Чын сөю онытылмый

Ир-атлар еламый диләр. Илдар да күз яшен кешегә күрсәтә торганнардан түгел. Тик гомерендә өч мәртәбә елаганын хәтерли ул: берсе – әтисен мәңгелеккә югалткан көнне. Икенче елавы – Галияне югалткан көнне, өченчесе – кулына балдак кигән көнне булды.

zen.yandex.ru Чын сөю онытылмыйzen.yandex.ru Чын сөю онытылмый
Чын сөю онытылмыйФото:  zen.yandex.ru

Кеше хәтере шундый инде. Анда берни дә онытылмый. Бары тик еллар узу белән тоныклана, азрак төсен югалта да, берәр сәбәп булу белән яңадан калкып чыга. Баш калкытып кына калмый, тармак-тармак чәчәк ата. Илдар да эштән кайтып, бераз буш вакыты булган арада газета-журналлар караштырып утырды. Кайберләреннән өстән-өстән күз йөгертте. Ә бер мәхәббәт турындагы язма бөтен күңелен актарды, хәтер диңгезен айкап-чайкап ярга бәрде. Җитмәсә, үзе дә теләмәстән сөйгән ярын мәңгелеккә югалткан ханымның исеме дә Галия иде. “Минем мәхәббәт тарихым, минем Галиям бит бу, минем үткән юлым, - диде ул. Кара әле син язмышлар ничек кабатлана икән. Гаҗәп, гүя синең үткәнеңне кырыйдан күзәтеп торганнар да, ак кәгазь битенә язганнар. Галиясен сагыну хисе тагын да артты. Ни өчен шулай бу? Өйдә җитәрлек җылы булмагангамы? Тормыш ярын Галияне алмаштыра алыр кеше дип санамагангамы? Илдар белән Галияне мәктәп еллары таныштырды. Икесе дә уку алдынгысы, икесе дә бик активлар иде алар. Аерма тик шунда гына: алар икесе ике мәктәптә укыйлар. Бары тик ярышларда, слетларда гына очрашалар. Очрашканда да сүз мәктәп дәресләре, олимпиадага хәзерлек хакында сөйләшүдән узмый иде. Ә шулай да Галияне күргән көнне өенә очып-очып кайтуын хәтерли Илдар. Мәхәббәтнең, гашыйк булуның башы шушы булуын ул бүген генә аңлый шул. Яшьлеге, кыюсызлыгы белән бу татлы хисләрне аңламаган булган икән ул. Мөгаен, заманасы шундый булгандыр. Әнә бит интернет дөньясында казынып, чит ил киноларын карап үскән күрше малае Марат балалар бакчасыннан ук Әдиләне яратам дип кайта. Кечкенәдән үк Әдилә ярата дип иң матур күлмәкләрен киеп китә. Илдар үскәндә башкача иде. Кызларга тутырып сүз әйтү, бит уртасыннан пәп итеп китү түгел, йөзенә туры күтәрелеп карарга да курка иде ул. Нәни Марат кебек балалар бакчасыннан ук кызлар күзләгәне дә никтер хәтерендә сакланмаган. Бу хакта әниләре дә бер дә сөйләмиләр иде. Ә менә Галияне югалтуы өчен әтисе гомеренең соңгы көненә кадәр шелтәләде. Хәтта туйны кичектерү тәкъдимен дә җиткереп караган иде. Күрәсең, беренче өзелеп сөйгән ярларның онытылмавын да чамалаган инде дөнья күргән әтисе. Шулай уйлана торгач, әллә нишләп, җитдиләнеп калды ул. Тиз генә китап шкафына барып истәлек дәфтәрләрен, блокнотларын барларга кереште. Галия белән бәйле бер генә булса да истәлек табасы иде бит, Галиягә алып барып та, ярты юлда өзелеп калган юлның башын табасы иде. Онытмады ул аны, онытмады. Шуңа күрә яшьлеге белән бәйләгән хатирәләр тулы кәгазьләрен, хатларын, истәлекләрен еллар узса да ташларга ашыкмады һәм башкалар кагылуын да яратмый иде. Аның еракта калган, бары тик хыялдагы якты йолдыз булып янган яшьлек мәхәббәте турында хатыны да, улы, кызы да беләләр иде. Ләкин беркайчан да йортта бу хакта сүз кузгатмадылар, ярасына кагылмадылар, сорашмадылар, үзенә сиздермәделәр. Илдар тиз-тиз актарып, шкафтан яшел тышлы блокнотын эзләп тапты. Суга сусаган юлаучы кебек сулыш алырга да онытып, аның битләрен актара башлады. Һәр бите якын, һәр бите аны хәтерләтә, әйтерсең лә 30 ел вакыт узмаган да, әйтерсең лә еллар чәчләргә чаллар сипмәгән, ул көннәргә кул сузымы ара гына кебек, барысы да истә, хәтердә бит. Менә таныш язу... “Онытма мине, онытмам сине”. Галиянең тавышы колагында яңгырагандай булды. Яңгыравыклы тавышы белән шушы сүзләрне кабатлап, бар дөньясын онытып чаркылдап көлеп җибәргән иде ул. Ул көлүдәге самимилек, аның йөзендәге мөлаемлек бүгенгедәй күз алдыннан узды Илдарның. Нишләде ул? Ник соң саф сөюне сакламады? Ник ашыкты? Кире борылырга мөмкинлеге булганда да, горурлыгы белән оттырды. Нәкъ җырдагыча: берсенә ашыгырга да, ә берсенә көтәргә генә кирәк булган да бит. Блокнотның һәр бите саен чәчәк ясап, чатына яратам дим язылган. Тик Илдар ул сүзләрне бергә чакта язганмы, әллә аралар өзелгәчме, анысын ачык хәтерләми. Мөгаен, әйтергә өлгермичә калган сүзләрдер ул, юкса көн саен язылмаган булыр иде. Мәктәп елларындагы гыйшык уты бәлки дөрләп китмәгән, сүрелгән дә булыр иде. Язмыш эшедер инде. Аларны укуны тәмамлап, студент тормышы белән яши башлаган көннәрдә кабат тулай торак баскычы очраштырды. Икесе өчен дә көтелмәгән хәл булды ул. Сөйләшеп куйсаң да шулай килеп чыкмас иде. Алар бер үк тулай торакка урнашканнар. Бары тик берсе - икенче, икенчесе – бишенче катта гына. Галия авылдан килеп, авыр сумкалары белән баскыч буйлап көч-хәл белән шуышкан вакытта, Илдар арттан куып җитеп, тиз генә ярдәмгә ашыккан иде. Кызның адресын сорыйсы да, дуслык тәкъдим итәсе дә булмады. Чит шәһәрдә, туган йортны сагынып йөдәгәндә кызга Илдар бик кирәк иде. Алар юллары кушылганны сизми дә калдылар. Сары яфрак бураннарын ерып башланган көзне, карлы Казан урамнары алмаштырды, аннан кояшлы яз килде, чәчәкле җәй җитте. Ә бер-берсенә үлеп гашыйк җаннарга кышы да чәчәкле, көзе дә ягымлы иде. Өч курс укыгач, Илдарның әтисе авырып китте һәм аңа тиз генә читтән торып уку бүлегенә күчеп, авылга кайтырга туры килде. Әллә шушы адым, икесе ике җирдә үткәргән ике ел аерды аларны, әллә бу бер сәбәп кенә булды. Тормышка буталчыклар килеп керде... Илдар кабаттан диванга барып утырды да, башка Галиясез түзә алмаячагын аңлап, кулларын йодрыклады. Исән бит аның Галиясе, исән, район үзәгеннән ерак та түгел бер авылда яшәп ята. Тик менә ул кайдадыр һаман да гыйшык утында янучы тиле бер Мәҗнүне барын хәтерли микән инде? Ничек итеп бер генә булса да сөйләшеп торырга, ничек итеп кырыйдан гына булса да бер күз ташларга? Таныр иде микән ул яшьлек мәхәббәтен. Олыгая баруны йөрәк кабул итмәсә дә, көзгегә карап та, арттан куып тоткан балаларга карап та чамалап була инде. Очраклык белән дә юллары кисешмәгән, ялгышлык белән дә бер генә сәлам да юлланмаган шул. Мөгаен, яраткан кешесенең тормышын бозудан курыккандыр Илдар. Тып-тын бүлмәдә гомеренең кыл уртасына җиткән ир һәм тиз генә тынычланырга охшамаган уйлар... Бу яшьтә “Беренче мәхәббәтемне уйлап утырам. Очрашуга җай эзлим”, - диюче булса, бәлки Илдар, беренче үзе кычкырып көлгән булыр иде. Ләкин бу хакта кешегә дә сөйли алмый, көлерлек хәлдә дә түгел әле ул бүген. Ир-атлар еламый диләр. Илдар да күз яшен кешегә күрсәтә торганнардан түгел. Тик гомерендә өч мәртәбә елаганын хәтерли ул: берсе – әтисен мәңгелеккә югалткан көнне. Чөнки әтисенә хөрмәте дә, ихтирамы да, бурычы да мәңгелек иде. Әтисенең бер кул күтәргәнен, хыялларына каршы килгәнен хәтерләми ул, гомеренең ахыргы көненә кадәр киңәшче, терәк булды. Иң дөрес киңәшне гел ул бирә иде. Илдар аны берсүзсез тыңлады. Тик бер генә тапкыр тыңламыйча ялгышты. Бусы иң зур ялгышы – гомерлек хатасы булды. Ашыгып яр сайлады ул. Ә бәлки Галиягә үч итептер... Икенче елавы – Галияне югалткан көнне, өченчесе – кулына балдак кигән көнне. Чарасызлыктан, йөрәге әрнеп, беркемгә дә әйтә алмаган серләрнең ургылып тышка чыгуы иде бу. Ялгызы калып, җирне төя-төя елаулары әле дә истә. Авылга кайтып, эшкә урнашу белән сала белән кала арасы ерагая. Чөнки, эш ташлап һаман-һаман шәһәргә чаба алмый, ә кыз шулай ук шимбә көнне укыган атналарда ялгызы гына юлга чыгарга теләми. Хәтта янында Илдар булганда атна саен кайтып йөрсәләр дә. Аннан Галиягә Илдарның авылда кызы барлыгы хакында хәбәр килеп ишетелә. Шуңа уч итеп Галия дә үзеннән бер курс түбән укучы Казан егете белән дуслаша. Ике гашыйк эчтән генә газап утында яна-яна чит ярларны сөя. Ләкин горурлык дигән нәрсә икесенең берсенә дә артка борылып карарга ирек бирми. Мәхәббәт җепләре чуалып, бөтенләй буталып, сүтеп алып булмаслык хәлгә җитә. Читләр аларны дөрес юлга бастырырга омтылып, бар көчләренә тырышып, бер-берсеннән башка бәхетле була алмаячакларын аңлатып карасалар да, нәтиҗәсе булмый. Яшьләр әле бу вакытта бәхет төшенчәсенең төбендә ни ятуын, беренче мәхәббәтнең сүнмәс-сүрелмәс булуын аңламый шул. Дөрес, Галия берникадәр вакыттан соң, дуслашырга омтылыш ясап карый. Тик бу вакытта инде Илдарның балдаклар алынган, туй көне билгеләнгән була. ...Диплом яклап, йокысыз, тынгысыз, борчулы көннәр, төннәрдән соң, күңеленә ниндидер бер җиңеллек алып, Галия кич җиткәнне дә көтмичә йокларга ятты. Арган, талчыккан иде кыз. Йокысын туйдырып, ял итү иде теләге. Тик бик озак вакыт йоклап китә алмый ятты. Үткәннәрен дә уйлады, киләчәген дә... Ни генә дисәң дә, бик рәхәт тә, тыныч та иде бит аңа Илдар янәшәсендә. Артык яратты бугай аны Илдар. Бер сүзеннән дә чыкмады, каршы килмәде, күзенә генә карап торды. Галия һәрчак игътибар үзәгендә иде. Менә шушы артык яратуы белән масайтты да бугай инде ул аны. Горурлык кына озакка бармады... Бу көнне күргән төш Галияне айнытып җибәрде. Илдарны озын чәчле бер кыз кып-кызыл чәчкәле бакчага таба сөйри иде. Егет һаман да артына борыла-борыла нидер эзли, үзе кемнәрдәндер автобусның кайчан авылга кайтып җитүен сорый. Кыз уянып китте дә, группадашлары белән саубуллашу кичәсенә баруны да онытып, авылга кайтырга карар кылды. Кайтачак та, ул бүген үк Илдары белән дуслашачак. Илдар ул кайтуны ишетү белән элеккечә шунда ук авылга очып килеп җитәчәк! Ләкин... Илдар ул көнне дә, икенче көнне дә авылга килмәде. Хәтта Галия чыгарылышка дип алган иң матур киемнәрен киеп ике көн рәттән клубка чыкса да. Егетнең үзен ихластан яратканына ышанган Галия әле һаман да өметләнә иде. Икенче көнне иптәш кызы аша үзе Илдарга сәлам җиткерүен, аның авылда булуын әйтүне үтенеп җибәрде. Килде Илдар. Тик бер минутка. Бары тик саубуллашыр һәм аңа соңгы тапкыр яратам дип әйтер өчен. Соңга калуын әйтеп, бит очыннан үпте дә, мотоциклына утырып китеп тә барды. Аларның икесенә дә бик авыр иде бу вакытта. Галия таштай катып калып калды, күңелендә ниндидер бер үкенеч хасил булды. Илдар исә юл буе күз яшьләрен тыеп кайтып, авыл башындагы чишмә буена төшеп елаган иде. Бик озак ялгызы чишмә тавышын тыңлап, ялгызы утырды-утырды да, егет сүзе бер була дип, кабул иткән карарының нык булуын исбатларга булды. Бу вакытта кыз сорарга бармаган булсалар да, ике йортта да туй мәшәкатьләре башланган иде инде.

Менә бит Галиянең төшләре ни юраган. Илдары аңардан башка гына мәхәббәт бакчасына аяк атламакчы икән бит. Кызның да тынычлыгы югалды. Илдар уйларын һич кенә дә йөгәнли алмады. Алар актарылды да, актарылды. Дөресрәге, ул алардан арынырга теләмәде дә. Хыял гына, уй гына булса да шундый татлы, тәмле иде алар. Хәер, Галия белән бәйле һәр вакыйга аның өчен тормыш бәясе тора һәм һаман-һаман аны эзләп табарга, еллар узгач булса да, күзләренә карап, һаман яратам, оныта алмадым дияргә әйди. Хәтта, кызы, улы үсеп җитүен, гыйшык-мыйшык чоры узып баруын, мондый уйлар алар алдында оят булуын аңласа да, белсә дә... Таныш-белешләр күп тә бит, тик аның кайсына ышанып сер сөйләргә соң? Күңеленең иң яшерен бер җиренә яшеренгән уйларын кемгә ачып салырга? Ә Галия ничек кабул итәр? Ул аның белән сөйләшергә теләмәсә? Бәлки очрашырбыз дигән өметләр дә юкка чыгачак димәк?! Тормыш иптәшенең эштән кайтып керүе дә уйларыннан тиз генә айнытмады аны. Тимерне кызуында сугарга теләп, телефон кенәгәсеннән таныш номерлар эзләде. Бүген көндәлек яңалыкларны, эштәге хәлләрне сөйләшергә дә онытып, күңеленнән яшьлектәге ышанычлы дусларны эзләп китте. Хатыны Равия сөйләде дә, сөйләде. Ә ишетүче югын гадәттәгечә сизмәде. Аның назга сусаган җаны бу юлы да салкын караш белән очрашты. Кич кабат икесе ике бүлмәдә телевизор карау белән төгәлләнде. Кыенлык күрмәсә дә, юклыкны белмәсә дә, Равиягә иренең гомер буе кемнедер юксынып яшәвен сизеп яшисе җиңел булмагандыр. Ләкин ул тигез гаилә, балалар бәхете хакына моны артык куертмады, зурга җибәрмәде. Чөнки тавыш чыгарып кына йөрәккә әмер биреп булмаячагын аңлый иде. Ир һәм хатын балаларына беренче мәхәббәтне сакларга, югалтмаска киңәш биреп үстерде. Сәгатьләрне көннәр алмаштырды, атналарны айлар. Ничек итсә итте, Илдар Галияне эзләп тапты. Аның әле яңа гына фаҗигале төстә тормыш иптәше вафат булуын белде. Өч кызының инде гаиләләре белән калада яшәвен ишетте. Ләкин беренче адымны ясарга бик озак кыймый йөрде. Бары тик үзләренең беренче танышкан, җиргә пышын-пышын яфраклар коелган сентябрьнең соңгы көнендә Илдар кыюсыз гына Галиянең капкасын шакыды. Йөрәге чыгарлык булып типсә дә түзде. Галия нинди генә җавап бирсә дә, ни генә әйтсә дә, ул барына да әзер иде. Бу көнне Илдарның кабат күңеле тулды. Карашларын читкә төбәп, үткәреп җибәрергә тырышса да, Галия керфегендә ялтыраган яшь бөртекләре күзләрне кабат чылатты. Ә ул яшьләргә барысы да сыйган иде. Ике гашыйкның гомер буе сагынып яшәве дә, меңнәр арасыннан бер-берләрен эзләү дә, онытырга тырышу да, бәхетле кыяфәт чыгарып уздырган гомер дә... Бик озак сөйләшеп утырдылар алар. Яшьлек бакчасын кабат-кабат урадылар. Берсе хәтерләмәгәнне икенчесе исенә төшерде, икенчесе оныткан берсенең хәтерендә иде. Татлы да, газаплы да истәлекләр мәңге бетмәс кебек тоелды. Ләкин Илдарны гаиләсе көтә иде. Аерылырга бер дә теләмәсә дә, саубуллашып китүдән башка чарасы калмады. Мәхәббәтне санламаучыларга, саф хисләрне аңламаучыларга Илдар һәм Галиянең сөю тарихын сурәтләр идем. Таһир һәм Зөһрә, Ләйлә һәм Мәҗнүннәр арабызда яши.

Ләйлә Вәлиәхмәтова.

Читайте нас