Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
24 сентябрь 2021, 13:29

Элеккеге ирем яхшырак булган...

Шактый кыен хәлдә калдым әле. Шуңа сездән киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә булдым. Өч ай инде бер ир-егет белән очрашып йөрим.

jealousy-relationships.ru Элеккеге ирем яхшырак булган...
Элеккеге ирем яхшырак булган... Фото:jealousy-relationships.ru

Шактый кыен хәлдә калдым әле. Шуңа сездән киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә булдым. Өч ай инде бер ир-егет белән очрашып йөрим. Әлегә аралашуыбыз җитди төсмер алмаган, телефон аша сөйләшүләр, кафеда кәһвә эчү, кинога баруларга гына барып тоташа. Шулардан чыгып, аның үз-үзен тотышындагы кайбер моментлар сагайта. Әйтик, берничә тапкыр шундый хәл булды, акча түләргә кирәк вакытта, йә ул янчыгын онытып калдырган, йә банк картасы белән проблемалар килеп чыккан (берсендә бер тиен дә акча юк иде, икенчесе ике айга банк тарафыннан блокка куелган). Әлбәттә инде, бу чыгымнарны мин түләдем.  Дөрес, суммалар зур түгел (кәһвә өчен, машинасына бензин салганда, кибеттә). Ике тапкыр ул  акчаны кире кайтарды, аннары ничектер үзе искә төшермәде һәм мин дә яхшысынмыйча сорамадым. Ярар, болары вак нәрсә. Ә күптән түгел, чыннан да, уйга калдырырлык бер хәл булды. Элеккеге ирем уртак машинабызны сатты һәм өлешемне банк картама күчерде. Акчалар күчүе турындагы смс килгәндә, телефоным йөргән егетем кулында иде. Ул килгән сумманы күреп гаҗәпләнде һәм аларны кем җибәрүен сорады.   Ничек бар шулай сөйләп бирдем (гәрчә планлаштырмасам да). Берничә көннән соң ул шундый ук суммада акча биреп торуымны сорады. Дөресен әйткәндә, бу мине киеренке хәлдә калдырды, аның сүзләренчә, әнисенә бик катлаулы операция кирәк, шуңа ашыгыч рәвештә акча җыя икән. Ләкин шигем бар. Дөрестән дә, шулай микән. Акча алгач та, качып китмәсме? Әле очрашып йөргәндә үк, хатын-кыз хисабына кәһвә эчкән, бурычка сорап торган ирдән алга таба ни көтәсе? Бу альфонс булып чыга түгелме соң? Кыскасы, сездән киңәш көтәм. Миңа ни хәл итәргә, аның "хәленә" кереп, бурычка акча бирергәме?

                                                                       Илгизә дип белерсез.

                                                                  “Матбугат. ру”

Читайте нас: