Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
16 сентябрь 2019, 19:36

Рәхмәт сиңа (хикәя)

“Тукта әле, Суфия. Син ни дидең Фәрит турында? Синең күршең Нәзифәгә йөри, дидеңме?”. Суфия ык-мык итте дә чыгып тайды. Энҗенең таба тоткан куллары тыңламый башлады. Нәзифә...Чынмы бу, түгелме?..

Ире Фәрит эштән кайтуына ашарга әзерләп йөргән Энҗе янына, аяк очларына шыпырт кына басып, дус хатыны Суфия килеп керде. Аның кырыс холыклы, туры телле Фәритеннән әзрәк шөрләвен белгән Энҗе ахирәтенең болай мәче кебек сак кына басып керүенә дә, чыш-пыш кына сөйләшүенә дә өйрәнгән иде. “Әйдә, әйдә, уз. Өйдә юк Фәрит”, - дип, башын боргалый-боргалый тирә-якка каранган Суфияне үтәргә чакырды. Хуҗа өйдә булмаганда гына кергәләп йөргән Суфия кыюлана төште. Кыстаганны көтмичә, Энҗенең пешергән майлы коймакларын бер-бер артлы авызына озата торды, тыгыла-тыгыла хәбәр сөйли торды.

Озын телле хатынның ярты сүзенә генә ышанган Энҗе, аның тәтелдәвенә артык әһәмият бирмичә, пешеренүен дәвам итте. Тик ахирәтенең ире Фәрит турында сүз арасында гына кыстырган кебек, тиз-тиз генә әйткән хәбәре аңына барып җиткәч, кулындагы табасын тотып, кунагына борылып карады. Аның карашын тойган Суфия сүзне шома гына икенчегә борды. “Тукта әле, Суфия. Син ни дидең Фәрит турында? Синең күршең Нәзифәгә йөри, дидеңме?”. Суфия ык-мык итте дә, сәбәп табып, чыгып тайды. Энҗенең таба тоткан куллары тыңламый башлады. Гомергә булмаган хәл, бүген ничә коймакны кара көйдерде... Нәзифә...Чынмы бу, түгелме?..


Уйларына чумган Энҗе арып-талып эштән кайткан иренең ишектән керүен шәйләмәде дә. Таба көюеннән өй эченә таралган кара корымга ымлап, Фәрит: “Өйдә яккансың икән бүген мунчаны”, - дип ризасызлыгын белдерде дә, ашарга утырды. Машина йөртә аның ире, кранлы машина. Эше, җиңел булмаса да, калымлы гына. Техниканы биш бармагы кебек яхшы белгән Фәрит, шөкер, башка эшкә дә уңган. Үскәндә атасыннан балта эшенә дә өйрәнгән. Бергә үткән унҗиде ел эчендә Энҗе ник бер йомыш белән күрше иренә керсен. Иренеп-нитеп тормый ире, ир-егет башкарырлык бар эшне өйдә үзе эшли. Биш балалы зур гайләдә эшләп үскән Энҗе дә тырышлыгы белән иреннән калышмый. Фәрите бер яктан тотса, ул икенче яктан ябешә. Унбиш яшьлек уллары Илсур да, атасына охшап, кул арасына кереп бара.


Моңа хәтле, шөкер, тату, яхшы яшәделәр алар. Үз тормышлары алга бармаганнар арасында алардан көнләшүчеләр дә булды. Ике иреннән аерылган Суфия дә көнләшүдән әйтмәдеме икән Нәзифә турында? Шулай, һичшиксез шулай! Ничек аның Фәрите шул исеме чыккан хатын янына йөрсен? Юк, ышанмый моңа Энҗе. Буш сүз сөйләп йөргән өчен тетмәсен тетәр әле Суфиянең. Күңеленә урынсыз шик-шөбһә керткән өчен үз-үзен эчтән генә әрли-әрли, Энҗе иренә аш салып бирде. Суфиянең әзрәк чынга ошаган хәбәрләрен иренә сөйләде. Җилнең кай яктан искәнен тиз шәйләгән Фәрит: “Тагын кердемени бу шомакай?”, - дип, кашын җыерды. “Тиз генә урап чыкты инде...”, - диде Энҗе, Суфия турында башкача сүз куертасы килмичә. Аңа, әллә ничек, бу сөйләшү дәвам итсә, Нәзифә турында да сүз башланыр кебек тоела иде...


Фәрите ашап туйды да, олы якка чыгып, телевизор кабызды. Шулай телевизор кабыза да, карыймы-юкмы, шуның тавышына изрәп, йоклап китә торган гадәте бар иренең. Аның холык-кылыгын яхшы белгән Энҗе, шалтыратмаска тырышып, савыт-саба юа башлады. Йоклап алсын әйдә бер тын. Ял итсен әзрәк. Көн дими, төн дими, машинасында чаба гына... Шулай ире турында уйлана-уйлана аш-су бүлмәсендә мәш килеп йөргәндә Энҗе олы яктан килгән тавышка колак салды. Әллә ире чакырамы, дип ишек янына барса, ник барганына үкенеп урынында басып калды... Ире төшендә хатынын түгел, ә икенче бер хатынны чакыра иде: “Нәзифә димен... Нәзифә...” Энҗе, яшен суккандай, баскан урынында тораташ булып торды да, әкрен генә урынына чүкте. Нәзифә... Димәк, чын бу... Суфия хаклы...


Шул көннән башлап Энҗе белән Фәритнең арасы суына башлады. Хатынының “дөресме бу?” дигән соравына ире җавап бирмәде. Күзләрен генә яшерде. Киенде дә чыгып китте. Моңа хәтле хыянәт ачысын татып карамаган хатын төшенкелеккә бирелде. Күңеленең иң чиста, иң саф хисләрен пычраттылар аның... Шакшы итекләре белән сөрттеләр, тападылар... Иренә үз-үзенә ышангандай ышана иде Энҗе моңа хәтле. Күрше-күлән арасында төрле хәлләрне ишетеп торса да, мондый хәл үзенә кагылыр дип бервакытта да башына китергәне булмады. Әзер түгел иде ул бу халәткә. Тормыш көтмәгән яктан китереп сукты... Энҗе үз эченә ябылды. Сагышыннан кара көйде. Кырыкка якынлашып килгән, карап торуга сөйкемле генә йөзле Фәрит, яңа мәхәббәте янына башта барып кына йөрсә, соңгы вакыт, өйгә кайтмый да башлады. Энҗе әтисен югалткан улының: “Әти кайда?” дигән соравына башта, “белмим”, дип кенә котылса, тора-бара Илсур да яман яңалыкны ишетте. Әлбәттә, яраткан әтисенең көтмәгәндә кылган бу хыянәтенә ул да шат түгел иде. Ныгып җитмәгән үсмер малай акылы бу вакыйгага үзенчә җавап бирде. Мәктәптә укуын калдыра башлады. Алган билгеләре дә әнисен бик сөендермәде.


Энҗе үз кайгысы белән үзе генә калды. Ерактагы туганнарына хәбәр итмәде Дус хатыннары белән аралашмады. Әрсез Суфия генә Фәрит киткәч иркенләп килә башлады. Энҗе бер караганда әзрәк онытылып тора аның янында. Эчтәге сагышы әзрәк басылып тора кебек ул янында тәтелдәгәндә. Ике иреннән аерылып, ике бала белән калса да, Суфия тормышка җиңел карый. Бәхетсезмен, дип аһ ормый. Тормышка чыгып, иргә хезмәт итүгә караганда ирекле тормышны үзенә кулай күрә ул. Ул беркемгә берни тиеш түгел! Ничек тели, шулай яши! Күңеле кителгән ахирәтен дә өйрәтә: “Син, дускаем, борыныңны төшермә. Нәрсәгә кирәк алар ирләр? Кирәкләре чыкса, табарга була...”. Бер килүендә Суфия Энҗене үзенә мунчага чакырып китте. Үз кайгысына бирешкән хатын өендә ямь-гамь тапмый иде инде. Боеккан күңеле әзрәк ачылмасмы, дип, ул кичкырын Суфиягә китте. Суфия, ялгыз тормышның рәхәтлекләрен саный-саный, өстәл әзерләде. Пилмән бөккән арада тиздән ике кунак ир-егет киләчәген әйткәч, Энҗенең колаклары сагайды. “Өйдә көтәр кешең юк. Әзрәк күңел ач. Җитәрлек моңайдың. Ирләр өчен кайгырып утырыр заман түгел”, - юатты Суфия дустын. Киләсе кунаклар озак көттермәделәр, килеп җиттеләр. Ишектән килеп керүче күрше авыл ире Зәмирне тиз таныды Энҗе. Аңа ияреп кергән урта буйлы, көр тавышлы ир сынаулы карашын Энҗедән аермыйча, Илдус булам, дип танышырга кулын сузды. Мондый кунакларны беренче генә каршылавы түгел, ахры, Суфиянең. Чыркылдап көлә-көлә, Зәмиргә барып сарылды. Хатынлы ирнең чит хатын-кызлар янында үзен бик иркен тотуын Энҗе күңеленннән бик өнәп бетмәсә дә, ризасызлыгын йөзенә чыгармаска тырышты. Зәмир бертуктаусыз көлгән-шаярган Суфия янында бөтерелсә, Илдус шул арада, килешле генә итеп, Энҗегә игътибар күрсәтә башлады. Кунак хөрмәтенә салынган шәрабны Энҗенең иренен генә чылатып куйганын күргәч, кызып-кызып хатынны эчәргә кыстый башлады. Кунакка-мазарга ире Фәриттән башка йөрмәгән Энҗе бу ят ирләр янында үзен чит тойды. Кызык түгел иде аңа монда. Артык иде ул бу кичәдә. Ире ташлап китсә дә, ул әле һаман җаны-тәне белән ирле, гайләле хатын иде. Үзен кочакларга маташкан Илдусны бәреп кенә җибәрде дә, туфлиләрен кулларына гына эләктереп, Суфиянең күңелле өеннән чыгып чапты. Күңелсез аңа монда. Исерә башлаган Илдус аның артыннан чабып караган иде, кая ул, Энҗедән җилләр искән! Бер көлә, бер елый дигәндәй, ул өенә кайтып егылды. Кирәкми аңа беркем дә Фәриттән башка... Кагылдырасы да килми башкадан. Чиркангыч! Ярый, Суфиягә барганы да начар түгел. Үз-үзен сынады, аңлады. Суфиянең үз тормышы, аның үз тормышы. Ялгыз булса да, аңа охшыйсы килми Энҗенең. Аерыл, ди Суфия. Ник кирәк ул сиңа андый ир? ди. Кайта калса, кертмә, ди. Нигә кысыла ул аның тормышына? Аның бу киңәшләреннән күңелгә таш кына өелә. Энҗенең әле үз тормышын үзе дә аңламаган чагы... Фәрит кинәт кайтып керсә, нишләр иде икән Энҗе? Аның күзләренә карап әйтәсе сүзләр шул хәтле күбәйде күңелдә... Алар, аның йөрәген телеп, эчкә сыймый да башладылар кебек. Үзалдына ачынып сөйләнеп йөргән әнисенә Илсур кайчак аптырап карап тора... Улына да ата кешенең иң кирәк чагы. Әтисенең күзенә генә карап торган малай әнисен бик тыңламый да башлады. Ир бала ир бала шул, ни дисәң дә. Әти кирәк. Әз уйланмады Энҗе Фәрит турында. Ни кирәк аңа? Ни җитми? Үзенчә тырыш Энҗе дөнья көтәргә дә. Пешермәгән аш-суы, кулыннан килмәгән эше юк. Ни кирәк аңа? Ул ирен аңларга тырышты. Наз җитмиме? Хатын-кыз назы... Үзләрен кавыштырган мәхәббәтләре яшь чактагы кебек кайнап тормаса да, алар бер-берсен яраталар, хөрмәт итәләр кебек иде. Аттай җигелеп тормыш йөген тарткан ирен бер дә бирәсе килми аның кемгәдер. Ә ул ничек алыштыра алды аны исеме чыккан хатынга? Хурлыгы да ни тора! Шулай да ничек кыен, нинди авыр бу ялгызлык!..


Икенче көнне ул “ни булды? ник кичә кайтып киттең?” дип йөгереп килеп җиткән Суфияне ишектән кертмәде. “Вакытым юк синең белән утырырга!”, - диде дә, аның борын төбендә шап итеп ишеген ябып куйды. Аңа үз-үзен Суфиянең киңәшләреннән башка аңлыйсы килә иде. Әрсез хатын ишекне шаккалап торды да, китте. Бераздан ишекне тагын шакыдылар. Берсен дә күрәсе килмәгән Энҗе урынында утыра бирде. Йозак борылып, ишек ачылгач кына ул өй алдында басып торган ирен күрде. Ни уйларга белмичә, артына чигенде. Фәрит, гаепле карашын хатынына төбәп, басып тора бирде...


... Икесен дә тетрәткән бу вакыйгалардан соң күп еллар узды. Уллары Илсур, өйләнеп, аларга ике онык бүләк итте. Көндезләрен оныклары янында мәш килеп, уй-сагышка вакыты калмаса да, кичләрен кайвакыт хәтер сукмагы онытып булмас мизгелгә алып кайта Энҗене. Еллар биеклегеннән ул үзләрен адаштырган ерак томаннарга карап тора да, шул томаннарны ерып чыга алганы өчен тын гына сөенә. Инде күптән иллене узган, чәчләре агарган иренә карый да, үзалдына бер авыр, бер җиңел сулап куя ул. Ярый әле, шайтан коткысына бирелгән ирен кичерә алды. Аны да, үзен дә ялгызлыктан коткарды. Гайләсен саклап кала алды. Горурлыгын җиңә алды. Улын әтисеннән, әтисен улыннан мәхрүм итмәде. Сөйгән оныкларының әби-бабасы бар. И, ходай! Кем генә ялгышмый бу дөньяда?! Фәриткә дә бу дәрес юкка гына үтмәде. Гомер иткән тугры хатынын җилбәзәк холыклы хатыннар белән чагыштырып карагач, Энҗенең бәясе аның күз алдында күтәрелде, үсте.


Менә бергә гомер итә башлауларына да чирек гасыр вакыт үткән... Уллары Илсур килгән гайләсе белән, туганнар җыелган. Көмеш туй... Көмеш туй дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул... Чәчләрдә көмеш ята... Күзләрдән дә көмеш тамчылар тәгәрәде... Җылы-җылы котлау сүзләрен тыңлагач, Фәрит, хатыны Энҗенең кулларыннан алып, күзләренә бераз карап торды да: ”Рәхмәт сиңа, хатыным, барысы өчен дә...”, - дип, кочагына кысып, иреннәреннән үпте...
Читайте нас: