Барлык яңалыклар

ТӨШ КЕНӘ БУЛГАН (ХИКӘЯ)

Әле дүрт кенә ел бергә яшәгән тормыш иптәшенең кырыгын уздырды Исәнгөл. Барысы да күз алдында, ләкин томанлы: сый тулы табынга ак яулыклы әбиләр утырганнар, уртада абыстай Коръән укый...

Әле дүрт кенә ел бергә яшәгән тормыш иптәшенең кырыгын уздырды Исәнгөл. Барысы да күз алдында, ләкин томанлы: сый тулы табынга ак яулыклы әбиләр утырганнар, уртада абыстай Коръән укый...

Уянып киткәндә яшь хатын манма тиргә баткан иде. Башта үзенең кая икәнлеген исенә төшерергә тотынды: үз йорты, йокы бүлмәсе. Аннан соң моның төш кенә икәнлеген аңларга тырышып, ул, төнге сменада эшләүче иренең кесә телефонына шылтыратырга кереште. Ильяс җавап бирде. Исәнгөл исә, өстендәге авыр киемен салып ташлаган шикелле, җиңеләеп калды. «Аллага шөкер, төш кенә», – дип куйды ул күңеленнән.

Инде дүрт елдан бирле чын күңелдән бала көткән Ильяс белән Исәнгөл, һәр килгән көндә Ходайдан сабый сорап дога кылдылар, әмма файдасыз иде… Бер-берсен яратып өйләнешкән, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән парга, әлбәттә, нарасый кирәк. Тикшеренмәгән табиблар, йөрмәгән им-томчы әбиләр, садака салмаган изге җирләр калмады, тик Исәнгөл генә авырга уза алмады.

...Менә тагын. Ире суга батты Исәнгөлнең. Бик оста йөзә белгән Ильяс, никтер суга тончыгып, чәбәләнә башлады. Аны коткарам дип, хатын суга ташланды. Менә Ильясны кулыннан эләктереп алам дигәндә генә, хатынның күлмәк куенына өч вак балык эләгеп калды, ләкин хатын ирен күздән югалтып өлгерде.

Бу юлы йокыдан уянганда, бите буйлап күз яшьләре тәгәри иде. Хатын ятакны кулы белән капшап карады да янында ире йоклап ятканын аңлады. «Аллага шөкер, төш кенә булган», – дип куйды Исәнгөл.

Бу төшләр ниндидер куркыныч вакыйга буласына ишарә иде. Шул хәбәрне көтеп, куркып йөргән көннәрнең берсендә, кинәт ире авырый башлады. Ильясның температурасы күтәрелде. Дүрт көн интеккәч, бишенче көнендә ир хастаханәгә юл тотты. Тикшеренүләр үткәргәч, яман шеш булуына шикләнеп, ирне махсус дәвалану үзәгенә юлладылар. Ильяс, тиргә батып, өенә кайтып керде. Эшнең нидә икәнен аңлаткач, хатын сүзсез калды, әйтерсең лә аның аяк астында җир убылды. Бу инде төш түгел... Исәнгөл күпме генә уянып китәргә теләсә дә, бу мөмкин түгел иде. Чөнки ул төш күрми, бу – кырыс чынбарлык. Үзәкләрне өзә, җаннарны өшетә торган чынбарлык иде.

Ай-һай, төшләре шушы бәла киләсен сөйләдеме икәнни? Яңадан исенә төшереп, хәтереннән үткәрде. Әле утка, әле суга салды бу язмыш… Алларына утыртып сөяргә сабый да бирмәде, инде иренә дә гомернең кыскасын язган икән. Ходай бәхет язмаган икән… Әти-әни мәхәббәтеннән мәхрүм балачак, алар киңәшләреннән коры калган яшьлек. Ярый әле язмыш аңа Ильясын бүләк итте. Ильяс – Исәнгөл тормышындагы бердәнбер бәхете иде…

Кызны әбисе ялгызы гына үстерде. Исәнгөл әтисе белән әнисен бер дә хәтерләми. Алар дөнья белән хушлашканда, кызчык ике яшен тутырып кала. Ничек ятим калганлыгын үсмер чакта авыл халкыннан сорашып кына белде. Бу турыда сүз кузгаткач, әбисе, йөзен кара көйдереп: «Сине юкка алар белән кертмәгәнмен, үзем, үзем алып калдым, жәл идең», – дия иде шул. Бу вакытта кызчык сүзнең ни турында барганын башына да китерми. Мунчага юынырга кергәч, кемдер тыштан ишекне бикли һәм Исәнгөлнең әти-әнисе, ут чыгып, мунчада тереләй яналар. Ишек бикләүчене дә, мунчага ут төртүчене дә авыл халкы эзләп тормый. Усал әбинең: «Ис чыгып исергәннәр дә, ут чыгып янганнар»ына ышаналар да, шуның белән бу хәлне оныталар. Исәнгөлгә генә, тормыш белән кара-каршы калгач, әбисенең коры сүзләрен, язмышның ачы бәхетсезлеген мәрҗән итеп тезеп, муенына киеп яшәргә туры килә. Алар онытылмый да, ташлап та китмиләр... Нечкә күңелен учына йомарлап, язмышның ачы җилләренә каршы басып, атлый бирә.

Тормышында Ильясның пәйда булуы да очраклы хәл генә түгелдер, мөгаен. Юкса, алар икесе дә мәчеткә садака китергәндә очрашып, танышып китмәсләр иде. Ә менә бүген янә аяз күктән таш ява, янә сынаулар белән камчылый. Ильясының авырып китүе йөрәкне әллә ничә кисәккә турый...

Ильяс табиб билгеләгән махсус хастаханәгә китте. Ә Исәнгөл исә, хәле начараеп, өйдә ятып калды. Ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килде.

Ә менә бер сәгатьтән... Ир, кош тоткан сыман, куана-куана өенә кайтып керә, ә аны шатлыктан исергән хатыны каршы ала. Ирдә бернинди дә яман шеш тапмыйлар, бу бары тик вакытлыча чир була, ә хатын исә, авырга узганлыгын хәбәр итә.

Төшендә иренең кырыгын уздырып йөрүе – сөйгәненең озын гомерле буласына ишарә булган, авыру аны читләп узды. Ә суга батуы – уңыш: эшендә аны зур урынга билгелиләр. Ә инде күлмәк куенына эләгеп калган өч балык – Ильяс белән Исәнгөлнең өч сау-саләмәт сабыйлары туасы хакында сөйли иде.
Зарипова Гөлүсә
Чыганак: idel-tat.ru
Фото: grandgames.net
Автор:IMPORT Сервисный
Читайте нас: