Барлык яңалыклар

Көтәсең килмәсә...

“Сиңа онкология буенча да анализлар тапшырырга кирәк булачак. Что-то УЗИ нәтиҗәсе ошап бетми”, – диде ул. 

Көтәсең килмәсә...
Көтәсең килмәсә...

Авыру ишек шакып килми. Гомер буе сау-сәламәт дип йөргән бер мәлдә, кисәк кенә үземне начар хис итә башладым. Теләсәм дә, теләмәсәм дә табиб ишеген шакырга туры килде. Баламны ярып алдылар минем. Менә шул ярып алынган төштә тик торганнан сызлый башлады. Төннәрен йок­лый алмый башладым хәтта. Яндырып тик тора. Минем ­за­рымны тыңлаган табиб кулыма әллә ничә төрле кәгазь тоттырды. Тиз арада гына УЗИ узасы, аннан соң тагын ниндидер бер процедура үтә­се икән. Иң элек УЗИга языласы иттем. Тик чират хәй­ран күп икән. Ике атнадан соң гына бушлай үтү мөмкин­леге бар. Ә миңа бит бүген кирәк! Җитмәсә, авырту да үзен гел сиздереп тора. Табибым янында утыручы шәф­кать туташы миңа ярдәмгә килде. “Сәгать икеләрдә кил син. УЗИ табибына үзем әй­теп, алып керермен”, – дип юатты. Шулай эшләдек тә. Ишек төбендә утырганда бу кабинетка тү­ләүле дә элә­гергә була дигән язуга күзем төште. Һаман саен акча чыгарып йөреп булмас, үземнең участок табибы бит, димәк, бушлай карарга тиешләр, дип уйлап торганда, мине чакырып та алдылар. Шул арада УЗИ уздыручы ханымга әллә ничә сорау биреп ташладым. Тик ул берни дә дәш­мәде. Табибтан сорар­сың, дип күңелгә шом гына кертте. Табиб дигәне шом гына кертеп калмыйча, бөтен­ләй аяктан ега язды. “Сиңа онкология буенча да анализлар тапшырырга кирәк булачак. Что-то УЗИ нәтиҗәсе ошап бетми”, – диде ул.   Башка китереп суктылармыни? Бер мизгел эчендә башымнан әллә нинди уйлар узды. “Балаларым нишләр?” – дип, тез буыннарыма кадәр калтырый башлады. Бар көчемне бер йодрыкка туп­лап, табиб кушкан тагын бер анализны тапшырырга киттем. Минем алда ике генә кеше. Озак көтәсе булмаса да, кабинеттан тиз генә чыга алмадым. Кереп яткач кына табиблар йөгерешә башлады, әллә ниләр сөйләшәләр. Ә мин куркып ятам. Хәлем начардыр инде, дим. Ул көнне өйгә ничек кайтып җиткә­немне белмим. Ике көн ашамыйча, борчылып ятып кына тордым.   Янымда йөгереп йөргән сабыйларның, иремнең борчылганын күреп, үземдә көч таптым. “Аллаһы Тәгалә нәр­сә язган, шул булыр инде”, – дип үз-үземне тынычландырып та карадым. Алай тиз генә тынычланып булса икән ул!   Анализ нәтиҗәләрен бе­­лергә дип тагын табибларга бардым. Тик шәфкать тута­шының: “Теге көнне сине караганда аппарат эшлә­мә­гән булган икән. Түләүле уз инде син аны. Кирәк бит”, – ди­мәсенме! Күзләремнән үзен­нән-үзе мөлдерәп яшь тама башлады. Мин бит шул анализның нәтиҗәсен көтә-көтә йокысыз калдым, ул көнне күпме борчу кичердем, ә алар аппарат эшләмә­гән дип тора. Хастаханәдән чыккач та бик озак тынычлана алмыйча еладым. Ир­тә­гесен түләүле клиникага юл алдым. “Синең бар да әйбәт бит. УЗИ нәтиҗәң дә яхшы. Ник килдең?”– диде­ләр миңа анда. “Табибым ниндидер шеш күрде.   Мин инде онкология буенча анализлар да тапшырдым”, – дим.   Табиб шаркылдап кө­леп җибәрде. “Бернинди начар чир дә юк. Ышанма­саң, бер айдан яңа­дан УЗИ узып кара, бар да яхшы”,– дип тынычландырды. Та­биб­ның кемнән ни өчен кө­лүе аңлашылмады, әлбәт­тә. Үземне ничектер кимсе­тел­гән кебек хис иттем. Син ышанып табибка барасың, ә алар, футбол тубы типкән кебек, язмышың белән уйнасыннар әле! Кеше чирен­нән түгел, билгесезлектән сула икән, дим хәзер. Әлеге дә баягы акча кытлыгы инде, иң беренче көнне үк түләүле процедуралар уз­ган булсам, ике атнам елап узмаган булыр иде. Күрә­сең, бушлай медицинасы да шуңа ышанычсыз аның, кешене түләргә мәҗбүр ит­терү өчен эшлән­гән.   Түләүле клиникадан соң, кәгазьләремне тотып, табиб янына киттем. “Ник миңа бе­лер-белмәс диагноз куйдыгыз? Аппаратыгыз эшлә­мә­­гәч, ник ярты сәгать буе кушеткада яткырдыгыз, караган кыяфәт ясадыгыз?” – дидем ярсып. Шунда шәфкать ту­ташы телгә килеп: “УЗИ ясау­чы диагнозны бездән кереп сорады бит”, – димә­сен­ме?..   Бу күңелсез хатирәләр­дән соң берничә ай узса да, күңелдәге үкенеч һаман кимеми. Авыру беребезгә дә сорап килми. Кешелеклелек, хисләребез кайда соң без­нең?

                                                         Гөлүсә ХӘМИДУЛЛИНА Ватаным Татарстан.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=11493

Фото: korolev-mrt.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: