Барлык яңалыклар

Соңгы юлга озаттылар

Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган сержант-контрактник, Татарстан егете Илнур Сибгәтуллинны кичә туган шәһәре Түбән Камада мөселман зиратында Геройлар аллеясендә җирләгәннәр.

Соңгы юлга озаттылар
Соңгы юлга озаттылар

Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган сержант-контрактник, Татарстан егете Илнур Сибгәтуллинны кичә туган шәһәре Түбән Камада мөселман зиратында Геройлар аллеясендә җирләгәннәр. Аны соңгы юлга озатырга Түбән Камадагы Җиңү монументы мәйданчагына йөзләрчә кеше килгән.

“Күпләр елый. Туганнары, танышлары, дуслары, классташлары, аның белән таныш та булмаган кешеләр чәчәкләр тотып килгән иде. Илнурны белүчеләр егетнең шат булуын искә алды. «Ул бик яхшы кеше иде — ачык, сөйкемле. Аның һәрвакыт үз фикере бар иде, һәрвакыт аерылып торды. Аның белән һәрвакыт кызык иде», — дип искә алды классташы Миләүшә Зиннурова”, - дип язды Интертат.

Украинада 498 Русия хәрбие һәлак булган. Яралылар - 1597. Русия Оборона министрлыгы махсус хәрби операциядәге югалтулар турында шундый хәбәр җиткерде. Украина ягыннан югалтулар 2870 кеше һәлак, 3700 яралы дип хәбәр ителә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: