Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
24 сентябрь 2021, 13:26

Ирләргә ни җитми? - Өч аянычлы язмыш

Бер-береңне аңламый башлагач, гаилә җимерелә икән. Эльмираның бала табарына бер ай калып бара иде. Ире Эдикның ике ай элек хатыныннан читләшкәне сизелә башлады. Эштән соң салып, соңга калып кайтулары ешайды. Кайвакыт кунарга да кайтмый башлады.

eva.ru Ирләргә ни җитми? - Өч аянычлы язмыш
Ирләргә ни җитми? - Өч аянычлы язмышФото:eva.ru

Бер-береңне аңламый башлагач, гаилә җимерелә икән.

Эльмираның бала табарына бер ай калып бара иде. Ире Эдикның ике ай элек хатыныннан читләшкәне сизелә башлады. Эштән соң салып, соңга калып кайтулары ешайды. Кайвакыт кунарга да кайтмый башлады.

Аның бу адымында Эльмира үзен гаепләде. Имеш, ул артык авырлык җыйган, шуңа иренә ошамый башлаган, хатынын күрә алмас дәрәҗәгә җиткән ирнең өйгә кайтасы килми…

Эльмира Эдик белән аңлашырга теләп, сөйләшеп тә каады. Әмма бу сөйләшүнең нәтиҗәсе булмады. «Ярар, бераз ял итсәм, ни булган. Ә синең эшең өйдә утыру», — диде аңа ире.

Эльмираның болай да күңеле туларга гына торган мәле, бала табу вакыты якынайган саен курку да көчәйде. Ул бит аларның беренче балалары, мәхәббәт җимешләре, ул бит иренең баласын күкрәк астында йөртә.

Яшь хатын күз яше түкте… Берни аңламый, үзеннән гаеп эзләп тилмерде, иренә ярый алмавына үрсәләнде… Нишләргә?!

***

Нәфисә белән Кадыйрның гаилә хәлләре мөшкелләнде әле. Кадыйр гел канәгать түгел, хатыны ни эшләсә дә ошамый. Ә беркөнне кичке аш вакытында Кадыйрның тәкъдиме алты ел бергә торган хатынын шаккаттырды.

«Вакытлыча аерым яшик әле, мин синең белән араларны өзмим, бергә булырга телим. Әмма талашудан, көнкүреш мәшәкатьләрдән туйдым. Аерылып тору мөнәсәбәтләрне ныгытачак», — диде ул тәлинкәдәге ризыкны болгаткалап.

Нәфисә аптырап калды. Юкса, башта үзебез өчен яшибез дип бала алып кайтуга каршы булды. Алты ел гомерен аңа багышлаган хатыннан ире арыган.

«Балам булса, аның белән юаныр идем. Балабыз булса, бәлки мондый тәкъдим ясамас та иде. Әгәр чыгып китсә дә, бала дип кире кайтыр иде», — дип тәрәзәгә сыланган яңгырга карап уйга калды яшь хатын.

***

Сиринә еш кына хезмәттәше белән языша иде, төрле темалар буенча фикер алышып алышалар. Бу «уен» белән мавыгып китүен үзе дә аңлап өлгермәде. Беркөнне ире аларның СМСларын укыган. Шул көннән башлап, Сиринәнең тормышы асты-өскә килде. Сиринә иренә хыянәт итмәве турында ант итте, әмма ышандыра алмады.

Ире аны психологларга йөртә, гел телефонын тикшереп тора башлады, кая барганын контрольдә тота, йортка камералар куеп чыкты. Бу мәшхәр ел буена сузылды.

Беркөнне ире исереп кайтты. Хатынын туйганчы кыйнагач, аны үтерергә хезмәттәшенә заказ бирүен әйтте...

Сиринә 14 ел бергә төзегән тормышны калдырып, ике бала белән әти-әнисе йортына кайтып егылды. Иң үкенечлесе, иренә хыянәт итмәгән килеш гаепле булып калуы, гаилә җимерелүе…

                                                         Гөлүзә Василова. Интертат.

Читайте нас: