Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
14 сентябрь 2021, 14:58

Бәхетле гаилә – Җирдә җәннәтнең чагылышы

"Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлебез, догалар укып, сәламәтлек сорыйбыз. Балаларыбыз, оныкларыбызга фатихада булып, тирән картлыкка кадәр парлы яшәргә насыйп булсын иде!" - диләр Шәриповлар.

Бәхетле гаилә – Җирдә җәннәтнең чагылышы
Бәхетле гаилә – Җирдә җәннәтнең чагылышы

Кушнаренко районында эш сәфәре белән йөргәндә миңа гаҗәеп бер гаилә белән танышырга туры килгән иде.

Гаилә башлыгы Фидрат Әсләм улы Шәрипов матур табигатьле Чакмагыш районының Тозлыкуш авылында тырыш, уңган, күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Кече яшьтән теремек малай булып үсә, әнисенең ярдәмчесе булып кул арасына керә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Чакмагыш һөнәрчелек училищесына укырга керә, тракторчы-машинист, шофер һөнәрләрен үзләштерә. 1970 елда армия сафларына алына һәм Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә юллана. Армиядән рәхмәт хатлары белән кайткан егетне язмыш күрше Кушнаренко районына алып килә.

  • 1972 ел иде, – дип искә ала тормыш иптәше Альбина Хаматҗан кызы. – Район мәдәният йортына Кубань автобусында эшләргә бөдрә чәчле, зәңгәр күзле, өстенә драп пальто кигән, муенына ак шарф бәйләгән егет эшкә килде. Яңа ел алды иде, без, мәдәният хезмәткәрләре, бәйрәмгә әзерләнеп йөрибез. Бу егет безне концерт, спектакльләр белән авылларга, районнарга йөртә башлады. Шулай вакыт үтә торды. Ул мине бер ел күзәтеп йөргән икән. 1973 елда дуслашып киттек һәм 1976 елда язмышларыбызны бергә бәйләдек. Бер елдан кызыбыз Айгөл, аннан көттереп кенә улыбыз Илшат туды. Фидрат балаларга үрнәкле әти, минем өчен ныклы терәк, мине аңлый торган, уңган, тырыш, акыллы ир булды. Аның яхшы якларын санап бетәрлек түгел. Кайнәм Нәҗибә белән кайнатам Әсләм тугыз баласына да күркәм тәрбия биргән. Абыйсы белән энесе өздереп музыка уен коралларында уйныйлар, әле булса Чакмагыш сәхнәсен гөр китереп, үткән чараларда катнашалар.

Фидрат  Әсләм улы кайда гына эшләсә дә зур җаваплылык хисе белән, эшен җиренә җиткереп башкара. Җитәкчеләр, хезмәттәшләренең ихтирамын яулап, эшен яратып хезмәт сала. 20 ел гомерен почта хезмәтенә багышлый.

  • Быел безнең юлларыбыз бергә кушылганга да 45 ел булды. Бердәм, тату, бер фикердә, бер уйда яшәгәч, гомер сизелми дә үтте. Фидратның тагын бер яраткан шөгыле бар – ул умарта карый. Туганнарыбызны, якыннарыбызны тәмле, татлы бал белән сыйларга яратабыз. Куяннар, күркәләр, үрдәкләр, чебиләр үстерәбез, ихатабыз тулы чәчкә... Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлебез, догалар укып, сәламәтлек сорыйбыз. Балаларыбыз, оныкларыбызга фатихада булып, тирән картлыкка кадәр парлы яшәргә насыйп булсын иде! Оныкларыбызның уңышларына сөенәбез, илләребез тыныч булсын, күңелләребез бай, иман ныклыгы насыйп итсен Раббыбыз Аллаһ! – ди гомерен сәхнә сәнгатенә багышлаган Альбина ханым.

Эльвира Әсәдуллина.

Фото гаилә архивыннан.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: