Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
24 сентябрь 2021, 13:19

Сәбәпсез өзелгән мәхәббәт

Мин кайтып китәм инде алайса, - диде Гөлчәчәк. Әллә ничек чит-ят сизде ул үзен, гел монда килеп йөргән булса да, аңлатырдай сәбәпләрне әйтмәячәген аңлагач. Ләкин Фәнис боргаланды-сыргаланды, Гөлчәчәккә елышты, тип-тигез тешләрен күрсәтеп елмайды да: Кал, җаным, - диде кыюсыз гына...

fotostrana.ru Сәбәпсез өзелгән мәхәббәт
Сәбәпсез өзелгән мәхәббәтФото: fotostrana.ru

   Әллә ничә тапкыр өзелгән җеп, күпме генә ялгасаң да, яңадан өзеләчәк. Тагын бәйләп карасаң да, ул һаман үзенекен итәчәк. Аннан кабат-кабат ялганган җептән ни файда? Аның ни матурлыгы, ни сыйфаты.

...Мәхәббәттә дә шулай. Кабат-кабат ара өзелә икән, барыбер бер ахыры булачак. Ачуланышып, яңадан-яңадан дуслашып йөри торгач, уйлый иде Гөлчәчәк: барыбер бетәчәк Фәнис белән бу мөнәсәбәт, дип. Аннан инде тыныч кына яратып йөрер, җавапсыз мәхәббәттәге кебек, дип уйлый иде. Ләкин башта җавабы булган мәхәббәтнең бер сәбәпсез җавапсызга әйләнүенә генә күңеле ышанмады.  Күзенә генә карап торган, “Без гел бергә булачакбыз!”- дип ышандырган кеше сине күрә алмас дәрәҗәгә җитсен әле! Телефоны 5 ай инде блокировкада, башка телефоннан шалтыратса, шунда ук сүндерә.  Сәбәбен берничек тә белерлек түгел...

    Мәхәббәтең өчен көрәшергә кирәк, диләр. Шуңа ул, соңгы кат булса да күрим, дип,  янына китте. Ахирәтләре туктатырга тырышса да, тыңламады. Ни сәбәпләр аркасында ташлавын ачыклыйсы, соңгы тапкыр күзләренә тутырып карыйсы килде...

Барыр алдыннан төн буе бер тамчы да йокламады. Ничек барып керер? Нәрсә дияр? Ишек ачмаса? Бер кәлимә сүз дә әйтмичә, борып чыгарса? Иртәнге алтыда китүче автобус алга чаба, кире уйларга да, төшеп калырга да соң инде. Ара-тирә йөрәге тибүдән туктаган кебек була йә ярсып тибә башлый.

   Ни гаҗәп: ишеге ачык булып чыкты өенең. Мыш-мыш килеп йоклап ята Фәнисе. Берни сизми дә. Акрын гына янына килеп, күзләрен каплады Гөлчәчәк. Тырышып-тырмашып ир аның кулларыннан арынды да, күзләрен шар ачып, хатынга төбәлде.

  • Нигә килдең?
  • Сагынды-ы-ы-ым...

Гөлчәчәк башка бүлмәләрне караган булды. Берәрсе юкмы, имеш...

Ә Фәнис, торып, акрын гына киенде, үзе бертуктаусыз көрсенде. Ниләр уйлады икән? Куып чыгарырга да уйлагандыр, бәлки. Сөйләшеп тә тормыйча?

Бергәләп чәй эчкәндә бер генә минутка да читкә карамый, Гөлчәчәк аны күзәтте. Шул кадәр дә якын булыр икән! Кул, аяк бармакларына кадәр үз булып беткән. Әллә үзенеке, әллә аныкы.  Ә күзләре соры, мәгънәле, матур! Ләкин ул мәгънә Гөлчәчәккә кагылмый сыман, берни аңларлык, мәсьәләне чишәрлек түгел.  Бар да элеккечә кебек тә. Берни үзгәрмәгән сыман да. Ләкин алай түгелдер. Ни уйлаганын бигрәк тирән яшерә белә, башта бер төсле уйласа, ничәдер минуттан фикере, кичереш-тойгылары бөтенләй башкача була Фәниснең. Гел шулай.

  • Мин кайтып китәм инде алайса, - диде Гөлчәчәк. Әллә ничек чит-ят сизде ул үзен, гел монда килеп йөргән булса да, аңлатырдай сәбәпләрне әйтмәячәген аңлагач. Ләкин Фәнис боргаланды-сыргаланды, Гөлчәчәккә елышты, тип-тигез тешләрен күрсәтеп елмайды да:
  • Кал, җаным, - диде кыюсыз гына, ризалашмаска урын калдырмыйча. Бәлки, ялындырырга тырышып маташырга да кирәк булгандыр? Бу аның чарасызлыктан гына шулай эшләве иде, бәлки, ул да нигәдер ышанып куйгандыр? Гөлчәчәкне күргәч, элеккеге очкын кабынып киткәндер.

    Үзе эшенә китте. Көн буе “өнемме бу – төшемме” дип ышанмый йөрде хатын. Бик күп эшләрен эшләп ташлады. Үзе генә түгел, өе дә, бакчасы да үзенеке кебек якын булып бетте шул.

Эштән очып дигәндәй кайтса да, кичен Фәнискә тагын нидер булды. Бөтенләй сөйләшмәс булды. Калдыруына үкенүе иде ахры. Ә иртән ул аны әллә нинди начар гаепләр тагып, куып кайтарды. Кычкырынды, бер бүлмәдән икенчесенә атылып керде. Ләкин сәбәпләрен аңлатырга тырышмады. Табышмак чишелмәде....Гөлчәчәк елап, кайтып китәргә чыккач, машинасына кереп утырырга кушты. Шулай итеп, китереп үк куярга булды бугай. Күзенә карап: “Өзелде безнең ара, мин сине яратмыйм!” - диде. Ничәдер ай гына элек “Мин сине яратам!” – дип кабатлый иде ич бу иреннәр. Күзләрендә очкын уйный иде шулчак. Ә киресен әйткәндә күзләре салкын пыяладай ялтырап китте. Монысы, бәлки, аңлашылыр да. Тик ни өчен, килеп кергәч, кайтып китүенә каршы төште дә, икенче көнне аны куып кайтарды? Сәбәпләре  һаман да билгесез... Һәм шундый да зур ярату ничек күрәалмауга  әйләнә ала соң? Болар берсе дә башка сыймый.

... Көннәр, атналар үтә. Очрашуларына ике айлап булып бара. Күңелендә әйтеп-аңлатып бетмәслек сагыш, төзәлмәслек яра Гөлчәчәкнең. Ә беренче кат очрашуларына төп-төгәл ике ел. Беренче тапкыр зур чәчәк букеты тотып өенә килеп керүе бүгенгедәй.  Язмышлары бер икәнен дә белеп тора, ул да әле бөтенләй онытмаганын сизә, ләкин берни эшләп булмый. Мең сәбәпләр аларны аера, хисләрне таптый. Әгәр ир кеше булсамы Гөлчәчәк,  араны өзмәс өчен барын да эшләр иде! Туктатыр иде, җепне ялгар иде... Тик нишләсен?  Башка аңа анда юл юк. Яңа гына аның авылы аша үтте. Үлә дип тора. Ничә кат барган җир! Сөйгәне аңардан ничә генә метр арада калды, ә ул аны күрергә тиеш түгел. Арада “тирән кар” – упкын!!! Үткәннәргә кайтыр юл юк. Икесе дә исән, икесе дә ялгыз, алай гына да түгел - япа-ялгыз, аерым-чоерым...

Ике ел күп елларга сузылган ялгызлыкны икегә аерды. Хәзер тагын еллар бер-береннән башка үтәчәк. Димәк, очрашканга кадәр үк төшләренә керүе һич кенә дә очраклы булмаган? Язмыш аларны маңгайга-маңгай китереп очраткан да, мең-мең үкенечләргә салып аерган...

                                                 Әлфия Шәйхлисламова, Кандра авылы.

Читайте нас: