Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
27 февраль 2020, 18:55

Яктылык, нур калдырып китте...

Узган елның беренче марты гомерлеккә күңелемә уелып керде. Иртәнге якта Балтач районы Сәйтәк авылында яшәүче табибә, ихласлык белән динебезгә хезмәт итүче Рәзифә Сарбаева шалтыратты.Кичә кичке якта Борайда Рифат хәзрәтнең хатыны Розалия абыстай үлеп киткән...Бу хәбәр яшен аткандай тәэсир итте.Ничек?! Дөрес түгелдер бу, ялгыш хәбәрдер, - дип карыйм.Бүген сәгать уникедә җеназа укылачак...

Узган елның беренче марты гомерлеккә күңелемә уелып керде. Иртәнге якта Балтач районы Сәйтәк авылында яшәүче табибә, ихласлык белән динебезгә хезмәт итүче Рәзифә Сарбаева шалтыратты.
  • Кичә кичке якта Борайда Рифат хәзрәтнең хатыны Розалия абыстай үлеп киткән...
  • Бу хәбәр яшен аткандай тәэсир итте.
    • Ничек?! Дөрес түгелдер бу, ялгыш хәбәрдер, - дип карыйм.
    • Бүген сәгать уникедә җеназа укылачак...
    • Күзләремнән елгалар булып яшь ага, һичничек туктатып булмый. Мондый халәтне, икенче тапкыр кичерәм. “Гофран” мәчетенең имам-хатибы Гали хәзрәт Гатиятуллинның үлү хәбәрен ишеткәч нәкъ шулай булган иде. Ихтыярсыз күз яшьләре туктамый акты. Җиң сызганып дин юлында эшләп йөргән, гаҗәеп күркәм сыйфатларга ия булган, халкыбызның ихтирамын һәм сөюен яулаган хәзрәтне югалту белән килешәсе килмәде. Инде Розалия остазбикә безне калдырып китә. Әмма язмыштан узмыш юк. Кеше гомере Раббыбыз тарафыннан минутына, секундына кадәр билгеләнгән. Туу да, үлү дә Хак Тәгаләнең әмере белән.
      Бу ике зат күктә янган якты йолдыз кебек, динебез күгендә балкып янды, меңләгән кешеләргә җан җылысын өләште дә безне калдырып китте. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллааһу гәләйһи вәсәлләм): “Минем сахабәләрем күктәге йолдызлар кебек”, - дигән. Бу шәхесләр дә гомум халык мәхәббәтенә ирешеп, Аллаһу Тәгаләгә тугры хезмәт итте, тирә-юньдәгеләргә яктылык, нур сипте.
      “Аллаһу Тәгаләнең сөекле коллары дөньядан киткәндә җир һәм күкләр елар”, - дигән сүзләр Коръән һәм хәдисләрдә бәян ителә. Мөэмин кешенең күккә ике ишеге ачыла, берсеннән аның гамәлләре күтәрелә, икенчесеннән ризыгы төшә диелгән. Ул гыйбадәт кылган җир һәм гамәлләре күтәрелгән күкләр бу кешенең вафатыннан соң аны сагынып елар икән. Шул халәт мөселманнарга да күчәдер, күрәсең. Тыеп була алмаслык күз яшьләре агу шуның билгеседер.
      Бераздан аңыма килеп, сәгатькә карыйм. Инде ун тулып килә. Ничек тә җеназага өлгерергә, машина табарга кирәк. Ире Хәдис белән икәүләп динебез юлында тырышучы, туган Чакмагыш районына кайтып дәресләр бирүче Ләвизә исемле шәкертем белән алар машинасында юлга чыгабыз. Уйларым тынгы бирми.
      Бу юлдан Борайга күп тапкырлар бардык. “Ихлас” мәчете мөгаллимәсе, бүген Башкортстан мөслимәләр оешмасын җитәкләүче Розалия Халикова белән семинарлар, укулар оештырдык. Һәр сәфәребездә аның ире Ришат Халиков ярдәмче, киңәшче булды. “Ихлас” мәчетендә оештырылган курсларга Борайдан күп хатын-кызлар килеп гыйлем алды, тәҗрибә уртаклашты. Ике арада хезмәттәшлек туктамады.
      “Ихлас” мәчетендә әхлак мәктәбе ачуда Рифат хәзрәт Зариповның зур өлеше бар. Ул безне Русиянең атказанган укытучысы, педагог-мәгърифәтче Вил Казыйханов белән таныштырды. Бергәләп Борай гимназиясендә, мәчетләрдә Вил Суфиян улының ачык дәресләрен карадык, тәҗрибә тупладык. Аннары республика районнары буйлап семинарлар, дәресләр бирергә йөредек. Мөгаллимә Розалия Хәтмулла кызы белән соңгы унбиш ел эчендә күп тапкырлар очрашып, аралашып яшәдек. Һәр очрашуда андагы сабырлыкны, дөнья мәшәкатьләрен, иңенә салынган вазыйфаларны һич зарланмый башкаруын күреп соклана идем. Һәр кеше белән елмаеп сөйләшә, һәркемгә тиешле киңәшен бирә. Тирәсендә һәрвакыт олы яшьтәге хатыннар да, яшь кызлар да булыр, һәркем аның белән аралашудан канәгатьлек табар иде.
      Бу күркәм сыйфатлар, рухи ныклыкның чыганагы кайдан? Шул хакта еш уйлана идем. Баксаң, Розалия кечкенәдән бик үзенчәлекле, гаиләдә тәрбия алган, язмыш аны шундый вазыйфалар башкарырга яшьтән үк әзерләгән икән.
      Әтисе Хәтмулла ага Тимерплатов унҗиде яшендә үз теләге белән фронтка киткән, Башкорт кавалерия дивизиясендә сугышкан. Каты яраланып, уң кулы бөгелмәс хәлдә кайтса да, ул үзенең инвалидлыгын яшерә. Тәүдә Свердловск шәһәрендә заводта эшли. Аннары туган авылы Муллага кайта. Бераздан гаҗәеп күркәм холыклы авылдаш кызы Мөхәлләфә Мәгъзум кызына өйләнә. Тәүге игезәк балалары тугач та үлә. Көтеп алынган Илдус улларын, Розалия һәм Рәзифә исемле кызларын чиксез мәхәббәт белән беррәттән, кечкенәдән үк эш яратырга өйрәтеп тәрбиялиләр. Мөхәлләфә апа яшьтән үк ашказаны авыртудан интегә, катлаулы операциядән соң бу органның өчтән бер өлеше генә кала. Хәтмулла ага, сугыш яралары тынгылык бирмәсә дә, җиң сызганып колхозда төрле вазыйфаларда эшли, дөнья көтү, балаларын укыту өчен тырыша.
      Менә шундый эшчән, намуслы гаиләдә балалар ата-анасына терәк һәм ярдәмче була. утын кисү, печән әзерләү, мал карау кебек эшләрдә Розалия белән Рәзифә Илдус абыйларыннан һич тә калышмый.
      Гомеренең соңгы чорында Хәтмулла аганың башына операция ясыйлар. Операциядән соң егерме алты елын кеше ярдәменә мохтаҗ хәлдә яши. Кече кызлары Рәзифә күрше Кизгән авыл советына йөреп бухгалтер булып эшли. Әти-әнисен тәрбияләп соңгы юлга озатканнан соң гына кияүгә чыга. Розалия белән Рифат хәзрәт атна саен диярлек Мулла авылына барып, ата-анага кулларыннан килгән ярдәм һәм хөрмәтне күрсәтә.
      Розалия һәм Рифат Зариповларның тормыш юлы, яшәү рәвеше аларның йөзләгән райондашларына үрнәк булды. Ялдәк авылы егете Күмертау педучилищесының физкультура бүлеген тәмамлаган Рифат белән Бөре пединститутының рус теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алган Розалия район мәгариф бүлегендә очрашалар. Бер-берсенә пар итеп яратылган җаннар бер күрүдән бер-берсенә тартыла. Мулла авылы кызы белән Ялдәк егете дә әнә шулай тәү күрүдән якынлыкны сизә. Икесе ике мәктәптә укыта башлый. Аннары егет армияга китә, десантчы булып зур чыныгу мәктәбе үтә.
      Булачак хәзрәткә дин юлына басар өчен нәрсә этәргеч булды дисәк, язмыш анысын да хәстәрләгән. Әтисе Сәедзадә аңа биш ай тулган чакта суга батып үлә. Әнисе Фаягөл Мәүледдин кызы өч баласын берүзе үстерә. Фермага эшкә йөрегәндә балаларым бәхетле булсын дип гел дога кылып йөри. Оныкларын тәрбияләүгә Маһитуташ нәнәләре күп көч сала. Гөлнафига картәнисе исә дини тәрбия үрнәге күрсәтә. Ә инде армияда чакта төрле кайнар нокталарда булырга туры килә. Алардан исән чыккан солдат кайтыр алдыннан гына сары чире йоктырып, бик авыр хәлдә госпитальга эләгә. Дәваланганнан соң да әле берничә ел үләннәр белән шифаланырга, сәламәтлекне ныгытырга кирәк була. Нәкъ шул чорда Рифат Зарипов яшәү мәгънәсе, Аллаһу Тәгаләнең кодрәт көче хакында уйлана. Авылдашларының эчкелек, гайбәт кебек гөнаһларга батуы йөрәген өшетә.
      Гаилә корып, туган авылында бер ел эшләгәннән соң үзенең туган көнендә “Башкача беркайчан да эчке табында утырмаячакмын, быел мәдрәсәгә укырга китәчәкмен”, - дип сүз бирә. 1993 елның августында яшь әти Октябрьский шәһәрендәге мәдрәсәгә укырга китә. Бераздан улы Ильяс белән Розалиясен дә үзенең янына ала. Аны тәмамлаганнан соң биш ел туган авылында чыныгу үткәннән соң бу гаиләне Борайга чакыралар. Хәзрәтне имам-мөхтәсиб, “Кызыл мәчет” имамы итеп тәгаенлиләр. Егерме ел эчендә Борай районында динебезне үстерүгә, халыкны дини яктан агартуга алар салган рухи һәм физик көчне бәяләп бетү мөмкин түгел. Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен тырышканга юллар ачыла тора. Бүген Башкортстанның Борай районы халыкка дини, әхлакый тәрбия бирү буенча республикада үрнәкле санала. Борайдагы өч мәчеттә дә дистәләрчә төркемдә дин дәресләре бара. Аларда шушы төбәктә туып-үскән, шунда гыйлем алып, соңрак мәдрәсә тәмамлаган Гөлфия һәм Илдар Шәрәфиевлар, Әльфия һәм Ришат Әсләмовлар, Габделгазиз Мөхәммәтдинов кебек дистәләгән мөгаллимәләр, хәзрәтләр туган ягында динебезне үстерүгә тырышлык сала. Хәзрәтнең агасы Әхләф Зарипов хатыны Гәүһәрия һәм улы Рәмил белән республикада халкы өчен хәләл ит җитештерүне оештырды. Башкаладагы “Борай фермеры” кибетләре сыйфатлы продукция белән халыкны сөендерә.
      Сөекле кардәшебез Розалия Хәтмулла кызы Зарипова үзе артыннан бихисап изгелек, күркәм истәлекләр калдырып китте. Якты елмаюы, ягымлы тавышы, экчерсезлеге, әдәплелеге белән күңелләрдә гомерлек урын алды. Артыннан күз яшьләре белән дога кылучы ире, берсеннән-берсе нурлы, әхлаклы өч улы, килене, оныгы калды. Гыйбадәтләрендә аны сагынып искә алучы йөзләрчә шәкерте калды. Еллар дәвамында армый-талмый дәрес биргән Кызыл мәчет, соңгы елында җиде төркемне укыткан Тарихи мәчет аны юксынып калды. Яраткан туганнары, ил күләмендә аралашып яшәгән дин кардәшләре калды.
      Әлбәттә, һәркайсы аны юксына, аны сагына. Әмма илле өч ел гомерендә ул күпне башкарырга өлгерде. Үзеннән соң яктылык, нур калдырып китте. Мондый язмыш бик сирәкләргә тия. Үрнәк булырлык язмыш. Бәхетле язмыш. Һәм бу язмышның, кылган гамәлләрнең дәвамы бу язмышның, кылган гамәлләрнең дәвамы мәңгелек җәннәттә булыр, иншәә Аллааһ.
      Фатыйма Фаткуллина, Уфаның “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.
      Читайте нас: