Барлык яңалыклар

Йортсыз тормыш

Республикада сукбайлар саны 5 меңнән дә ким түгел.

Башкортстанда йортсызлар саны 5 меңнән дә ким түгел.
Бу хакта “Русия Кызыл Тәресе”нең республика буенча бүлеге рәисе Юрий Симонов хәбәр итте. “Бу сан якынча исәпләүләрдән чыгып кына билгеләнде”, – диде ул. Йортсызлар саны буенча рәсми статистика әлегә юк.
Әмма шунысы көн кебек ачык: йорт-җирсез кешеләр исемлеге үсә бара. Бу санның артуы авыл җиреннән килүче эшсезләрнең күбәюенә дә бәйле, ди Симонов.
Шулай ук янгында йорт-фатирларын югалтучылар да хәвеф зонасында тора. Шулай да сукбайларның күбесе – иректән мәхрүм ителү урыннарыннан кайтучылар, мигрантлар.
“Минем карашка, йортсызлар проблемасын дәүләт ярдәменнән башка хәл итеп булмый, – ди Симонов. – Сукбайлар медик-социаль реабилитация үтә алсын өчен законнарны үзгәртү мөһим. Уфада йортсызларга ярдәм күрсәтү өчен ким дигәндә бер үзәк, киемнәрне дезинфекцияләү урыны кирәк. Сукбайларның исемлеген төзү дә зарур..."
Читайте нас: