Барлык яңалыклар

Зифа Кадырова: “Янган йортымда әсәрләремнән кала әнием бүләге – Коръән калды”

Ике ел элек, 2019 елның 23 ноябрь кичкә таба танылган татар китаплары авторы Зифа Кадырованың җәйге йорты яна. Йортта аның иҗат итү дәверендә тупланган язмалары, укучыларыннан алган хатлар, шулай ук берничә башланган романы янып бетә. ТНВ интернет-редакциясе Зифа ханымның үзе белән сөйләшкән һәм китерелгән зыян турында җентекләп сорашкан.

tnv.ru Зифа Кадырова: “Янган йортымда әсәрләремнән кала әнием бүләге – Коръән калды”
Зифа Кадырова: “Янган йортымда әсәрләремнән кала әнием бүләге – Коръән калды”Фото:tnv.ru

 

- Зифа ханым, ул йортта күптәннән яшәдегезме? - Иптәшемнең китеп барганына 7 ел була. Ул йортта аның белән бергә бер ел яшәп калдык. Минем аннан шәһәргә кайтасым килмәде. Елдан-ел җәйге бакчаны төзекләндерергә, яхшыртырга тырыштым

- Йортыгыз янганда сез хастахәнәдә булгансыз икән. Янгын нәрсәдән килепчыккан? Беренче фаразлар бармы? - Хәзерге вакытта хастаханәдә ятам. Һәр атна ул бакчада туганнар, балалар, оныклар җыела иде. Мин булмагач, балаларның да киләсе килмәде. Янгынның каян килеп чыкканын белмәдек.

- Янгын турында кем хәбәр итте? - Авыл рәисе “Зифа син кайда, анда бит өен яна”, дип шалтыратып әйтте. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче берни дә калмаган. Йорт тулаем янып бетте. Янгынны биш сәгать сүндергәннәр.

- Интернетта зыян 3 млн. тәшкил иткән дип язалар. Бу шулаймы? - Беләсезме, монда җылылык, ут, су кертелгән, тирә ягы матурлатылган, мунчасы бар. Ул сумма 3 млн. артып киткән. Кунакка журналистлар, язучылар күп килде. Башкортстаннан килгән артистлар да миндә кундылар. Балаларның да яраткан урыны иде. Кешегә бер уч җир җитә. Минем иң зур теләгем – балаларымны, оныкларымны бер җирдә туплап тору. Йорт – нәкъ шул урын булды.

- Матди зыяннан кала, сезнең анда кул эшләре калган. Алар күп идеме? - Иң кызганычы – халыктан җыелган дүрт папка хатлар. Һәркем үз язмышын кулдан язган. Халык аларны очрашуларда бүләк булып калдырды. Мин компьютерда яза белми идем. Шуңа барлык әйбер кәгазьдә сакланды. Бөтен архив шунда калды. Шул исәптән төрле газета-журналларда бастырылган язмалар да. Әниемнең истәлеккә биреп калдырган әйберләре аеруча кызганыч. Соңгы тапкыр бүләк иткән Коръән китабы да шунда янды. Минем бөтен дөньям шул йортта калды.

- Аяныч булган, тәмамланмаган әсәрләр калдымы? - Бар иде. Кичә язганны бүген кабатлап язып булмый. Кызганыч әйберләр күп, тик мин аның өчен борчылмыйм. Иң мөһиме баш кайгысы килмәсен. Кеше кайгыгызны уртаклашам ди. Ул кайгы түгел – хәсрәт. Мин шулай аңлыйм һәм кабул итәм.  

- Интернетта сакламый идегезме? - Алар Интернетта бар иде. Һәрвакыт үзең белән ноутбук йөртмисең. Искә төшкәндә кәгазь битенә фикерләрне язып куясың. Халыктан килгән хатларны әзер материал дип әйтеп була. Алар әсәрдә җыелма образ буларак үз урынын табарга тиеш иде.

- Ярдәм итәргә теләүчеләр бармы? - Халык көн саен яза, шалтырата. Мин беркемнән бернәрсә дә өмет итмим. Баш тартсам да, укучыларым кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Халыкка рәхмәтем зур. Аңлаганнары өчен рәхмәт. Мин йортны тагын бер төзермен, Аллаһ Тәгаләлә баш кайгысы гына китермәсен. Кемдер ярдәм итәр, кемдер икенче ягын сөйләр. Караш һәрвакыт ике төрле була. Мин кул көчен кабул итәм. Торгызырга көч кирәк, ул хатын-кыз гына булдыра торган эш түгел.

- Йортны кабат шул ук урынга саласызмы?  - Ул урамда, бакчада мин инде 30 ел. Минем өчен бу җирләр истәлек, аерыласы да килми. Хәлемнән килгәнчә торгызачакмын, балалар да булышыр. Мин андагы тирәлекне ярата идем. Кышын беркем дә юк. Тирә-якта тынлык, мин бер үзем. Урамга чыгып карлар көрим, этемне йөртәм. Ул ялгызлык та түгел, чөнки миңа ул тынлык рәхәт иде. Соңгы өч китабым анда язылды.

- Кайгыны читтә калдырып торыйк. Зифа Кадырованы халык яратып укый. Сез әдәбияткә 50 яшегездә генә килгәнсез, аңа кадәр гади эш һөнәрләрендә хезмәт куйгансыз. Халык яратып укырлык сәнгать әсәрләрен иҗат иткәндә ул сезгә булыштымы? - Мин гомерем буе эштә идем. Әгәр дә 18 яшемдә яза башласам, бөтенләй башка әйбер язар идем. Минем белемем юктыр, язу тәртибен дә белмим. Күңелем кушканча язам. Кешеләр зур уку йортларында белем алган вакытта мин шәһәр төзегәнмен. Соңгы унике елда да мин ирләр белән кабель тарттым, төзелештә эшләдем. Авыр заманнарда кара эшче булуыма да сөендем, чөнки гаиләмне ач тотмадым. Ир-ат арасында эшләп күп әйберне өйрәнеп калдым. Яза башлагач аларның барысының да кирәге чыкты.

- Әсәрләрегезнең асылында нәрсә ята? - Иң беренче булып, “Ни өчен бу болай соң?” дигән сорау куясың һәм шул сорауга җавап эзли башлыйсың. Без хәзер элеккеге кебек шатлана белмибез, тормышның матурлыгын күрми башладык. Һәрвакыт нәрсәдер җитми.

- Казан яшьләренең яңача мәдәни чараларына ничек карыйсыз? - Мин алар арасында йөрмәгәнгә белмим дә. Яр Чаллы язучылары оештырган “Ләйсән” түгәрәгенә йөрим. Казанда бик сирәк булам. Халык арасына да спектакльләр белән киләм. Халык мине кабул итә – мин шуңа шатланам.

- Сезне күп еллар язучылар берлегенә алмадылар. Документлар я килеп җитмәде, я каралмады. Тик язучылар берлегенә чакыру килеп төшкәч кенә сез баш тарткансыз икән. Сәбәбе нидә? - Беренче чакырган вакытта чирем аркасында бара алмый калдым. Соңыннан “Бу әйбер миңа кирәкме соң?” диеп уйландым. Укыган, белемле язучылар күргәнем бар. Алар янында мин беркем дә түгел. Нишләптер, минем берлеккә крәсем килми. Мин бернинди берлекләрдә дә саналмыйм, әмма укучыларым белән очрашуларга йөрим. Бер аермасы да юк: үз эшемне эшлим мин. Матбугаттан “лаек түгел” дигән сүзләр дә укырга туры килде. Яхшы, лаек булгач килербез. Минем өчен мөһим әйбер түгел. Кайбер кешенең берлеккә керәсе килә. Ул аның күп еллар буе килгән хыялы. Ә минем берлек түгел, язучы булырга да хыялым булмады.

- Ә ничек язучылыкка кереп киттегез? - Аллаһы тәгалә тарафыннан яңа юл. Күп әйбергә карашым үзгәрде. Алдан яңалыклар белән кызыксынырга вакытым да юк иде. Елына бер китап укый ала идем. Ирем күп китап укырга яратты. Ул мина күбесен сөйләп барды, яңалыклар белән таныштырды.

- Хәзер күбрәк укый башладыгызмы? - Барысын да рәттән укыйм дип әйтә алмыйм. Бер китапны ике ел башымда йөртә алам. Китапны бөтенләе белән аңлыйсы килә. Күз күремен язу өчен сакларга тырышам. Шуны әйтәсем килә, китапны язу өчен укырга кирәкми, ә дөньяда кирәге булсын дип укырга кирәк. Бөтен китаптан сиңа бер генә җөмләсе кирәк була ала.

- Киләсе 5 елга нинди планнарыгыз бар. – Декабрь аенда безнең очрашулар башлана. Бөтенләй плансыз яшәп булмый, әмма саулык ягың чамалы булганда еракка карап булмый. Ирем үлгән елны һәр очрашу алдан ук язылып куелган иде. Мин аларның берсен дә калдырмадым. Ул вакытта заллар тулып тора иде. Хәзер замана бераз үзгәрде.

Алмаз Шиһабетдинов. 

Чыганак: tnv.ru

Читайте нас: