Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
24 февраль 2022, 21:38

Могҗиза

Өч тапкыр ЭКО ясаттым, барысы да уңышсыз...

purelyb.com
Фото:purelyb.com

Гөлназ белән без университетта бергә укыдык. Тулай торакның бер бүлмәсендә бергә яшәдек. Ашаган ризыкларыбыз гына түгел, кигән киемнәребез дә уртак иде. Стипендия 45 сум гына, аңа гына яшәргә, әлбәттә, авыр. Җитмәсә, башкалар кебек атна саен өйгә дә кайтып йөри алмыйбыз – авылларыбыз ерак. Мин – Әлмәт ягыннан, Гөлназ – Башкортстаннан. Студентлар өчен бирелгән талоннарны тотып, кибеттә чират торабыз. Хәзерге кебек кием сайлау мөмкинле-ге дә юк, ә матур киенәсе килә. Әти-әниләр җибәргән акчаны җыеп, базарга барып, пардан «Мальвина» джинсы чалбары алып кигәнебез бүген дә хәтердә. Аерылмас дуслар идек! 
Бишенче курста укыганда Гөлназ бер егет белән танышты. Айрат – Чаллыдан, университетның юридик факультетында белем ала иде. Алар озак очрашмадылар: Айрат берничә айдан соң ук Гөлназга тәкъдим ясады. Туйлары бик гади узды. Кияү белән кәләш загска барып язылышып кайттылар, мине шаhит итеп чакырдылар. Язылышкан җирдә Айратның берничә дусты гына бар иде. Ә кич белән тулай торак бүлмәсендә кечкенә генә туй мәҗлесе узды. 
Туйдан соң Гөлназ ире белән фатирга күченделәр. Соңгы тапкыр дустымны диплом алу тантанасында күрдем. Шуннан аралар өзелде. Ире Чаллы шәhәрендә эшкә урнашкан дип сөйләделәр. 
Егерме ел буе Гөлназдан бер хәбәр дә алмадым. Интернет барлыкка килгәч, эзләп тә карадым югыйсә. «Однаклассники»дан, «ВКонтакте»дан, аннан «Инста-грам»нан... Социаль челтәрләрнең берсеннән дә аны тапмадым. Группадашлар очрашуына да Гөлназдан кала, барыбыз да килгән иде. Кемдер аны ире белән Себер якларына китеп барган дип сөйләде. 
Инде Гөлназны оныта да башлаган идем. Беркөнне таныш булмаган номердан шалтыраттылар. Дөресен әйткәндә, билгесез номерлардан шалтыратучыларга бик җавап та бирмим. Ә бу юлы нигәдер телефонны алырга булдым. «Сәлам, дускаем, хәлләрең ничек?» – дип эндәште таныш булмаган хатын-кыз. Кемдер ялгыш эләкте бугай дип уйларга гына өлгердем, телефонның теге башындагы тавыш дәвам итте: «Бу мин – Гөлназ! Тулай торакта бергә яшәгән дустың! Номерыңны озак эзләдем, көчкә таптым менә. Мин Казанда, бер атналык командировкада. Очрашасым килә синең белән. Вакытың бармы?» 
Сөенечемнән югалып калдым – кулымнан телефоным төшеп китә язды. Кичке сәгать биштә, студент вакытта яратып йөргән Черек күл буенда очрашырга сүз куештык. 
Гөлназны күргәч танымадым башта. Кыска чәчле, ябык гәүдәле группадашым тулы гәүдәле ханымга әверелгән. Башында зәвык белән мөселманча бәйләнгән ак яулык, озын күлмәк. Ә йөзе бер тамчы да үзгәрмәгән кебек. Күзләре зәп-зәңгәр – студент елларындагы кебек балкып торалар. 
Кочаклашып күрештек. Минем хәтта күзләремнән яшь тамчылары тәгәрәде. «Дускаем, кайларда югалдың син? Мин бит сине бик озак эзләдем!» – беренче сүзем шул булды. 
Гөлназыбыз, чынлап та, ун ел Төмән шәhәрендә яшәгән икән. Ирен бер нефть оешмасына өлкән юрист итеп чакырган булганнар. Ул да ире эшләгән оешмада хезмәт куйган. Аннары Чаллыга күчеп кайтканнар. Бизнес ачканнар – алтын кибетләре тоталар икән. 
Гөлназ белән сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Черек күлне кат-кат урагач, кафега кереп утырырга булдык. Дустым хәләл ризыклар белән генә туклана икән. Әмма андый урынны табу проблема булмады – хәзер бит хәләл кафелар адым саен диярлек. 
Хәләл ризыкка бәйләп, сүз аның дингә килү тарихына күчте. Гыйбрәтле булганга күрә, бу тарихны Гөлназ сөйләгәнчә бәян итәм. Әлбәттә, аның үзенең ризалыгы белән. 
– Айрат белән бик матур яшәдек, – дип сөйләп китте ул. – Тормышыбыз бөтен, мул, акчага тилмермәдек. Ләкин дөнья бар яктан да түгәрәк булмый икән шул. Балага уза алмадым... Мәскәүгә генә түгел, Германия табибларына кадәр күренеп карадык, әмма файдасы булмады. Өч тапкыр ЭКО ясаттым, тик барысы да уңышсыз. Яшем кырыкка җиткәндә ана булу хыялына нокта куйдым. Ирем дә килеште... Үзебез өчен яшәргә булдык. Нихәл итәсең, Аллаhы Тәгалә бөтен кешегә дә бала бирми бит. 
Ә аннан сукыр Гөлчирә әби турында ишеттем. Аның янына балага уза алмаучылар киләләр һәм шифасын күрәләр икән. Күңелдә кабат өмет уянды. Батып баручы саламга ябыша дигәндәй, мин дә шул әби янына барып карарга булдым. 
Гөлчирә әби яшәгән авылны эзләп, ике сәгать адашып йөрдем. Әмма барыбер таптым! Кызы белән авыл читендәге кечкенә генә өйдә яши икән. Күчтәнәчләр салган пакетларымны күтәреп килеп кердем аларга. Ак яулык бәйләгән 80 яшьләрдәге карчык, дисбесен тартып, караватта утыра. Мин ишектән килеп кергәч, ят кеше икәнен шунда ук сизде, башы белән ымлап, янындагы урындыкка күрсәтте. Алып килгән күчтәнәчләремә озак итеп дога кылды, рәхмәтләр әйтте. Елый-елый, балага уза алмавымны, табибларда дәвалануымның файдасызлыгын сөйләдем. 
Әби дәшмичә генә тыңлады, аннары уң кулымны кытыршы бармаклары белән сыйпап учына кысты. «Намаз укып, Аллаhы Тәгаләдән сора, балам», – диде. 
Миңа бу сүзләрдән соң эссе бәргән кебек булды – кан басымым күтәрелде. Ике сәгать буе юлда азапланып, мондый сүзне ишетермен дип килгән идеммени мин?! Ачуым чыгып әбинең учыннан кулымны тартып алдым. Вәт җүләр мин, менә сиңа имче, менә сиңа өшкерүче... Алайга китсә, бөтен кеше намаз укып кына сорар иде дә, балага узар иде дип уйладым һәм чыгып китәргә дип торып бастым. «Сүземне тыңла, балам. Горурлыгың, мин-минлегең юлыңны каплый. Үзеңне башкалардан өстен куясың. Горурлыгыңны җиңсәң, Аллаh ризалыгы белән балага узарсың», – диде әби тыныч кына кыланмышларыма игътибар да итмичә. «Мин 20 кешелек коллектив белән идарә итәм. Усал булмасаң, башыңа басалар», – дидем ачуымны көчкә тыеп. «Мәчеткә идән юарга кер, «лентяйка» белән түгел, бөгелеп ю. Горурлыгың бетәр, иншал-лаh...» – диде әби мине ишетмәгәндәй. Аннан көйли-көйли дога укырга кереште. 
Авыр хисләр белән ак төстәге «Ауди»ыма чыгып утырдым. 
Шәhәрнең иң затлы кибетләрендә генә киенүче, матурлык салоннарыннан кайтып кермәүче Гөлназ Гаффаровна иелә-бөгелә мәчет идәнен юа... Шушы күренеш юл буе күз алдымнан китмәде. Көләсем дә, елыйсым да килде. Өйгә кайткач, кая барганымны, нишләп йөргәнемне иремә сөйләмәдем. Кычкырып көләр дип курыктым. 
Авыр уйлар белән йокларга яттым. Шул төнне төш күрәм. Кулымда сабый бала, имеш. Ир бала! Минем балам! Имезәм, имеш... Ана булу рәхәтенең сүз белән әйтеп, аңлатып та булмаганын тойдым шул вакытта. Балам... Ап-ак битле, сусыл иренле улым... Үзем сабыемны име-зәм, үзем кабатлыйм: «Минеке! Минем улым... Йөрәк җимешем, балакаем...» Уянып киттем. Аһ, төш кенә булган бит ул! Йөрәк әрнеп кысылды... Балам, дип, мендәр кочак-лап ятам икән. Каткан җанымнан таш эретердәй кайнар яшем мендәргә тамды... 
Иртә белән сәгать уннарда машинама утырып якындагы мәчеткә юнәлдем. Без яшәгән коттеджлар бистәсендә мәчет юк. Иң якындагысы – шәhәр читендәге кечкенәрәк кенә, ак кирпечтән төзелгәне. Бу мәчеткә соңгы тапкыр ураза вакытында – ишек янындагы тартмага акча салырга дип туктаган идем. 
Мин барып кергәндә мәчет эчендә кеше юк иде. Үзем белән алып килгән ак яулыгымны чөеп кенә бәйләдем дә, түргә уздым. Ир-атлар намаз укый торган зур залга ук кердем. Хозурланып, башны әйләндерерлек түшәмнәрне карый башладым. Күңелгә ниндидер тынычлык, рәхәтлек иңде... Шул вакыт тәрәзә төпләрендәге гөлләргә су сибеп йөрүче ак сакаллы, бәләкәй буйлы бабайга күзем төште. Мин монда үзем генә түгел икән... Ул мине күреп алды да, сулы савытын читкә куеп, яныма килде. «Әссәламе-галәйкем, кызым. Әйдә, түрдән уз, балакаем. Дога кыл-дырырга килдеңме?» – диде ул. Ни дияргә белмичә ап-тырап калдым. Нәрсәгә килгәнемне белми идем әле... Сумкамны ачып, акча янчыгымны эзләп таптым. Анда берничә банк картасы гына – акчам да юк икән...
Бабай дога кылдырырга керүчеләр өчен куелган махсус өстәл янына барып утырды. 
«Юк, бабай, кызыксынып кына кердем, янымда акчам юк», – дидем оятымнан кызарып. Аның исе дә китмәде: «Ярар, балакаем, гаеп эш түгел. Килеп дөрес эшләгәнсең. Шөкер, мәчетләргә яшьләр дә тартыла хәзер. Октябрьдән Коръән уку курслары да башланачак. Әле июль генә бит, мәчетебездә шуңа халык аз. Кем авылда, кем дачада... Җыештыручы остабикәбез авырып киткән менә. Инде өч атна мәчет идәннәре юылмаган, тузан басты. Хәзрәт кеше эзли инде. Хезмәт хакы да түли ул, аена биш мең. Мәчет җыештыруның савабы зур бит, аны язып та, сөйләп тә бетергесез. Аякларым авыртмаса, үзем дә рәхәтләнеп юар идем идәнне...» 
Күкләрдән иңгән бер билге иде бу! Күз алдымнан соңгы тәүлектә булган вакыйгалар бер-бер артлы тезелеп узды: сукыр әби, төшемдә күргән сабыем... Ә хәзер ак сакаллы бабай мәчеткә җыештыручы эзләүләрен сөйли! Мин бит акылсыз хатын түгел – Аллаhы Тәгалә бирегә мине үзе китергәнен генә аңлыйм. Димәк, бу аның тагын бер мөмкинлек юллавы! 
– Бабай, кайда чиләкләр? Үзем юам! Швабра да кирәк түгел, тезләнеп кенә юам. Зинhар, каршы килмәгез!
Бабай минем затлы ап-ак костюмыма, кып-кызыл итеп буялган тырнакларыма сәерсенеп карады: «Кызым, Алланың рәхмәтләре яусын! Тик ак киемнәрең пычраныр бит, өйгә кайтып алыштырып килмисеңме соң?» 
Минем һаман тораташ кебек катып басып торуымны күреп, бабай тәһарәт бүлмәсендәге шкафның ишеген ачты. «И-и балакаем, җыештыручының эш киеме монда икән бит. Менә моны кия аласың», – дип, ул миңа еш юудан төсләре уңып беткән халат сузды. Ак костюмым өстеннән шул халатны киеп тә куйдым. Ул арада бабай краннан чиләккә су агызды. 
Ике теземә тезләнгән килеш мәчетнең идәннәрен, баскычларын юып чыгардым. Тәрәзә төпләрен, шкаф өсләрен сөрттем. Тәһарәт бүлмәсе идәнен ышкыйышкый юганда ай буе үстергән тырнагым шартлап сынып чыкты. Нигәдер борчылмадым...
Өйдә юып алып килермен дип, мәчеттәге барлык сөлгеләрне җыеп алдым. Арыган, әмма әйтеп булмаслык шатлыклы хисләр белән өйгә кайтырга чыктым. Күңелемдә ниндидер гаҗәеп җиңеллек тойдым. Бабай миңа зур рәхмәтләр әйтеп озатып калды. 
Шул көннән башлап атна саен мәчеткә йөри торган булдым. Тәрәзә пәрдәләрен алмаштырдым, яңа сөлгеләр элдем. Мәчеткә бару минем өчен зур юаныч, күңел бушлыгыннан бер дәва иде. 
Октябрь башында исә Коръән уку курсларына язылдым. Дини кешеләр белән аралашу мине шактый үзгәртте. Дөньяга башка күзлектән карый башладым димме... Ирем боларның берсенә дә каршы килмәде. Шулай итеп, әкренләп намазга бастым. Мәчетнең чыгымнарын да үз кулыма алдым: утка-суга бурычлары булган икән – аларны түләдем. 
Әйе, ислам дине кешене үзгәртә. Дөньяга карашларны гына түгел. Гардеробымны да тулысы белән алмаштырдым. Озын тырнаклар да йөртмим, буямыйм да. Миндә булган үзгәрешләрне, әлбәттә, якын-тирәдәгеләр дә сизде. Башта гаҗәпләнеп карадылар, аннан ияләштеләр. Ә ана булу теләге мине ташламады. Иртәнге, төнге намазларны укыганда елый-елый гел бала сорадым. 
Дингә килүемә ике ел дигәндә булды ул могҗиза! Беркөнне иртән уянып киткәч күңел болгануын сиздем. Күпме генә уйласам да, сәбәбен тапмадым. Бу хәл берничә көн дәвам итте. Аннан хәлсезлек чолгап алды: гел ятасым, йоклыйсым гына килә. Авырып киттем дип уйладым... Ирем иртән дә, кич тә өзми-куймый: «Болай булмый. Сузма, табибка бар!» – дип кабатлады. 
– Котларгамы соң сезне, әллә жәлләргәме? Балага узгансыз! – диде миңа табиб. 
Ул минуттагы халәтемне сөйләп тә, аңлатып та бетереп булмас... «Котларга! Котларга!» – дип табибны кочаклап ук алдым, ә битем буйлап шатлык яшьләре акты да акты... 
Улым дөньяга сау-сәламәт булып туды. Исемен Ислам дип куштык. Сабый безнең гаилә тормышыбызга чын-чынлап олы бәхет алып килде. Хәзер улыбызга 5 яшь. Аны ислам кануннары буенча тәрбияләргә тырышабыз. Инде безгә ияреп намаз укыган була, кайбер догаларны яттан белә...

Автор: Фәгыйлә Шакирова. 

Чыганак: "Сөембикә"

Читайте нас: