Барлык яңалыклар

Абонент временно недоступен (хикәя)

...“Слухай”, - диде Зөһрә, - син кайда соң ул...? Фәритең монда - бакчада, тик... берүзе түгел...бер бичәкәй белән... ” Зөһрәнең бу сүзләреннән, Рәхилә, корт чаккандай диваннан сикереп торганын сизми дә калды...

Идәндә буеннан –буена, баштүбән каплап тезелгән кыяр, помидор, борыч тулы банкаларга Рәхилә бер мәл сокланып карап торды. Менә бит, җәй буена сулар сибеп үстергән яшелчәләрдән ни хәтле тәмлүшкәләр эшләп ташлады ул. И-ии маладис инде үзе! Кыш буена балаларына да бирер, үзләре дә рәхәтләнеп ашарлар! Шатлыклы ризыклар итсен инде Ходаем!Чая да, уңган да хатынның шимбәсе шулай үтте. Әнә бит, көн кичкә дә авышкан икән инде... Ире -Фәрите генә кайда йөридер? Өйләреннән өч чакрымнар чамасы ераклыкта бакчалары бар аларның. Иртүк барып, шуннан яшелчәләрне җыеп кайтарды да, “эшем бар” дип чыгып шылды.Төш вакытлары җиткәч, Рәхилә телефоннан шалтыратып карады каравын, тик теге марҗаның һаман да: “Абонент временно недоступен”, - дип торуына ачуы килепме, башка шалтыратмаска булды.
Кайтыр... мал да ашаган җиренә кайта диләр! Хатын кичке аш әзерләргә кереште. Эчкече булмаса да, ара-тирә яка артына сала торган гадәте бар шул ирнең. Ял көне җиттеме, һаман шул гаражына китеп югала да, кичен салметдин булып кайта да керә. Бу гадәте бигрәк тә соңгы вакытларда ешайды. Хатын инде ачуланып та карый, яхшылап та сөйләшә... тик әлегә файда юк. Рәхиләнең уйларын бүлеп телефон шалтырады...Фәритедер инде дип,тиз генә телефонын барып алса ...дусты Зөһрә икән. Күптән аралашып яшиләр алар,бакчалары да янәшә генә, яшәгән җирләре дә бер тирәдә. Хәзер Зөһрәнең, тәмләп –тәмләп, барлык хәбәрләрнене сөйләячәген белгән Рәхилә ,телефонын тотып олы бүлмәгә үтте дә диванга барып утырды. “Слухай”, - диде Зөһрә, - син кайда соң ул...? Фәритең монда - бакчада, тик... берүзе түгел...бер бичәкәй белән... ” Зөһрәнең бу сүзләреннән, Рәхилә, корт чаккандай диваннан сикереп торганын сизми дә калды... Ни сөйли ул Зөһрә..? Бер бичә белән диме? Телефоннан тагын иренә шылтыратып карады. Ләкин әлеге дә баягы: “Абонент временно недоступен!”Аның Фәрите ниндидер бичә белән...? Бу сүзләр башына сыймады. Ни эшләргә инде? Барып фаш итәргәме, әллә инде бу түбәнчелектән югары булып калыргамы? Зөһрәнең соңгы вакыт, бик еш кына: “Иргә ышану Иделгә таяну ул, дустым”,- дип кабатлавы юкка булмаган, күрәсең! Нинди мәсхәрә! Шушы яшькә җитеп, бу оят хәлгә калуы башына сыймый Рәхиләнең. Җор сүзле, шаян да, чая да булган бу чибәр хатыннан ире үзе гомер буе көнләште. Бер дә юкка авыр сүз әйтеп рәнҗеткән чаклары аз булмады аның...Соңыннан: “Эчкән баштан әйтелгән”, - дип гафу үтенсә дә, бу сүзләре гөнаһсыз хатынның йөрәгенә яра булып кала килде. Ә үзе ...үзе соң...! Ни эшләргә инде...? Бакчаларына юл бер өч чакрым чамасы булыр...Рәхилә киенеп өеннән чыкты. Якында гына күрше малае Айнур машинасында казына, каядыр китәргә җыена бугай. “Туганым, мине бакчага хәтле илтеп куймассыңмы икән”, диюгә егет: “Әйдә, утыр Рәхилә апа, мин шул якка барам”, - диде. Юл буе егет дәртле көй уйнатып барды, нидер сөйләде, ара тирә әйе-әйе, дип баш какса да, егетнең сөйләгәннәрен ишетмәде бугай Рәхилә-тынгысыз уйлар аның миен бораулады.Чирек гасыр бергә яшәгән ире шулай мыскыл итәрме? Дөресме бу хәл? Элегрәк тә аңа әйтмәделәр түгел эйттеләр, имеш иреңә күз колак бул. Ышанмады ул гайбәтләргә ...Булмас, янәсе. Аллаһ каршында никахлашып, яшьли яратышып өйләнешкән ирдән ник шикләнсен?!Ара-тирә берничә сәгатькә югалгаласа да, юлдан язган дигән уй башына да килгәне булмады хатынның. Ике кыз үстереп, туйлар ясап икесен дә кияүгә бирделәр. Бүген-иртәгә картәти,картәни булырга торалар. Үткән яз бергә яшәүләренең дә 25 еллыгын билгеләп үттеләр... Булмас, дөрес түгелдер....ялгыш күргәндер күршесе..!Бәлки, берәрсе йомыш белән генә килгәндер...Алай дисәң, Зөһрә юкны сөйли торганнардан түгел. Дустының “күзен ачыйм”диюеме..?
Килеп җиттеләр. Рәхилә егеткә рәхмәт әйтеп машинадан төште дә бакчалары ягына юнәлде. Бакча капкасыннан керүгә йөрәге бөтенләй чыгардай булып тибә башлады. Йортлары каршында торган машиналары яныннан ишек алдына узды, беркем дә күренми. Йорт ишеген тартып тартып карады-бикле!Эчтән биклеме соң бу, тыштанмы, әлегә аңлашылмый!? Мунча тирәләрен йөреп килде - беркем дә юк. Шул вакыт өйдә ниндидер шыбырдау ишетеп, йөрәге тагын урыныннан купты. Рәхилә ике куллап ишекне дөмбәсләргә тотынды: “Фәрит ...Фәрит дим ...ач әле ишекне, ач дим!”
Җавап булмады... Өй эчендә сәер тынлык урынлашты.
Йортны әйләнеп чыкты, тәрәзәләргә тимер рәшәткә куелган. Рәхилә янә ишекккә килде: “Фәрит,ач дим, хәзер үк ач ишекне!”
Җавап булмады ....Инде караңгы да төшеп килә. Димәк, дөрес... димәк, аның ире башка хатыннар белән чуала диюләре дөрес..! Нинди мәсхәрә! Икенче яктан, ирен фаш итү теләге торган саен көчәя генә барды. Юк, болай калдырмаячак ул моны! Ничә тапкыр бер гаепсезгә җәберләнде ул, ире тарафыннан. “Соң тапкыр әйтәм, ач ишекне, яисә хазер ут төртәм дә яндырам икегезне дә”, - дип сөйләнсә дә тавыш-тын килмәде. Сабырлыгы беткән хатын мунча яныннан барып бер кочак утын алып килде...шырпысы да мунча кыегында гына торган. Утыннарны ишеккә сөяп тезде дә шырпы сызды... Каен кайрысына ут бик тиз кабынып китте. Әкрен генә үрмәләгән ут телләренә карап торса да, Рәхилә белә, янмас алар... ире тереләй яна торганнардан түгел - уттан да судан да чыккан кеше ул. Менә хәзер килеп чыгарлар әле, төтенгә тончыгып....Һәм ул ялгышмады, ишекне бәреп ачып чыккан ир, утын пүләннәрен тибеп очырды:
Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә ...?!
-Акылдан син язгансың бугай,- диде Рәхилә эчкә үтәргә маташып. Ире аның юлына аркылы төште.
-Кермә анда!Авызыннан хәмер исе бәргән,олы гәүдәле ирне, Рәхилә, индидер җан ачуы белән баскычтан этеп җибәрде дә эчкә узды. Өске катка менә торган баскычка омтылды. Каршысына төшеп килгән, куркудан күзләрен зур ачкан хезмәттәше Сәидәне күреп телсез калды.
-Си-иин? Ни эшлисең син монда, ә?
Секунд эчендә учлап күлмәгеннән эләктереп алды да, җилтерәтеп түбәнгә төшерде, җан ачуы белән кулына беренче эләккән - газ өстендәге тимер рәшәткәне алып Сәидәнең башына тондырды. Хатын һушсыз булып идәнгә ауды...Ни эшләргә дә өлгерми калган Фәрит бу хәлгә аптырап калды: “Ни эшләвең бу, бер ни дә булмады бит, болай гына ”... - дип сөйләнде. Рәхилә бер мәлгә, кулларын ташлап идәндә яткан хатынга карап,катып калды....Үтердем...Кеше үтердем...!Кинәт буыннары йомшарып идәнгә чүкте, хатынның беләген тотып пульсын капшады...юк! Икенче кулыннан пульсын капшады...Юк! Ул кеше үтерде...! Инде ни эшләргә дә белми ары бире сугылды да тышка чыгып китте. Бочкадагы яңгыр суы белән битләрен кулларын юды... Тик йөрәктәге утны су гына сүндерә алырмы соң...Йорт болдырына утырды да битен ике кулы белән каплап, бу хәлләрдән йөрәге әрнеп, үксеп-үксеп еларга кереште. Инде ни эшләргә? Аны юатырга дип, кулбашына кагылган ирнең кулын, бер җирәнү тойгысы белән,этеп җибәрде:
Оятсыз син!Синең аркада мин кеше үтердем! Ни җитмәде сиңа...? Мәхәббәтең көчле булгач аерыл да кавыш идең! Ник мине болай мәсхәрә иттең, оятсыз!-дип кычкырды. Бу хәлләрдән айный барган ир: “Нинди мәхәббәт булсын Рәхилә, гафу ит”, - дип мыгырдаудан артмады.Тегесенә ни әйтим тагы, үз ире була торып, ни җитмәгән? !- дип әрнеп сөйләнде хатын.
Бер конторада эшлиләр иде алар. Шым гына йөргән, йомшак холыклы Сәидәне шундыйдыр дип кем уйлаган! Бары тик бәйрәм кичәләре вакытында хәмер яратканын бар да белә иде белүен. Шул чакларда бәйдән ычкына иде бичә...
Фәрит иелгән башын күтәрми генә:
- Кичер мине, Рәхилә, әллә нинди шайтан котыртты, - дип мыгырдады.
- Шайтан, шайтан... иртәгә үк аерылам синнән, әшәке, бер көн дә тормыйм, - диде Рәхилә, калтыраган тавыш белән. Хәер...иртәгә аның артыннан полиция килер, кулларына богаулар салып алып китәрләр.., ничә елга утыртырлар инде. И, Ходаем! Гөнаһы ни тора...! Ояты ни тора! Балалар күзенә, кешеләр күзенә ничек күренер хәзер!? Хезмәттәшләре ни диярләр? Шул чак: “Муенына таш бәйлик тә күлгә илтеп бәрик”, - диде Фәрит, хатынның уйларын бүлеп. Аның бу сүзләреннән беразга телсез калган Рәхилә : “Әйдә, чыгар... сал машинага!” -диде. Исерек ир, бик тырышса да, хатынны күтәрә алмады. Менә алар икәүләп Сәидәнең авыраеп калган гәүдәсен өстерәп алып чыгарып машинаның алгы урындыгына сузып салдылар. Бакча капкасын ябып маташкан ирен дә көтми Рәхилә рульгә утырып газга басты.
Хастаханәгә килеп җиткәндә инде караңгы төшкән иде. Хатын кабул итү ишеге янында машинасын туктатты да авыр ишекне көч белән этеп эчкә узды. Каршы чыккан шәфкать туташына: "Җаным, бер апаны китердем ... юлда аунап ята иде, машина бәргән булса кирәк", - дип алдашты. Ишектән ак халатлы, олы гына апа белән яшь кенә егет чыгып, Сәидәне носилкага күтәреп салдылар, егет күз кабагын тартып, пульсын тотып караганнан соң, алып кереп киттеләр. Рәхилә тиз генә рульгә утырып кирегә сыпыртты. Артыннан берәүнең: “Апа, туктагыз әле, полиция килгәнне көтегез”, - дип кычкырып калганын ишетсә дә, “ишетмәде”. Җитәр бүгенгә! Иртәгә үзе барачак полициягә, үзе барып барын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирәчәк....Ә бүгенг ә- җитәр...Бу кичерешләрдән хәлсезләнеп өенә кайтып егылганда инде ярты төн үзган иде.
Йокысы йокы булмады - саташып чыкты Рәхилә. Менә аның кулларына богау салганнар да маймыл кебек читлеккә япканнар, имеш. Хезмәттәшләре, ике кызы, ике кияве аңа карап башларын чайкап торалар, имеш. Ә Сәидә судьяга күз кыса, имеш, үзе: “Гомерлеккә утыртыгыз, гомерлеккә!” - дип кычкыра икән... Рәхилә салкын тиргә батып уянып киткәндә, таң яңа беленеп килә иде... Кичәге хәлләр исенә төшеп йөрәге сыкрап куйды. Исәнме икән Сәидә? “Пульсы чәк беленә”, - диде бит кичә кабул иткән табиб ... Хатын чәйнектән агызып салкын чәй генә йотты да, чыгып рульгә утырды. Аңына киләлдеме, әллә инде башына кан савып җан тәслим кылдымы...? Ах, Рәхилә, ни эшләдең син, ә? - дип үз-үзен битәрләп, кара уйларга уралып, хастаханә ихатасына килеп кергәнен сизми дә калды... Бер мәл чыгып барган йөрәген учлап, болдырда басып торды да, бар көчен җыеп эчкә үтте. Буш коридор буйлап бераз баргач постта утыручы шәфкать туташыннан:“Сеңлем, мин кичә китергән апаның хәлен белмәкче идем”, - дип сорады. Чибәр кыз күзләрен зур ачып: “Ой, ул апа төнлә тәрәзәдән чыгып качкан бит, исемен дә белми калдык”, - дип куйды...
Кызый тагын нидер сөйләде, тик Рәхилә инде аны ишетмәде - өстеннән таулар ишелеп төшкән сыман булды аның шул минутта! Ишектән чыгып, күкрәген тутырып иртәнге саф һаваны сулады да машинасы янына килде. Ишеген ачып, урыныннан чүпләрене себереп төшерде дә руль артына кереп утырды.
Ул район үзәгеннән чыкканда инде югарыга күтәрелгән яңа кояшның нурларыннан 45 яшлек чибәр хатынның йөзенә нур, җанына җылы йөгерде! Бүген ул кая барасын һәм ни эшләсен бик яхшы белә иде.
Читайте нас в