Барлык яңалыклар

"Сөйгәнемнең дустына кияүгә чыктым"

-Аны миңа күрәзәче юрап бирде, - дип көлеп җибәрде ахирәтем.

Ахирәтем Ирина белән күп еллар күрешкән юк иде. Шуңа күрә яңгыр явып торса да, паркта сөйләшеп йөрибез. Шул арада Иринаның ире безгә зонтиклар алып килде һәм итәгатьле генә итеп “ләчтит” сатарга икебезне генә калдырып китте.

-Кайдан таптың мондый кайгыртучан ирне? - дим.

-Аны миңа күрәзәче юрап бирде, - дип көлеп җибәрде ахирәтем. -Ул миңа күп еллар элек дөресен сөйләп биргән иде. Ике ирне күрәм, ди, икесе дә сиңа һәм бер-берсенә якын кешеләр. Берсе белән син ак чәчле хатын-кыз аркасында ташлашачаксың, ә икенчесенә кияүгә чыгачаксың. Очрашып йөреп тормаячаксыз, шунда ук яши башлаячаксыз, ди. Ә никахка кергәндә йөкле икәнлегеңне дә белмәячәксең, ди. Әмма гаиләгез ныклы булачак, бәхетле булачаксың, ди.

-Шулай да буламыни? Рәттән сөйлә әле, - дим.

Шунда миңа ахирәтем язмышын сөйләп бирде.

...Ул чакта мин аның иң яхшы дустын – Кәримне ярата идем. Бик озак очрашып йөрдек, ә бер мизгелдә ташлаштык. Трамвайда аның йорты яныннан узып китеп барганда Кәримнең машинадан төшеп, ак чәчле бер хатын белән ишектән кереп барганын күреп калдым. Телефонны алып шалтыратырга керештем, ә ул телефонын алмый. Ун минутлап шулай этләнгәч, барысын да беләм дип ачулы смс яздым. Шуның белән бетте. Тавыш та, тын да юк...

Ә кемгә сөйлисем? Якын дустына бардым да елый-елый барысын да сөйләп бирдем. Бер-ике көн шулай кабатланды. Ул мине тынычландырып бераз утырды да Кәримгә шалтыратты.

-Ирина белән ташлаштыгызмы? Ул синең өчен юкмы? Алайса мин аңа өйләнәм, димәсенме!?

Мин котыра башладым: “Ир-ат өчен хатын-кыз уенчыкмыни соң ул? Көләсезме?” -дим.

Тик ул тыныч кына үзенекен сөйли бирә.

-Әйдә бергә яшик. Барыбер көн саен миңа килеп елап утырасың бит,- ди. Шундый җиңел генә әйтте ул аны. Аптырарга да белми аптырап калдым. Юк, ул көнне үк яшәргә калмадым. Өйгә кайтып киттем әле. Әмма элеккечә көн саен барып язмышыма,сөйгәнемнең хыянәткә зарланып елый идем... Шуннан куна калдым... Руслан еш кына: “Яратасыңмы мине?” - дип сорый иде. Мин дөресен җәвап бирәм: “Юк, яратмыйм”. Ул моңа үпкәләми иде. “Яра, вакыты җитмәгәндер, ярата башларсың әле”, - ди.

Әмма шул кайгыртучанлыгы белән күңелемне яулады ул минем. Көн саен эшемнән килеп алды, ни телим шуны сатып алды, ахирәтләрем белән очрашырга илтеп куйды. Һәр иртә караватыма ашарга алып килә дә: “Мин эшкә киттем, яратам, үбәм” дип чыгып китә. Көн саен шулай кабатлана. Ә бер көнне йокы аралаш: “Мин дә сине яратам!” дип җаваплаганымны сизми дә калдым. Телем әйткәнне колагым ишеткәнче “Чынмыни?” дип кычкырып көлеп җибәрде. Аңа кушылып мин дә көлә башладым.

Шул ук көнне ул миңа тәкъдим ясады. Ә туйдан соң биш көн үтүгә үземнең йөккә узганлыгымны белдем. Һәм беләсеңме, мин аның белән бик бәхетле.

Ирина сөйләп бетергәч, шулай да кызыксындырган соравымны бирми булдыра алмадым.

-Күрдем мин Кәримне, күрдем. Алар Руслан белән элеккечә якын дуслар. Хәтта туебызда шаһит булдылар. Теге ак чәчбикәсе минем янәшәмдә утырды...

Бер караганда әкияткә тиң мәхәббәт тарихы, әмма шулай да якын ахирәтем үзе сөйләгәч, ышанмау мөмкин түгел. Димәк, дөньяда могҗизага урын һәрвакыт бар.

Читайте нас: