Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
11 февраль 2022, 10:40

“Мин бит барыгызны да яратам. Туганнарым кебексез!”

Фәнзилә апаның социаль челтәрләрдә дусларына язган сүзләре бу...

“Мин бит барыгызны да яратам. Туганнарым кебексез!”
“Мин бит барыгызны да яратам. Туганнарым кебексез!”

Фәнзилә апаның социаль челтәрләрдә дусларына язган сүзләре бу...

 

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары берләшмәсенең Башкортстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый оешмасы Салават шәһәрендәге “Ак калфак” бүлекчәсе зур югалту кичерде.  Көтмәгәндә, уйламаганда Фәнзилә Әхмәтдин кызы Тибееваның йөрәге тибүдән туктады.

Бу югалту Фәнзилә ханымны белгән, аның белән аралашкан һәркайсыбыз өчен зур тетрәнү булды. Хәтта күктәге кояш та болытлар артына кереп югалды, ул да безнең белән бергә кайгыра...  

Фәнзилә Әхмәтдин кызын белгән кешеләрнең күңел кояшы сүнде. Әмма ул безнең йөрәкләрдә саф кешелеклелек үрнәкләре, матур эшләре белән мәңге яшәр. Бу чибәр һәм сөйкемле апабызның көләч йөзе, һәркемгә игътибарлылыгы, ачык күңеле, остазлыгы, акыллы һәм сабыр холкы, зирәклеге, әдәплелеге, бетмәс-төкәнмәс илһамлы эшчәнлеге, шаянлыгы, якын кешеләренә күрсәткән изгелекләре, игътибары, чын татар хатын-кызының үзендә тупланган күркәм үрнәкләре, күкрәк түреннән гөрләп чыккан җанга якын тавышы – болар безгә җитмәс... Бу зур байлыктан, җылылыктан мәхрүм калдык.

Ерактагы кояш кебек җанны җылытып торган Фәнзилә апабыз, хатын-кызларның асыл үрнәге, без сезне юксынырбыз... Көтмәгәндә югалттык...

Күптән түгел Уфа “Нур” татар дәүләт театрында узган чарада очрашуыбызның соңгысы булуына күңел ышанмый. Ул вакытта мондый югалтуны китерер сәбәпләр юк иде кебек. Фәнзилә апа элеккечә бүлекчәнең эшчәнлеген, иренең сәламәтлеген, балаларының киләчәген хәстәрләп яшәү рухында иде...

Урыныгыз җәннәт түрләрендә булсын!

Фәнзилә Әхмәтдин кызы Тибееваның гаиләсенең, туганнарының, дусларының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

“Мин бит барыгызны да яратам. Туганнарым кебексез!”
“Мин бит барыгызны да яратам. Туганнарым кебексез!”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: