбегәләрегез өзгәләнеп, төенләнеп беткән?” Без: “Колхозның миллионнарын санап, төенләп барабыз”, - дип көлештек.

Совет халкы көннән-көн тырыш хезмәт белән, әз-әзләп, тормыш яхшыруга, муллыкка иреште. Тамагыбыз тук булуга, тыныч тормышның һәр көненә шатландык.

Бу авыр корылык еллары турында бик язып бармыйлар. Фашистларны җиңеп, илне, Европаны, дөньяны коткарып калу шатлыгы янында бу ике ел корылык күренми калгандыр.

Бу хәлләрне мин дә белмәс идем, әгәр әни елый-елый сөйләмәсә.

Аллаһка шөкер, тыныч тормышта яшибез.

Фәнүз Якупов.

(Ахыры киләсе санда) .

“Аршин малалан”

Телевизор юк иде әле ул чакларда. Радиодан җырлы-моңлы спектакльләр, бөтен дөньяга ат казанган билгеле артистлар башкаруында бик матур була торган иде.

Безгә бигрәк тә “Аршин малалан” дигәне ошады. Гаилә белән сәләхият китеп тыңларга яраттык. Мин үзем, хәтердә калган җырларны көйләп йөрергә яраттым.

Кичләрен, тимерлектә чүкеч тавышлары тынып, кунних абзарына атлар кайтып тутырылгач, без көн буе бәрәңге арасында мүкәләп чүп утап йөргән балалар пычранып беткән бармакларны, кояшта янган тәнне юарга Яүбәзе елгасына юнәләбез.

Юынып хәл алгач, яр кырыена аякларны асылындырып, шул “Аршин малалан” көен җырларга ярата идем. Тыныч, атлар абзарда пошкыра, печән кыштырдаталар, камыш арасында бака чөрелди, өйләр ягыннан тавыклар кыткылдый, чыбыркы шартлатып, көтүче малларны авылга куа. Кояш, утлы кызган таба кебек, җир кырыена тәгәри, алсу нурларын сибеп болытларны бизи.

Нинди матурлык! Туган якның, табигатенең гүзәллеге! Яр кырыенда шул матурлыкка сокланып, илһамланып җыр сузам:

Башмагымның башы башка,

Басар идем кара ташка.

Нинди матур көй, нинди моң! Үз тавышыма үзем сокланып, яңгыравык малайлар тавышы белән шул җырны сузам:

Карлугачым, кара кашым,

Яши алмам синнән башка.

Җырлап туйгач, өйгә әнкәйнең хуш исле, тәмле ашын ашарга йөгерәм. Шулай менә, көн дә.

Очрашу

Армиядән кайткач, төзелеш мастерына укып йөргән чак. Студент кеше, кесә ягы чамалы, кибеттә очсыз азык сайлап йөрим шулай, сеткасын тутырып йөргән бер кыз белән капма-каршы очраштык. Бәлки ул мине күрмәгәндер дә, фәкыйрь бер студентны исәпкә алмагандыр. Ләкин мин күрдем! Матур, чәчләре каш өстеннән киселгән. Күптәнге таныш кебек тоелды, туган сеңлемне күргән кебек булдым. Нидер эндәшәсем, артыннан йөгерәсем килде. Була бит дөньяда шундый чибәр кызлар, дип уйладым. Юк, эндәшмәдем, артыннан йөгермәдем, әмма йөрәк сыкрады, аның таныш портреты күңелемнең түрендә торып калды. Тагын очрамас микән дип кирәксә-кирәкмәсә дә теге кибеткә кереп-чыгып йөри торган булып киттем. Үземә оят, бер тапкыр күргән, таныш булмаган кызны миллион халык арасыннан эзләп йөрүем өчен үз-үземне тиргәп тә алдым. Үзем эзлим, үзем тиргим.

Таныгандай булып кинәт сине,

Әйләнеп тә тагын карадым.

“Күптән таныш кебек тоеласың,

Кем исемең?” – диеп сорадым.

“Бәйләнмәле”, - диде ул елмаеп,

Ай-кояштай үзе чибәрем.

Мәхәббәтле, җылы карашыннан

Маңгаема чаклы тирләдем.

Очрарсың дип гомер буе көттем,

Уф, йөрәгем сине эзләде.

Төшләремдә сине күрә идем,

Хыял кошым бит син, гүзәлем.

Табармын да шулай мәхәббәтне,

Югалтырмын диеп кем белгән.

Мин исемә килеп кузгалганчы

Чибәремнән инде җил искән.

Кар яуса да җирдә, таш яуса да,

Еллар буе сине эзләрмен.

Таба алсам, килеп тезләнермен,

“Бир кулыңны, иркәм”, - диярмен.

Чыгарып куйган юлына

Укуым бетеп килә, практикага җибәрделәр. Минем эзләгән теге кызым шул бригадта эшләп йөри икән. Шатлыгымның очы-кырые булмады. Бергә эшләгәч, таныштык инде. Иң кызыгы шул булды: исеме Карлугач икән. Минем яшь чакта җырлаган җырым исемә төште:

Башмагымның башы башка,

Басар идем кара ташка.

Карлугачым, кара кашым,

Яши алмам синнән башка.

Кычкырып, өзгәләнеп җырлауларымны Аллаһы Тәгалә ишеткән. Кавыштырырга булып, печәтен дә куйгандыр. Илле ел инде Карлугачым белән тормыш йөген бергә тартабыз. Гомеребез мәхәбәттә, татулыкта үтте, җиде балабыз, кияүләр, унике онык-оныкачларыбыз бар. Үз йортыбыз бар, ихата тулы мал-туар. Аллаһы Тәгалә биргән һәр көн шатлык безгә.

                                                                                                                                                                                    Фәнүз Якупов.

 

Читайте нас: