Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
16 октябрь 2019, 20:18

Кем син, насыйп яр?

– Таһирымны сагынам, бу урында ул булырга тиеш иде. Нишләтим, ярата алмыйм Илдарны, мышлавына кадәр күңелгә тия, – ди.

Күптән түгел бер танышымның алтмыш биш яшьлек юбилеена барып кайттым. Әби дип үк әйтеп булмый үзен. Төс-кыяфәткә кызлар кебек. Янында бөтерелеп йөргән оныкларын күргәч кенә әби икәненә төшенәсең.


Мин үзем мәҗлесләрдә җырлап-биеп утырырга бик яратмыйм. Рәхәтләнеп биегән кешеләргә сокланып, кызыгып та карыйм кайчакта. Юбилейларда, туйларда теләкләр әйтелә бит инде. Мөнҗия апага да күп теләкләр әйттеләр. Насыйп ярың – бабаең белән бәхетле картлыкта, оныклар сөеп яшәргә язсын, диде кунаклар.


Беренче тәнәфестән соң биергә чыктык. Ерактан да туганнары кайткан. И, матур пар, менә бит насыйп эше, икесе ике җирдә ялгыз яшәгәнче бер гаилә булып яшиләр, ди берсе. Шунда тамада егет кунакларны парлы биюгә чакырды. Мөнҗия апа белән Илдар абый да парлап биеде. Бию туктауга Мөнҗия апа залдан чыгып китте. Йөзендә борчу сизенеп, мин дә кунакларга сиздерми генә артыннан чыктым. Бәдрәфкә керде дә, түзә алмый елый.


– Таһирымны сагынам, бу урында ул булырга тиеш иде. Нишләтим, ярата алмыйм Илдарны, мышлавына кадәр күңелгә тия, – ди.


– Алай әйтмәгез әле, Мөнҗия апа, үзеңнән күпме көлеп йөреп тә, һаман шуны онытмыйсыңмы? Илдар абый кулында гына күтәреп йөртә бит үзеңне, – дим.


– Юк, сеңлем, яратуны бер нәрсә дә алыштырмый икән, – ди.


– Әллә аннан киткәнең өчен үкенәсеңме, – дим. Дәшми.


Әле ярый тамада егетнең кунакларны табынга чакырган тавышы ишетелде. Үткәннәрен искә төшерә башласа, белмим нишләр идек. Керфек буяулары да агып төшәр, прическалар да бозылыр иде...


Мөнҗия апа укытучы булып эшләгән. Мин аның белән хезмәт елларында, язу-сызу артыннан баргач таныштым. Малайлары гына булгач микән, мине үз кызы кебек якын итте. Бөтен серем синдә, кешегә сөйләмә, берәр вакыт бәлки язарсың, язмый түзмәссең инде, язсаң исемемне үзгәрт дигән иде. Ул вакытта әле Мөнҗия апага кырык ике генә яшь булган. Мин бөтенләй яшь булганмын. Ничек ышанып серләрен сөйләгән?! Күңелен бушатасы килгәндер инде. Өч бала үстереп, матур гына яшәп ятканда, ире башка хатынга китә аның. Олысына унҗиде яшь, кечесенә җиде булган.


– Таһир белән бер класста укыдык. Мәктәптә укыганда ук гел ярдәм итеп йөрде, сумкаларымны да күтәреп кайта торган иде. Мин аны ошатмадым. Кызгылт чәчле, сипкелле булганга микән, күңелгә ятмады. Ярдәмчел, беркатлы булуын белә идем. Армиягә киткәндә сөрәнгә чакырды. Шунда сөйгән кызым дип мине таныштырды. Бик уңайсызландым, ачуым килде. Армиядән язган хатларына башта җавап язмадым. Беркөн әнисе өйгә килгән. Синнән хат алса, ичмаса авылны сагынулары басылыр иде. Йөрмәсәң йөрмәссең, авыл хәлләрен әйтеп булса да бер-ике тапкыр хат яз инде дигәч кенә яздым. Миннән булсын яхшылык дигәндәй, кайтканчы яздым инде аннан соң.


Ул армиядән кайтканда мин педагогия училищесын тәмамлап авыл мәктәбендә эшли идем. Кайткан көнне дә мәктәпкә килгән. Кызгылт чәчле булгангамы кояш кебек килеп керде. И балалар яратты инде үзен. Мин яраттым дия алмыйм башта, яратудан бигрәк кызгандым бугай. Мәктәптән каршы ала, кич капка төбенә килә башлады. Бер елдан соң өйләшеник, ди. Башка йөргән егетләрем юк иде, әниләр дә үзебезнең авылныкы, эшчән егет, синең өчен нишләргә белми дигәч чыктым. Беренче балабызны алып кайткач гашыйк булдым мин аңа. Бала җанлы булуы белән дә яраттырды ахрысы.


Эштәге хатыннар гел ирләреннән зарланалар иде. Мин аларны тыңлаган саен Таһирга ныграк гашыйк булам. Минеке алтын икән бит, дим үз-үземә. Шуңа күрә дә бер-бер артлы өч бала таптым. Йорт җиткереп чыктык, “Жигули” машинасы алдык. Ул заман өчен “Жигули” бер дигән машина иде. Менә шулай яшәп ятканда ирең йөри дип килеп әйттеләр. Безнең яхшы яшәвебезгә көнләшеп әлләниләр чыгаралар инде, дип уйладым. Ышанмадым. Сәер якларын күрә башлагач, башка уй керде. Гомер авызына капмаган ир, сагыз чәйни башлады. Балаларның авызында сагыз күрсә дә ташлаттыра иде.


Берсендә юыну бүлмәсенә кердем, ул кергәнне сизми калды. Аптырап киттем. Зур көзге алдына баскан да кашын йолкый, матуррак булып күренәсе килгәндер инде. Башка хатын янына китәр диеп уема да кереп чыкмады. Безнең авылга ирдән аерылып бер хатын күченеп килгән иде. Ул хатын мал тоткач, Таһир тракторда эшләгәч, салам-печәнен дә ташып бирде, башка эшләрендә дә булышкан. Авылда кеше ярдәмләшми тормый бит инде. Бик чая, үткен хатын иде ул. Бераз “җиффәрергә” дә ярата торган булган. Менә шул хатынга ияләнгән Таһир. Алыштырып куйгандай булды. Ул сөйләшүләре, өйдә акырып-бакырып кына йөри, бер ни эшләми, балаларга да кычкыра, зурысын миннән көнли үк башлады. Кайчакта бөтенләй Таһирга ошамый иде кыланмышлары, ул түгел бугай бу дип уйлый идем. Кем син, дип битләренә суга-суга елаганымны әл дә хәтерлим. Сихер эшедер дип тә уйладым. Балалар да тотып кала алмады, авылның югары очына ялгыз хатынга барды да йортка керде, – дип сөйләгән иде ул вакытта Мөнҗия апа.


Өч малаен үзе генә үстереп аякка бастырган ул. Аларны өйләндереп, ялгызы яши башлагач, алтмыш яшендә менә шушы Илдар абый белән таныштыралар. Илдар абыйның хатыны үлгән. Ялгыз картлык бик кыен, дип киңәш итәләр аларга. Әмма Резидә Шәрәфиева җырындагыча шул бу тормыш кайчакта. Янга якын ярны таптым, җаныма таба алмадым...


Мөнҗия апа да алтмыш биш яшендә, үзенә хыянәт итеп тә, өч бала белән калдырып чыгып киткән ирен сагынып еламас иде. Ярату, сөю бардыр шул, тормыш ыгы-зыгысына күмелмәгәндер ул.


– Бу ярларның кайсысы насыйбым булды икән, дип уйланам кайчакта. Яшьлектә кавышкан, балаларымның әтисе Таһирмы, картлыгымда терәк булган Илдармы дип уйланам кайчакта, – ди Мөнҗия апа...





Читайте нас: