Барлык яңалыклар

Сугыш хатирәләре

“Әтиегезнең сугышка китүе бик мәзәк булды, - дип искә ала иде әни. – Повестка килде. Балалар белән елашып озатып калдык, ә ул унбиш көннән елмаеп кайтып керде. Аларны Бүздәк станцасына сугышка китә торган атларны дагаларга җыйган булганнар икән. Күпмедер үткәч тагын җыеп алып киттеләр"

topwar.ru Сугыш хатирәләре
Сугыш хатирәләреФото:topwar.ru

 Фәнүз Якупов Дүртөйле районының Юкәлекүл авылында туып үскән. Әлеге вакытта Уфа районының Дмитриевка авылында яши. Фәнүз төрле урыннарда эшли, кулыннан килгән эшләрен санап бетерерлек түгел. Шуның өстәвенә, ул иҗат белән дә шөгыльләнә. Аның әсәрләрендә туган җиренә, сөйгән ярына багышланган юллардан тыш һәркайсыбызны борчыган күренешләрне тасвирлаганнары да байтак. Бүген аның сугыш еллары турындагы истәлекләрен тәкъдим итәбез.

Аклар, кызыллар

(Әтинең истәлекләреннән).

Олы юлдан, Мәмәдәл ягыннан, атлы һәм җәяүле кораллы сугышчылар колоннасы, атлы олаулылар, бричкаларның, безнең Юкәлекүл авылына килгәне күренә.

Биш атлы алардан аерылып, күл әрәмәлеген урап, авылга якынлаша. Авылда булган мылтыклы сугышчылар бакчалар аша, читән буйлап, иелеп йөгерешә башлыйлар. Атыш башлана. Атлыларның берсен атып төшерәләр, калганнары кире китә. Алар җыелып кире килгәнче, авылдагылар Баеш авылына таба чигенә.

Мәмәдәл ягыннан килгәннәр авылга кереп аларны эзли.

Офицер безнең картәтинең капкасын кага. Картәтинең йорты авылда иң биеге булып, янында лавкасы да булгач, староста йорты дип йөрткәннәр. Офицер кылычын болгый-болгый: “Обоз әзерләргә кирәк”, –  дип җикерә. Картәти аңа: “Мин староста түгел”, – дип, старостаның йортын күрсәтә. Офицер, ялгышуыннан үртәлепме, әллә болай гынамы, кылыч белән кизәнеп суга, картәти капка баганасы артына чигенеп өлгерә. Кылыч имән баганада тирән эз калдыра. “Ул багана илленче елларга кадәр торды”, –  дип искә ала иде әти.

Авыл аша кызыллар үтсә дә, аклар үтсә дә – ат, арба, олаучылар таптырып, кемнедер солдатка алып китә торган булганнар, үзеннән ризалыгын сорап та тормаганнар. Каршы сүз әйтсәң, үткер кылыч шунда ук башыңны гәүдәңнән өзеп очырган. “Киткән олаучыларның бик сирәге генә кире әйләнеп кайтты”, - ди иде әти.

Әрәмәлек янында атышта вафат булган солдатның кабере алтмышынчы елларда килеп чыкты. Назифулла абый күпер янында йорт төзергә  нигез казыганда кеше сөякләренә тап булалар. Аларны күчереп күмделәр.

Сукыр солдат

Безнең Юкәлекүл авылы Яүбәзе елгасы буена урнашкан. Ә елга күпере бик тә кызыклы урын. Беренчедән, ул авылның өч урамын бергә тоташтыра. Икенчедән, күпер аша узган олы юлдан төрле машиналар, олаулы атлар, хәтта арба таккан дөяләр дә узгалый торган була.

Өченчедән, күпер астыннан ургылып чишмә ага. Авыл халкы фәкать шушы чишмә суын эчә. Еш кына әниемнең итәгенә ябышып мин дә шул чишмә буена бара идем. Таяк таянган юлчыларны күзәтә идем. Алар башта йотлыга-йотлыга безнең чишмәнең суын эчә, аннан төенчекләрен чишеп тамак ялгый. Кайберәүләре якында гына урнашкан лавкага барып килә. Анда мин яраткан түгәрәк кәнфитләр, кызыл билле ак прәннекләр, такта чәй сатыла. Минем әни тәмле ризыкларны тавык йомыркасына алмаштырып ала иде. Без барганда лавканың ишеге гел ачык була иде. Беркөнне шулай кибет күтәрмәсендә утырган солдатны күреп берчә куркып, берчә аптырап әнигә сыендым. Аның йөзе шул кадәр нык яраланган, күзләре бөтенләй йомылган иде. Кинәт кенә колагыма сандугач сайраган кебек бер көй ишетелде. Сугышта яраланып та, сукыраеп та кайткан солдат  гармунда уйный иде. “Улым, курыкма”, - дип пышылдады әни. Әниемнең күзләре яшьләнде. Безнең янга җыелган халык та шак катып гармун тыңлады. Солдат абый тын алган арада әнием төенчегеннән алып ике йомырка тоттырды. Ә ул уйнады да уйнады...

Әнием калган йомыркаларны кызыл билле ак прәннекләргә алмаштырды да өйгә кайтып киттек. Сугыштан соңгы еллардагы балачак хатирәсе бүген килеп күп нәрсәләр турында уйлата, әрнетә.

Ил азатлыгы өчен көрәш

“Әтиегезнең сугышка китүе бик мәзәк булды, - дип искә ала иде әни. – Повестка килде. Балалар белән елашып озатып калдык, ә ул унбиш көннән елмаеп кайтып керде. Аларны Бүздәк станцасына сугышка китә торган атларны дагаларга җыйган булганнар икән. Күпмедер үткәч тагын җыеп алып киттеләр. Бу юлы Чишмә станцасында ат дагалаганнар.

Өченче повестка алгач, елап тормадык, урап кайтасын белеп торабыз бит. Ләкин бу юлы әтиегез тоткарланды”...

Фронтка барып җиткәч, әтине көчле диеп, танкка каршы ата торган корал бирәләр. Аның авырлыгы утыз килограммнан, озынлыгы ике метрдан да артык була. Бер иптәше белән пар булып, фронтның алгы сызыгында танкларга каршы сугышалар. “Безнең отрядны “истребители танков” дип йөртәләр иде”, - дип сөйли иде әти. Алар арасында югалтулар күп була. Солдатлар тиз алмашына, яралыларны алып китеп торалар, алмашка башкаларны китерәләр. Әти нык яралана, ике аягы да теткәләнеп бетә. Күзе дә шунда яралана. Яудашлары аның канга баткан башын, йөзен, чи иткә әйләнеп беткән аякларын күреп: “Йосыф, бәхил бул!” – дип хушлашалар...

Шыгырдатып, тимер чылбырларын

Кара танк шуды офыктан.

“ПТР”ын салып кулбашына

Яп-яшь солдат чыкты окоптан.

Ничә тапкыр инде менә тагын

Үлемгә ул каршы атлады.

Тимер ерткыч белән батыр егет

Яу кырында көрәш башлады.

Күк күкрәтеп, тубын атты танк,

Утын атты, яшен аткандай.

Атты солдат соңгы көчен җыеп,

Яраланып җиргә ауганда.

Янды танк, олы факел булып,

Янды фашист кызу учакта.

Безнең солдат ятып калды анда,

Туган илен, җирен кочаклап...

Әтинең энесе Ибраһим абый сугышта хәбәрсез югала, аның кызы Нәһирә апа, улы Рафил абый ятим кала.

Моңсу җырлар җырлап,

Урамнарны буйлап,

Гармуннарда уйнап үттегез.

Әни белән елап,

Бәхилләшеп калдык,

Сугыш яланына киттегез.

Сугыш кыза барды, кара язу алды

Авылдагы мескен хатыннар.

Ишек яңагына

Башын терәп елый

Җиргә ятып елый, малайлар.

“Югалды ул”, - диеп

Хәбәр килеп төште,

Өйне басты кайгы-хәсрәт.

Нинфи туфрак

Мендәр булды икән,

Юрган булдымы икән яфрак.

Күпме вакыт үтте, үткән еллар никтер

Төзәтмәде йөрәк ярасын.

Сөякләрең синең

Күмелмичә калды,

Кайсы урманнарда ятасың.

Кемнәр белә икән,

Әйтегезче, зинһар,

Кайда икән аның кабере.

Гөлләр сибәр идем,

Иң матурын сайлап,

Белер идем аның кадерен.

Госпитальдә әтинең бер аягын кисәргә булалар, ләкин ул ризалашмый. Шул гарип аягы белән җитмеш биш яшенә кадәр тимерлектә эшләде. Халыкка кырык йорт төзеп бирде. Җәмгыятькә алты бала үстерде. Гомер буе шул аягы кансырап, ярасы төзәлеп бетмәде. Һәр көн эштән кайткач, ярасын юып, марлясын алмаштыра торган иде. Аягындагы снаряд ярчыгын да үзе белән алып китте әти мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын.

Дәвамы бар.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: