Барлык яңалыклар

Хыянәт: якын дуска ышанма икән

.Ерак юлдан кайтканда, Әминә, ире Таһирдан, үзе турында “пычрак” сүзләр ишетте. Имештер, ул иреннән зарлана, аерылырга тели, ул ерак юлга йөргәнлектән, аңа бик моңсу. Фәкать, боларның берсе дә дөреслеккә туры килмәсә дә, аның кәефе нык кырылды.

Әминә бүген дә, балалар бакчасыннан соң Рәфинәләргә барырга әнисен күндерде. Бик якын дуслар бит алар. Рәфинә дә: “Бу кәнфитем Әминәгә”, – дип, букчасына салып куйды.Әти-әниләре дә моңа бик шатлана: “Кызларыбызга, бер-берсенә, алдагы тормышларында иптәш, якын дус, терәк булырлар”. Балалар бакчасы яшеннән узып, бер үк мәктәпкә укырга керделәр. Икесенең дә уңышлары яхшы булды, югары билгеләргә укыдылар. Берсенең кәефе юк икән, икенчесе моңсулана аларның. Кыскасы, берсе өчен берсе таш ярырга да әзер булган Әминә белән Рәфинә мәктәпне тәмамлап, югары белем дә алдылар. Әминә, искиткеч тырыш, чибәр егеткә кияүгә чыкты. Озакламый, аларның ике кызлары – башта Кәримә, аннары Нәзимә дөньяга аваз салды. Рәфинәнең дә менә дигән ире Самат, ике улы – Раяз белән Фаяз үсеп килә. Таһир, ерак юлга йөреп эшләү сәбәпле, гаиләсе янында бик була алмады. Еш кына, ял вакытында да аны чакыртып алалар иде. Әминә дә: “Эше авыр, җаваплы, юк-бар белән борчымыйм”, – дип эндәшмәде. Ә Рәфинә – алдагы тормышында якын дус, терәк буласы кеше, еллар узган саен, ераклашты. Әминә аңа телефоннан шалтыратса да, йә вакыты юк, йә сөйләшә алмый, янына барса, “салкын” караш. Әминә моңа бик тә гаҗәпләнә: – Иң якын ахирәтем миннән читләште, моңа ни сәбәпче икән? – дип, үзенә урын таба алмады. Еллар узды, дуслар алмашынды, Таһирның да Әминәгә карата мөнәсәбәте сүрелде. Һәм, моның барысы өчен дә, Әминә бары тик үзен генә гаепли. Рәфинәнең үзе белән ничек тотуы, Таһир белән аралары җайланмавын да, ул үзеннән күрде. ...Ерак юлдан кайтканда, Әминә, ире Таһирдан, үзе турында “пычрак” сүзләр ишетте. Имештер, ул иреннән зарлана, аерылырга тели, ул ерак юлга йөргәнлектән, аңа бик моңсу. Фәкать, боларның берсе дә дөреслеккә туры килмәсә дә, аның кәефе нык кырылды. Бары тик гаилә, балалар дип кенә яшәүче Әминәнең мондый сүзләр әйтүе бик ышандырырлык түгел. Дөрес, бервакыт, Рәфинә белән дуслыклары ныклы вакытта, Әминә аңа, Таһирның үз-үзен тотышыннан канәгать булмавын сөйләгән иде. Берникадәр вакыт узганнан соң, Әминә бары тик якын дусты гаилә хәлләрен Рәфинәгә генә сөйләвен, борчуларын аңа гына бүлешүен исенә төшерде һәм шикләнә башлады. ...Баксаң, “иң якын дус” Рәфинә белән “ышанычлы” ир Таһир, өйләрендә гаиләләре барлыгын онытып, күптәннән очрашып йөриләр икән. Рәфинә үзе сөйләмәсә, Әминә белмәс тә иде. Үзенең ире Самат күптәннән белгән икән инде. Нечкә күңелле Әминә моны белгәч, үзенә урын таба алмады: – Ир – ир инде ул, гаиләсе турында уйламый инде, хәер, төрлесе була. Һәм бу гаҗәп хәл түгел. Аларга күңеллелек кенә булсын. Ә Рәфинәм, якын дустым, хатын-кыз бит ул! Гаиләнең тоткасы, иренә терәк, балаларга ана булырдай кеше! Хатын-кыз затын хурга калдырып, якын дустын ялганлап йөргән. Түзәрлек түгел! – дип, озак кына үз-үзе белән сөйләшеп, үзен битәрләп, “канлы” күз яше түкте. Озак та үтмәде, Рәфинә белән Таһир чит шәһәргә күченеп киттеләр. Ике улы белән – Самат, ике кызы белән Әминә бер ялгызлары калды. Әлеге ике ялгызның язмышлары күптәннән инде бәйләнгән диярсең – озак та үтмәде, алар никах укытты һәм бәхетле гаилә булып яши башлады. Ни генә дисәң дә, алар кимселгән кешеләр бит: икесенең дә йөрәкләрендә төзәлмәслек яра. Ике язмыш – бер үк очрак. Тик моннан соң инде аларны бер кайгы-хәсрәт тә, ялган да гаиләләрен җимерә алмас. Чөнки Самат белән Әминәнең бер-берсеннән серләре юк. Әминә шуны аңлады, ирләргә түгел, хәтта, бер телем икмәкне икегә бүлеп ашаган якын дустыңа да ышаныч юк икән...!
Исламия Хәбибрахманова. "Шәһри Казан".
Фото: madamvong.ru
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=32452
Автор:IMPORT Сервисный
Читайте нас: