Барлык яңалыклар

Батырлык – мәңгелек

Кушнаренко авылында 1 санлы мәктәптә милиция кече лейтенанты Риф Әхмәдинуровның якты истәлегенә тактаташ ачылды. Чара “Бердәм Русия” партиясенең “Ватан сакчысы” төбәк проекты кысаларында үтте.

Кушнаренко авылында 1 санлы мәктәптә милиция кече лейтенанты Риф Әхмәдинуровның якты истәлегенә тактаташ ачылды. Чара “Бердәм Русия” партиясенең “Ватан сакчысы” төбәк проекты кысаларында үтте.
1972 елның 5 августында Риф Әхмәдинуров эштән кайтып барганда район үзәгенең үзәк мәйданында уйнап йөргән алты баланың гомерен коткара: берничә секунд эчендә балалар өстенә килгән йөк машинасының ишеген ачып рулен борып өлгерә. Әмма үзе егылып төшеп тәгәрмәч астында калып һәлак була. Руль артында исерек водитель утырган була.
Тактаташны ачканда Риф Әхмәдинуровның агасының улы, “Бердәм Русия” төбәк башкарма комитетының җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров та катнашты. “Минем абыема ул вакытта 24 яшь булган. Батырлыклар сугышта гына түгел, тыныч вакытта да кылына дигәнне исбатлаган ул. Рәхмәт аның батырлыгын онытмавыгыз өчен”, - диде ул.
Район хакимияте башлыгы, партиянең урындагы сәркәтибе Руслан Гиззатуллин, “Яшел беретлар” төркеме әгъзалары, мәктәп укучылары һәм килгән кунаклар тактаташка чәчәкләр салды.
Читайте нас: