Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
20 февраль 2022, 12:38

Сеңлем, күңелеңә авыр алма, иреңә бездә дәва юк.

Бүген иртән компьютерын кабызганчы ук, Әкълимәнең йөрәге нидер сизенде. Була бит шулай кайчак: нидән икәнен белмисең, күңел каядыр талпына. Хатынның бүгенге халәте шундый иде. «В контакте»дагы битенә керүгә, үзенә кемнеңдер дуслык тәкъдим итүен күреп алды.

detimo.mosreg.ru Сеңлем, күңелеңә авыр алма, иреңә бездә дәва юк.
Сеңлем, күңелеңә авыр алма, иреңә бездә дәва юк.Фото:detimo.mosreg.ru

Бүген иртән компьютерын кабызганчы ук, Әкълимәнең йөрәге нидер сизенде. Була бит шулай кайчак: нидән икәнен белмисең, күңел каядыр талпына. Хатынның бүгенге халәте шундый иде. «В контакте»дагы битенә керүгә, үзенә кемнеңдер дуслык тәкъдим итүен күреп алды. Бу гадәти хәл инде үзе: бер белмәгән кешеләр дә дуслыкка керергә омтылалар. Әкълимә интернетка фотосын куймый. Бары тик йөрәгендә туган хисләрен шигырь итеп төшерә дә, социаль челтәргә элә. Аның шигырьләрен яраталар. Йөзләгән лайк җыя. Үз битендә уртаклашучылар да җитәрлек. Дуслык тәкъдим итүчеләр дә күп була. Бүгенге тәкъдимнең иясен күрүгә, хатын дерт итеп китте. Компьютердан аңа элекке ире Зөлфәт карап тора. Әйе, әйе, шушы Зөлфәт хакына йокысыз төннәр үткәргән чаклары бар иде Әкълимәнең. Шомырт күзле, чем кара чәчле, түгәрәк йөзле, каратут тәнле Зөлфәт чибәрләрдән бер чибәр иде. Әнә фотосында да ул шундый: беркатлы күзләрен тутырып, томырылып карап тора. Бер дә картаймаган. Әллә яшьлек фотосын куйганмы?

Әкълимә үзе дә гүзәлләрнең берсе иде. Урамда күрсәләр, егетләрне абындырырлык сылу иде. Шуңадырмы җиңел гаилә кордылар алар: Зөлфәт тәкъдимен озак көттермәде, Әкълимә ялындырмады. Сиксәненче еллар ахыры иде. Юклык чор. Тулай торакта бер бүлмәгә чак тиенделәр. Ул елларда сатып алырга фатир да юк, йорт төзергә дә җай бирмиләр, акчасы да бәрәкәтсез һәм такы-токы гына иде бит. Тик яшьләр зарланмадылар. Шәһәргә килеп төпләнгән күпчелек шулай яши. Узышу юк, көнләшү юк. Тигезлек. Бер-бер артлы бер ул, бер кыз туды. Ул арада совет кешеләренең дөньясын астын өскә китергән 92 ел килеп җитте. Зөлфәт эшсез калды. Төшенкелеккә бирелде. Бөтенләй көтмәгәндә чирләп тә китте. Онкологик диспансерга йөри башлады. Табиплар диагнозы өметсез иде. Балалар карап өйдә утырган Әкълимә кая барып бәрелергә белмәде. Эшләгән кешенең дә акчасы ашарга җитми. Хезмәт хакларын яртышар ел түләмиләр. Бәяләрнең янына якын барырлык түгел. Әле ярый ул чакта әнисе исән иде. Балаларны шуңа кайтарып куйды. Авылдан күтәрә алган кадәр бәрәңге, кишер, чөгендер төяп килде. Һәм… ирен дәваларга тотынды.

— Сеңлем, күңелеңә авыр алма, иреңә бездә дәва юк. Без синең кулыңа, үлгәч мәшакатьләнеп йөрмәслек итеп, диагнозы язылган белешмә генә тоттыра алабыз. Җирләгәндә бер борчуың ким булыр, — диде аңа өлкән яшьтәге табип. Аннан бераз карап торды да өстәде. — Өметсез шайтан гына дип әйтәләр бит. Киләчәккә өмет уята алсаң, ирең, бәлки, уңайланып та китмәсме… Салынган канатлар авыруы дип йөртәләр моны. Төшенкелеккә бирелүчеләрне ярата. Үз-үзләрен ашап, иммунитетларын бетерәләр дә чирлиләр. Могҗизалар да булгалый, депрессиядән чыгып, инде бетте дигән кешеләр дә терелә кайчак.

Син дога кылганда, бөтен бүлмә нурга күмелә.

Әкълимәнең үзенең дә җилкәсе салынган, йөрәктә утлар кайный иде. Табипның соңгы сүзләренә суга батучы саламга тотынган кебек тотынды ул. Яман шештән дәвалау ысуллары турында халык медицинасы китапларын җыйды. Ярдәм итсә, бары тик Аллаһы Тәгалә генә ярдәм итәчәген белә иде: Коръән укырга өйрәнде, намазга басты. Өзелеп-өзелеп догада Раббысына ялвара башлады. Ашарга болай да юк иде. Ач торып, соклар эчеп дәвалану ысулын сайладылар. Сайладылар дип, Әкълимә сайлады инде. Зөлфәт бар нәрсәдән өметен өзеп урын өстендә ятарга кереште. Әкълимәгә аны сабый баланы караган кебек карарга, астын да җыештырырга туры килә башлады. Ирнең аңы бар иде. Шул аңга өмет очкыны салырга тырышты хатын. Уртак киләчәк турында сөйләде гел. Балаларның киләчәген матурга юрап, бергә картаю турында татлы хыяллар өстәп сөйләште. Яман чирдән терелүчеләр турында язылган газета материаллары табып кычкырып укыды. Сәхәр вакытында тәһәҗҗүд намазын укып, догалар кылып таңны каршылады. Ире янына утырып озаклап Коръән сүрәләре укыды. Көннәр санаулы иде. Я алга китәсең, я кабер йота. Җиләк-җимеш соклары табарлык мөмкинлек юк иде. Авылдан алып килгән кишерне, чөгендерне угычтан чыгарып сок сыкты хатын. Куллары суелып бетә иде. Үзе ураза тотты.

Таңнарның берсендә иртәнге намазының сөннәте белән фарызы арасында хатын җаны-тәне белән бирелеп Аллаһтан ирен терелтүен сорап дога кыла иде. Бераз гына тын алыйм дип, туктап уйланып утырганда, тавыш ишетте:

— Әкълимә, тагын кыл әле догаңны, син дога кылганда, бөтен бүлмә нурга күмелә.

Зөлфәт торып утырган икән. Шул сәгатьтән башлап, иргә җан керде. Йөри башлады, тормышка дәрте уянды. Тулай торак шәһәр читендә генә иде. Зөлфәт урын өстендә ятканда, Әкълимә таң чыгы җыеп кайтып, аның тәннәренә сөртә иде. Йөри башлагач, ир хатын кушуы буенча берничә тапкыр барып, чыклы үләндә ялан тәпи йөрде, ятып аунады да. Көннән-көн алга китеп, ир савыкты. Могҗиза, чынлап та, була икән. Тик Әкълимә күпме генә өндәмәсен, намазга басмады ул, башын Галәмнәр Хуҗасы алдында имәде.

Шатлыклы көннәрнең берсендә тулай торак коменданты килеп ишек шакыды. Бүлмәдән чыгарга кушты. Зөлфәт савыга башлагач, Әкълимә эшкә урнашкан иде инде. Балаларны да үзләре янына алдырырга җыена иде. Бүлмәдә калуның бер генә җае бар: комендантка ришвәт төртеп, яшәгән урынны приватизацияләү. Күпчелек шулай эшли, бу хакта гаилә белә иде. Авылга кайтып, әнисенең пенсиясеннән кысып, сөт-йомырка сатып җыйган акчасын алып килде хатын. Бүлмәне хосусыйлаштырып Зөлфәт исеменә яздылар.

Зөлфәт тә тернәкләнеп эшкә керде. Ярыйсы гына төшемле урыннарда эшли башлады. Искерәк машина алдылар. Буш вакыларында ир таксовать итеп тә маяга акча өстәде. Шәһәр читендә җир юнәтеп, өй салу хәстәренә керештеләр. Тормыш акрын гына үргә күтәрелде. Үз йортлары белән яши башладылар. Тулай торактагы бүлмәне арендага бирделәр.

Сездән алган пәрәмәчнең тәме телдән китми

Бәла бу юлы бөтенләй көтмәгән яктан китереп сукты. Тормыш бөтәйгәч, Зөлфәт үзгәрде. Башка хатыннарга күз төшерә башлады. Көннәрдән бер көнне аерылышу турында сүз кузгалтты. Әкълимәнең күз төпләренә нечкә генә булып җыерчыклар сызыла башлаган иде инде. Тормыш йөген тартам дип талпынып яшәү эссез үтмәде. Ир йортны да, җирен дә үз әнисе исеменә рәсмиләштергән булып чыкты. Янәсе пенсионерлар салым түләмиләр. Әкълимәгә балаларны алып тулай торак бүлмәсенә күчәргә туры килде. Хезмәт хакы кечкенә иде хатынның. Зөлфәт акчасын конвертка алып эшли, алимент аз тия. Ул көннәрең авырлыгы әле дә җилкәгә басып тора сыман.

Бирешергә ярамаганын белә иде хатын. Тормышның сынау мәйданы икәне дә, яшәүнең чын мәгънәсе дә аңа мәгълүм иде. Ике баласын кочаклап, бүлмә уртасында озак уйланып утырды. Ир башка хатын белән яши башлады, Әкълимәне эштән кичә генә кыскарттылар, кесәдә берничә көн яшәрлек акча бар. Утыр да ела, алга таба яшәрлек көч тә, чара да юк сыман. Ләкин авырлыктан соң җиңеллек килә дигән Аллаһы Тәгаләнең вәгъдәсен белә иде ул. Аның Раббысы — вәгъдәсен үтәүче. Башын түбән иеп озак утырмады. Зөлфәтне дәвалаган чакта чыныккан иде. Хәрәкәтсез торырга ярмавын да белә. Булган акчага он китертте, пәрәмәчләр пешерде. Әкълимә пешергән пәрәмәчнең тәмен бер ашап караганнар онытмый. Ач балаларга берәр пәрәмәч тоттырды да, калганын сумкага төяп, Аллаһка тәвәккәл кылып, урамга чыгып китте. Затлы машиналар туктый торган урында теләнеп йөрүчеләрне күргәне бар. Тик ул теләнә алмый бит инде. Юлаучыларга пәрәмәч тәкъдим итә башлады. Затлы иномаркаларның берсеннән чыгып килүче ыспай ир кулына меңлек акча тоттырып ике пәрәмәчен эләктерде дә, сдачаны да көтеп тормыйча, юлын дәвам итте. «Сдачаны алыгыз, акчагыз миндә калды», — дип кычкыруга борылып та карамады хәтта. «Чәйлек» дигән сүзнең ни икәнен белми иде Әкълимә. Кулында «чәйлек» тотып калды. Әмма ике көннән соң очраштылар алар. Әкълимә пәрәмәчләренең тәмен белүчеләр саны арта башлаган иде инде. Шул ук тукталышта, шул ук машина килеп туктады. Машинадан шул ук яшь ир килеп чыкты.

— Исәнмесез, минем Сезгә бирәчәгем калды, — диде Әкълимә уңайсызланып. - Алыгыз сдачагызны. Тик ир акчага кулын сузарга җыенмый иде.

— Беләсезме, — диде ул киң елмаеп. — Мин яңа ресторан хуҗасы. Сездән алган пәрәмәчнең тәме телдән китми. Безнең ресторан өчен пәрмәчләр пешереп тора алмассызмы икән?

Ирнең җыерчыклы битеннән эре яшь тамчылары тәгәри иде

«Тәме телдән китми». Бу сүзне аңа еш әйтәләр. Улы — үзенең ай-ти компаниясен булдырган яшь бизнесмен, республикада танылган шәхес — беренче зур хезмәт хакын алып кайтып әнисенең кулына тоттыргач:

— Әни, — теге чакта пешергән пәрәмәчеңнең тәме телдән китми. Сеңлем дә, мин дә бик ач идек ул көнне. Берәрне генә бирдең безгә. Күп итеп тагын пешер әле шундый пәрәмәчне, — диде.

Ул чакта… ул чакта Әкълимәгә акча бик кирәк иде. Нәсим (ресторан хуҗасының исеме шундый иде) ясаган тәкъдимнән соң аның эшләре тауга китте. Бүген ул кулинария цехы һәм кондитер цехы тота. Шәһәр читендә затлы йорт салып чыкты. Бүтән кияүгә чыкмады инде. Үз әтисе каккан балаларны, чит ир какмас дисеңме? Дуслыкка алу төймәсенә басуын сизми дә калды хатын. Йөрәк никтер дулкынланып типте. Әмма бер хәбәр дә салмады Зөлфәткә. Берничә көннән соң ир үзе язды: «Әкълимә, минем янга килеп чык әле. Хәлем авыр минем», — диде. «Хәле авыр, имеш...» Әкълимәнең ярсып кычкырасы, компьютер өстәлен төясе, иргә яман сүзләр язасы килде. Шулай да сабыр итте. Үзенә зарар салучыларны кичергән колларын Аллаһы Тәгаләнең «бөек бәхет ияләре» дип атавын белә иде ул. Шуңа да гомер буе таш атучыларга аш атып җавап биреп өйрәнде. Ул белә иде: үч сакламаганга күрә аның эшләре һәрвакыт уң була, бәхете арта. Бу юлы да Зөлфәтне тыңларга булды. Җавап язып тормады. Машинасын кабызды да таныш адрес буенча юлга чыкты.

Капка бикле иде. Эчтә буылып эт өрде. Озак вакыт көтәргә туры килде. Ирнең телефонын алмаганга бераз үкенеп куйды. Кире борылып кайтып китәргә дә була иде. Зөлфәткә аның бирәчәге юк. Алачагы бардыр, бәлки. Ни дисә дә, киләчкәккә зур өметләр белән бергә торгызганнар иде бу йортны. Ирнең исәбе башка булганын каян белсен инде Әкълимә? Әмма алачагын кичереп өйрәнде ул. Гафу итү — аның яшәү принцибы иде.

Көттереп кенә ишек ачылды. Аннан таушалган халатлы, тузган чәчле хатын чыгып этенә кычкырды. Әкълимә: «Кем бар анда?» — дигән тавышка ни дип җавап бирергә белмәгәч: «Исәнмесез, мин Зөлфәт янына килгән идем», — диюдән башка сүз тапмады. Капка ачылды һәм алар — явызлык белән изгелек, гүзәллек белән ямьсезлек, кичерү белән нәфрәт йөзгә-йөз килеп бастылар. «Йөрисең шунда көттереп, — диде ачулы хатын. — алып кит иреңне бер көн дә калдырмый». «Минем ирем юк, — дип әйтергә теләде Әкълимә, тик сабыр итеп телен тешләде. Монда, чынлап та, хәлләр шәп түгел, ахры.

Тынчу һавалы, җыештырылмаган өйгә керделәр. Ирнең урыны бусагадан ерак түгел икән, кайчандыр балалар бүлмәсе дип ниятләнгән кечкенә бүлмәдә тузгыган урын-җир өстендә утыра. Йөзен җыерчык баскан, ап-ак чәчле карт Әкълимәгә карады да катып калды. Авызыннан бары тик: «Әклимә-ә-ә», — дигән гаҗәпләнү катыш сокланулы аваз гына чыкты. Бер мизгелдән ирнең җыерчыклы битеннән эре яшь тамчылары тәгәри иде. Балтаны шөшлегә алышытыруын аңлаганның ачы күз яшьләре иде болар.

Эшләр монда, чынлап та, хөрти икән. Иргә инсульт булган, уң ягы йөрми. Хатын ирне куркытып барча мал-мөлкәтне үз исеменә яздырган. Йортка һәм малга хуҗа булгач, хатынга авыру картның кирәге калмаган. Картлар йортына биреп котылмакчы булган. Менә шунда Әкълимәне искә төшереп, ярдәмгә элекке ярын чакырган да инде, ир. Кыскасы, Зөлфәт яшьлегендә үзе утырткан агачның ачы җимешләрен татый башлаган.

Машинаның арткы утыргычында уйга баткан иргә эндәшәсе итте, ниһаять, Әкълимә. «Зөлфәт, син мине ачуланма инде, өйгә алып кайта алмыйм. Тулай торакның теге бүлмәсен сатмадым мин. Сата да алмый идем, чөнки ул һаман да синең исемдә. Ул буш тора. Муллыктан бик иркенәеп, ваемсызлана башласам, үземнең кем икәнемне искә төшерү өчен гел шунда барып чыгам. Тар бүлмәдә бер кич кунам, Алаһы Тәгаләдән үземнең зәгыйфь кол икәнемне, һәрвакытта да аңа мохтаҗ икәнемне оныттырмавын сорыйм. Сине шунда илтәм. Карарга кеше билгелим. Үзем дә көн дә килеп китеп йөрермен, билгеле. Калганын, кайткач, балалар хәл итәр. Улың да, киленең дә, киявең белән кызың да, оныкларының да — барысы җыелып Дубайга ял итәргә киттеләр. Бер атнадан кайталар, Аллаһ теләсә», — диде ул тын гына утырган иргә. Балаларының үзе кебек үк шәфкать ияләре икәнен, әтиләрен кичерәчәген белә иде ул, әлбәттә.

Чыганак: Язмыш. Дзен.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: