Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
18 декабрь 2019, 15:00

Рәхмәт сиңа

Үләр алдыннан гел миңа рәхмәт әйтте. “Туктале, әллә син китәсең алдан, әллә мин”, - димен. “Юк, мин китәм, рәхмәт сиңа барсы өчен дә”, - ди. 65 ел бергә гомер иттек, мин аңа беркайчан да каршы сүз дәшмәдем...

Ике ел элек иремнең зурәтисе якты дөнья белән хушлашты. Февраль аеның 23ендә 87нче яшендә җомгага каршы төндә ахирәткә күчкән. Аны озатып, җирләү эшләре тәмамлангач, зираттан кайткан ирләр Коръән мәҗлесенә кереп утырды.
  • Барыгызга да рәхмәт, - диде зурәниләре, күзләрен сөртеп. – Соңгы юлга озаттыгыз, урыны җәннәттә булсын...
Мулла Коръән аятьләре укыды, сәдакалар таратылды, дәшми-тынмый гына аш ашалды, чәй эчелде һәм халык тынсыз гына өенә таралды.
Зурәнинең акрын гына зурәтинең киемнәрен сыйпап утырганына күзем төште. Күзләрендә яшь, ул иренең киемнәрен шулкадәр сөеп-яратып сыйпый иде... “Киттең инде мине ташлап, ялгызымны калдырдың”, - дип акрын гына пышылдый-пышылдый үзалдына сөйләнә.
  • Үләр алдыннан гел миңа рәхмәт әйтте. “Туктале, әллә син китәсең алдан, әллә мин”, - димен. “Юк, мин китәм, рәхмәт сиңа барсы өчен дә”, - ди. 65 ел бергә гомер иттек, мин аңа беркайчан да каршы сүз дәшмәдем...
Зурәнкәй берара тынып калды.
  • Бик эшчән булды, кулыннан килмәгән эше юк иде. Хәтта үзе мебель эшләп сатты. Өйне дә икәү салдык, без бөтен эшне гел бергә эшләдек, - дип истәлекләргә бирелде зурәнкәй.
...Благовар районының Кашкалаша авылында туып-үскән Зөлфирә Бикмеева белән Уфа егете Рифгать Башаров белән танышуы турында елмаеп искә ала. Уфада яшәгән туганнары Рифгатьне авылдагы яшь кенә Зөлфирә белән таныштырырга алып кайталар. Дингә мөккиббән киткән тәртипле, әдәпле, инсафлы егет Зөлфирәнең күңеленә шунда ук хуш килә. Икенче юлы инде Рифгать Зөлфирәне үзе белән алып китү нияте белән кайта. Шулай җитәкләшеп ике яшь йөрәк олы тормыш юлына чыгып китәләр...
65 ел гомер бергә үтелгән. Бер-бересе турында бары тик җылы хисләр генә... Ике бала тәрбияләп үстерәләр, кызганычка каршы, берничә ел элек авыр чир 44 яшьлек улларын кара җир куенына алып китте.
Рифгать зурәтиләре бик укымышлы, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып яшәде. “Тормыш булгач төрле чаклар була инде. Ирләр холыксызланып та китә, шул вакытта дәшми калуың хәерле”, - ди зурәнкәй 65 еллык гаилә тормышының серен ачып.
Бу язманы язарга утыргач, кайдандыр укыган бер кыйсса искә төште. Күкнең җиденче катында яшәүче ике фәрештәнең берсе гел болытлар өстенә ятып ял итә, ә икенчесе, көн-төн дими, Җир белән Күк арасында йөреп тора икән. «Бер дә ял күрмисең, нишләп йөрисең соң?» – дип сораган аннан беренче фәрештә. «Мин кешеләрнең: «Аллаһы Тәгаләм, ярдәм итсәнә...» дигән ялваруларын ташыйм... – дип җавап биргән ул. – Ә син нигә һаман эшсез ятасың да ятасың?»
– Мин ташырга тиешләре: «Аллаһы Тәгаләм, рәхмәт сиңа!» – дип башланырга тиеш...
Без бүген рәхмәтне сирәк әйтәбез шул. Күп вакыт Аллаһы Тәгаләдән гел ярдәм генә сорап ялварабыз. Зурәнкәйнең сүзләре күңелемә тирән кереп калды, мин аны еш искә төшерәм. Ислам динендә иренең ризалыгына, бәхиллегенә ирешкән хатын-кыз бәхетле хатын-кыз ул.
Күптән түгел кунакка баргач, бер олы гына яшьтәге апаның гомере буе холыксыз иренә ярап яшәве турында бәян иттеләр. Ул апа үзе дә килгән иде. “55 ел бергә яшибез, мин аңа беркайчан да каршы сүз дәшмәдем. Гомер буе ул әйткәнчә булды”. Мин бу сүзләрне икенчегә ишетеп уйландым.
Рәхмәтле булу законы
Психологлар гаилә бәхетенең серен шунда күрә. Хатын-кыз программалары тренеры Зөлфия Мәкъсутова “Сөембикә” журналына биргән интервьюсында:
– Психологиядә «рәхмәтле булу законы» дигән гыйбарә бар. Мин үземә тренингка килгән хатын-кызларның һәркайсына ирләренә 30 рәхмәт язарга кушам. Кемдер аның утызын да бик җиңел яза. Кемдер унга җитә дә туктый. «Башка яза алмыйм. Нәрсә өчен рәхмәт әйтергә соң, белмим», – диләр. (Чын­лыкта, гомер иткән кешеңнең 30 яхшылыгын гына та­барга була, әлбәттә. Күпләр үзләре рәхмәтсез шул: бирергә түгел, кабул итәргә генә күнеккән. Ир-атка ка­рата гына түгел, бөтен тормышка шундый мөнәсәбәт аларда.)
Яза кызлар рәхмәттән генә торган исемлекне. «Ә аннан соң нәрсә була?» – дип сорыйлар. «Ә аннан соң могҗизалар башлана!» – дим. Һәм чыннан да башлана!
...Тренингка йөргән хатын-кызлардан берсенең ире галим. «Иремне Франциягә конференциягә чакырдылар, – ди ул. – Бу хакта инде ярты ел элек белә идек. Ярты ел буе аңа: «Франциягә мине дә алып бар әле», – дип ялындым... Рәхмәтләрне яздым, тик ниндидер могҗиза булыр дип ышанмадым. Ә ирем шул көнне кайтты да: «Йә, нәрсә, Франциягә билетлар карыйбызмы?» – диде. Ярый әле урындыкта утырып тора идем...
...Бер кыз миңа тренингка районнан килеп йөрде. Ире шактый кырыс кеше, өйдә аңа бер дә булышмый икән. Аерылышу чигенә җиткәннәр иде... Кушкач, үпкә­ләрне читкә куеп (без тренингта үпкә-рәнҗүләрдән арынырга да өйрәнәбез), иренә рәхмәтләр яза башлады. «Бер нәрсәгә игътибар иттем, – диде ул. – Язып кына бетерәм, «Берәр нәрсә алып кайтырга кирәкмиме?» – дип шалтырата ирем... Гомердә булмаганны!»
Мондый мисаллар шактый миндә. «Рәхмәтле булу законы» ничек эшли соң? Чынлыкта, барысы да бик гади – могҗизаның эзе дә юк. Физика законнары буенча, безнең һәр уебызның үзенә аерым бер ешлыгы бар. Радиодан билгеле бер дулкынны эзләгән кебек, без үзебез уйлаган кешене «эзләп» табабыз һәм аңа вибра­цияләр җибәрәбез. Һәм ул тирбәлешләр, автомат рә­веш­тә, син уйлаган кешенең вибрацияләре белән бер дулкынга көйләнә. Син җибәрәсең, ә ул шул дулкынны кабул итә һәм җавап бирә. «Дулкының» начар уйлардан, ачу-нәфрәттән тора икән, сиңа таба тәгәрәгән «дул­кын» да ачу ташлары белән кайтачак. Ә рәхмәттән генә торганда, үзең дә «рәхмәт дулкыны»нда коеначак­сың. Иреңә генә түгел, гомумән, бөтен кешегә карата да шулай эшли бу закон.
Ир белән хатын бер-берсенә энергетик канал аша бәйләнгән. Иребезнең кимчелекләренә генә игътибар итәбез икән, ул моны, әлбәттә, сизә һәм аның да күңеле безгә карата начарга гына көйләнә. Кызганыч, без, гомумән, аңарда нигәдер кимчелекләрне ешрак, күбрәк күрәбез шул. Ә өстенлекләрне, уңай якларны «шулай тиеш» дип кенә кабул итәбез. Әйтик, аның тиз генә берәр нәрсә пешереп куюын, командировкадан беркайчан буш кул белән кайтмавын, бәйрәмдә бүләк­сез калдырмавын... Беренче тапкырда сөенәбез, икенче юлы сөенгән кыяфәт ясыйбыз, ә аннан рәхмәт әйтергә дә онытабыз. Ә күңеле белән ир-ат бездән бу рәхмәтне гел көтә бит.
Ә хәзер иң мөһим нәрсәне әйтәм: «рәхмәтле булу законы» рәхмәтләрне бары тик ихлас күңелдән язган очракта гына эшли. Шул чакта гына ул кайтаваз булып кире кайта.
Иң мөһиме – әйтегез генә, рәхмәтләре­гез барыбер аңа барып җитәчәк. Гаи­ләне алып баруга керткән өлешен бәяләвегез өчен кү­ңел­ләреннән бик рәхмәтле булачак алар. Үзен бәяләүләрен кем теләми?!
Читайте нас