Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
21 гыйнвар 2022, 09:15

Әти утыз елдан соң кайтты...

Италиядә яшәүче Уфа кызы Алия Перозино үзенең язмышын бәян иткән.

promdevelop.ru Әти утыз елдан соң кайтты...
Әти утыз елдан соң кайтты...Фото:promdevelop.ru

Италиядә яшәүче Уфа кызы Алия Перозино үзенең язмышын бәян иткән.

— Минем ирем әнисе тәрбиясендә үскән, ул кечкенә чакта әтисе башка хатынга чыгып киткән. Бу хәлне малай вакытта бик авыр кичергәнен сөйләгән иде, әтисен сагынып аның яңа гаиләсенә дә баргалаган. Әмма анда аның икенче хатынының уллары караңгы йөз күрсәткәч, бармас булган, шуның белән аралашу да туктаган. Итальян әниләре улларын аеруча нык ярата, курчалый, ул да ана назында үскән. Әмма әтисен сагынудан туктамаган.

Күптән түгел кинодагы кебек бер вакыйга булды. Ишек кыңгыравы шалтырады. Ачтым. Анда чемодан тоткан, моңа кадәр миңа таныш булмаган бер бабай басып тора. Аның артына тәмәкесен дә сүндермәгән ханым килеп басты, «Бу синең туганың, хәзер аны карау синең өстә», — диде дә, борылып китеп барды. Текәлебрәк карагач, аның иремә охшаганлыгын, кем булырга мөмкинлеген чамаладым һәм өйгә чакырдым.

Кайнатам чемоданын куйгач та, «Мин озакка түгел, сез якын-тирәдә йорт арендаларга гына ярдәм итегез!», — диде. Аның бик начар ишетүе һәм бөтенләй диярлек күрмәве ачыкланды.

Ирем кайткач, аның кичерешләрен тасвирларга сүз табалырмынмы икән… Кыскасы, без аның теләге белән йортын да, ул теләгән караучы Наташасын да таптык. Әмма аны күчерәсе көнне мин моңа каршы килдем. Әтисе белән бергә булган бу көннәрдә иремнең нинди бәхетле булуын күрсәгез икән! Ул бит аны 30 ел көткән! Шулай итеп, биатам бездә яшәргә калды. Менә әле дә каршымда диванда өч Перозино утыра — биатам, ирем, улым. Безнекеләр бар өйдә!

Чыганак: https://tatar-today.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: