Барлык яңалыклар

"Туй алдыннан 30 көн еладым..."

Өйләнешү традициясе һәр халыкта үзенчәлекле. Алар арасында бик күңеллеләре дә, аңлашылып бетмәгәннәре дә җитәрлек.

Өйләнешү традициясе һәр халыкта үзенчәлекле. Алар арасында бик күңеллеләре дә, аңлашылып бетмәгәннәре дә җитәрлек. Кытайда яшәүче туцзя халкының кәләшләре туйга кадәр 30 көн алдан әзерләнә башлый. Ягъни, алар 30 көн еларга тиеш. Кәләш көненә берәр сәгать чамасы вакытын хәсрәтле күз яшьләре белән үткәрә. 10 көн узгач, аңа шулай ук аның әнисе кушыла, һәм тагын 10 көн узгач - аның әбисе, һәм ай ахырына гаиләнең бөтен хатын-кызлары көнгә бер сәгать буена елый. Бәхеткә каршы, бу күз яшьләре бәхетсезлекне аңлатмый, ә шатлык һәм мәхәббәт чагылышы булып тора. Барлык хатын-кызлар да төрле тональлектә елаганга күрә, аларның гомуми елавы җыр кебек яңгырый. Ә Кениядәге Масаи кабиләсенең туй ритуаллары бик сәер. Туй тантанасы вакытында халык кәләшенең башына сарык ите мае буйый. Арытаба кәләшнең әтисе кызына фатихасын бирә - аның башына һәм күкрәгенә төкерә... Төерү, гадәттә, намуссызлык символы булып тора, ләкин масаи кабиләсендә бу уңыш һәм бәхет китерә дип санала. Аннары, кәләш борылып та карамыйча ире белән китә. Борылып караса - ташка әверелергә мөмкин, имеш...
Чыганак: Матбугат.ру
Фото: пиксабай
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: