Барлык яңалыклар

АККОШ МӘХӘББӘТЕ (Булган хәл)

Һиндстанда өч ай булдым. Синең белән йөргән юллардан да йөрдем. Әмма эзләреңне таба алмадым. Әмма кайда булдың син, кадерлем? Унҗиде ел, унҗиде кыш һәм яз, унҗиде җәй һәм көз кайда булдың син?!

Тук, тук-тук, тук – кинәт ишекне шулай итеп шакулары Гадиләне тетрәндерде. Ул «тук-тук»ларны морзе әлифбасына күчерсәң, нокта, сызык, нокта, ягъни «Р» хәрефе килеп чыга. Рүзәл ишекне гел шулай шакый торган иде бит. Соңгы тапкыр ул… унҗиде ел элек шакыган иде!.. Гадилә ишекне киереп ачып җибәрде.
- Синме бу? – хатынның аяк буыннары йомшарды, күз аллары караңгыланды. Тирән упкынга егылдым дигәндә генә хәрби киемдәге ир аны кулларыннан тотып калды. Салкын һава Гадиләнең йөзенә килеп бәрелде һәм ул күзләрен ачты. Кипкән иреннәрен чак кыймылдатып:
- Рүзәл! Син! Син! – дип кабатлады. Күзен йомса, кабат югалтудан куркып, ирнең шинеленә чат ябышты. Өзелеп сагынды бит ул аны! Күңелен өткән бу сагыш, моң, тәмуг утында яндырган мәхәббәте шулкадәр зур иде, хәтта кояшны каплады, хатынның көне белән төне тоташты. Унҗиде ел ул канаты каерылган аккоштай тормыш күлендә ялгызы гына йөзде. Күзләрендәге яшьләрен балаларыннан яшереп, алар йокыга талганда гына мендәренә койды. Яңгыр тамчыларына кушылып, “тып-тып” елады.
“Юк, бу төш, куркыныч төш. Уянырга кирәк!” - дип, ничә тапкырлар үз-үзенә кабатлады ул.
Бу караңгылык күпме дәвам итәр иде, әгәр бүгенге көне булмаса? Ниһаять, ул уянды. Куркыныч төшкә әйләнгән өне артта калды. Рүзәле кайткан бит!
Яшь тулы мөлдерәмә карашларын сөекле кешесенең йөзеннән ала алмады:
– Унҗиде ел унҗиде көн түгел бит! Сагындык, шулкадәр сагындык!
Ничек йөреп кайттың? Эшләрегез уңдымы? Нишләп без бусагада торабыз әле? Үт, кадерлем, - дип, ирнең кулыннан җитәкләп алды. - Өшегәнсең, кулларың шундый салкын. Хәзер чәемне яңартам. Ашым пешкән. Балалар килергә тиеш. Их, сине күреп, шулкадәр сөенерләр! Алар сине бер генә мизгелгә дә онытмады. Ләкин син танырсыңмы үзләрен? Улыбыз – синең яшьлегең, кызларыбыз – минем яшьлек. Танырсың! Тик син генә бер дә үзгәрмәгәнсең... Чәчәләреңә дә чал кунмаган, йөзеңдә дә яшьлек нуры сүнмәгән. Карашларың гына салкын. Ә мин элекке Гадиләң түгел инде, - дип, хатын тиз генә ишек янындагы көзгегә күз салды. - Ак күлмәк кисәм дә, кара шәл булып иңнәремә кайгы пәрдәсе ятты. Ә менә, син кайткач, кара күлмәгемдә дә бәхет таплары пәйда булды.
Көзге каршында бөтерелгән хатынын күзәтергә ярата иде Рүзәл. Бу юлы да онытылып китеп, Гадиләсенә карап торды да, ниһаять, кыяр-кыймас кына бусагадан атлап үтте. Ашыкмый гына тирә-юньне күзеннән кичерде. Иренең уйларын укыгандай:
- Синең эшеңнән безгә тиешле өч бүлмәле фатир турында оныттылар. Унҗиде ел эчендә хәлебезне белешкән кеше булмады. Үзем дә эзләп йөрмәдем. Синең нурыңны саклаган йортыбыздан китәсем килмәде, кайтуыңны күңелем белән тойдым. Ишектәге йозакларны да бик озак алыштырмадык.
Илгизәребез, армиядән кайткач, ремонт ясады. Аңа кадәр бар да син эшләгәнчә торды. Бер әйберне дә урыныннан күчермәдек... – Гафу үтенгәндәй, Гадилә дәвам итте. - Синсез күңелләрне генә түгел, йортыбызны да сагыш басты. Балалар: “Өйгә якты төсләр кертик”, дигәч, ризалаштым.
Ирнең карашы стенадагы картинада тукталды. Авыл табигате. Рүзәлнең туган авылы. Таныды ул өзелеп яраткан су буйларын. Әнә, инеш басмасында ул утыра түгелме?
- Улыбыз синең кебек рәссам. Бик матур итеп төшерә. Армиядә дә сурәт төшерү, бизәлеш эшләрен аңа йөкләделәр. Холкы да син инде.
Бервакыт иртәнге сәгать алтылар тирәсе иде. Илгизәр мине уятты. “Әни, әйдә, икәүләп чәй эчәбез”, ди. Сәгатькә күз салдым: “Иртәрәк торгансың, балам”, - дим. “Әни, минем хәрби хезмәткә алыныр вакытым җитә”, - ди ул. “Әйе, беләм, улым”. “Миңа чакыру кәгазе килде”. Бу сүзләрне ишеткәч, йөрәгем жу итте. “Кайчанга?” “Бүген, хәзер кузгалам”... “Ничек? Нигә алдарак әйтмәдең? Юлыңа да берни әзерләмәдек бит!” “Әни, мин әзерләндем, син борчылма гына”...
Барысын да алдан уйлап эшләгән, авылга кайтып, туганнар белән күрешеп чыккан, синең өске киемнәреңне алып килгән. Костюм һәм чалбарыңны кигәч, каршымда син басып торгандай булды. Нәкъ синең кебек тыныч кына юлга җыенган. Военкоматка кадәр дә озатып куярга рөхсәт итмәде.
Балалар шулкадәр ипле, үзаллы булып үстеләр. Сәләтлеләр, кызлар икесе дә музыка мәктәбендә укыдылар. Өчесе дә югары уку йортын тәмамлады.
Илгизәребез өйләнде. Оныгыбыз бар. Кызлар да буй җитте. Алтын балыгыбыз да кияүгә бирерлек булды.
Хәтерлисеңме, Аденда яшәгәндә без пляжга йөрдек. Җирле хатын-кызлар диңгездә су коенмый иде. Ә су шулкадәр чиста, балык бик күп, басып торганда, аягыңа килеп бәреләләр. Шулай гадәттәгечә су коенып кайткач, чәй эчәргә утырдык. Сиңа чәй ясап, чынаягыңны алдыңа куйыйм дисәм, нидер эчемдә селкенә башлады, әйтерсең, балык йөзә. Котым очты. “Рүзәл, минем эчемә балык кергән, ахырсы”, - дидем, диңгез буендагы исәпсез балыкларны күз алдыма китереп. Син, минем сүзләремне чынга алмый: “Алтын балык түгелме?” – дип шаярттың. Икенче көнне терапевтка килдем, ә ул мине хатын-кыз табибына җибәрде. Шулай итеп, 1984 елны алтын балыгыбыз – кызыбыз Ильвина дөньяга килде. Сабыебыз үз илебездә тусын дип, Йеменнан Уфага кайттык. 1985 елны икенче кызыбыз Гөлнара якты дөньяларга ашыкты, әле дә шундый, үзе җитез, үзе һәрвакыт каядыр ашыга, ә апасы Ильвина, киресенчә, сабыр, йомшак холыклы, - Гадилә сөйләде дә сөйләде. Унҗиде ел күңеленә җыелган сүзләрен әйтеп өлгерергә ашыкты.
- Хәзер син яраткан бәлешне пешерергә куярмын. Йемен хатын-кызлары өйрәткәнен. Эштән кайтуыңа әзерли идем. Европада өйрәнгән цеппелиннар яисә диджкукулиларым да уңа. Балалар яратып ашый, – Гадилә иренең алдына киселгән токмачлы ашын утыртты да үзе бәлешкә камырын куеп җибәрде.
- Яшьлегебезнең гүзәл мизгелләре чит илләрдә үтте. Болгария, Венгрия, Согуд Гарәпстаны, Һиндстанда яшәдек. Язмыш җиле җылы якларга озатып торды, ә без кошлар сыман туган якларга омтылдык. Син генә бу юлы бик озаклап кайттың, - дип, Гадилә сөю тулы шелтәле карашын янә иренә юнәлтте. Аннан уйларында балачагына ашыкты.
- Юлда йөрү минем язмышым булган. Сигезенче сыйныфка кадәр безнең авылдан 25 чакрым ераклыкта урнашкан Арыслан авылында укыдым. Әнием Арысланныкы иде, картәниемнәрдә яшәдем. Тугызынчы сыйныфка 7 чакрым ераклыктагы күрше авыл мәктәбенә укырга бардым. Бу араны җәяү йөрмәсен дип, әтием миңа “Иж-Планета” мотоциклын бирде. Ул мотоциклның тарихын сиңа сөйләгәнем дә булгандыр. Әти 5 лотерея билеты алган булган, һәрберсенә безнең исемнәрне язган. Миңа – мотоцикл, сеңелемә “Чайка” сәгате чыкты.
Маңгаема язылганны күңелем белән тойганмындыр. Балачактан үземне чит ил кешеләре белән аралашам икән дип күз алдына китерә идем. Тауда берүзем чаңгы шуып йөрим, үз алдыма сөйләнәм, имеш, гарәпчә сөйләшәм, картәниемнән ишеткән догалардагы сүзләрне кабатлыйм. Чит телдә икән дип, төрле авазлардан яңа сүзләр уйлап чыгара идем.
Бүгенге көнне үзем дә, балалар да немец, мадьяр, гарәп, инглиз телләрендә югалып калмый, аралаша алабыз. Кайда яшәсәк, шул ил халкының телен өйрәнергә тырыштык бит. Телгә мәхәббәт, әвәслек нәселдән бирелгәндер. Әнием башлангыч сыйныф укытучысы иде бит. Әти - Бөек Ватан сугышы ветераны, Германиягә кадәр барып җиткән, сугыш тәмамлангач та анда өч ел хезмәт иткән. Немец телен яхшы белә иде. Безгә, биш баласына да, бу телне өйрәтергә тырышты.
Беренче бала буларак, ешрак әти янында бөтерелдем, техника белән кызыксындым... – Гадилә бәлешенә эчлеген дә өлгертеп, иренә мәтрүшкәле чәй ясап бирде. Шунда гына Рүзәлнең өстәл янына шинелен дә салмый килеп утыруына игътибар итте. – Берничә күлмәк һәм чалбарыңны шул килеш сакладым. Бәлки, балалар кайтканчы, өс киемнәреңне алыштырып, ятып торырсың.
Кызганычка каршы, калган әйберләреңне авылга кайтардым. Кызларны шифоньердан чыгарып булмый иде. “Монда әтинең исе килә”, - дип, шкаф эченә керделәр дә утырдылар.
Сине соңгы командировкаңа озатканда, балалар мәктәп укучылары гына иде бит. Синсез аларны аякка бастыру җиңелдән булмады, югалып, сыгылып калмавыма Аллаһыга рәхмәтлемен. Җәй көне Ильвина белән Илгизәр Татарстанда энекәшләрдә кунакта иде, Гөлнараны үзем белән алып, йөк машинасында Сочи шәһәреннән компьютерлар ташыдым. Үсмер чактан мотоцикл, машина йөртү тәҗрибәм ярдәмгә килде.
Аннан балалар поликлиникасына эшкә урнаштым, 2007 елда хаклы ялга чыктым.
Рүзәл аш бүлмәсеннән залдагы диванга чыгып утырды, әмма өс киемнәрен салмады. Аннан янәшәдә торган пианиноның капкачын ачып, бер-ике клавишка басып алды.
- Иң авыр вакытларда сатарга да уйлаган идем, әмма күңел түрендәге моң-зарымны тыңлаган, миңа кушылып көйләгән юатучым белән аерылыша алмадым.
Мәктәптә укыганда ук җырга мәхәббәтем көчле иде, шуңа да сәнгатьне үз иттем. Сәнгать юлын сайламасам, бәлки, язмышларыбыз да очрашмас иде. Стәрлетамак агарту училищесын тәмамлагач, Федоровка районына диплом якларга җибәрделәр. Савымчы, колхозчылар белән Таҗи Гыйззәтнең әсәрен сәхнәләштердек.
Бу авыл безнең алдагы тормыш юлыбызны хәл итте. Хәтерләсәң, китапханәдә Мәвә исемле апа эшли иде. Ул бертуганының туен алды. Мине баянда уйнарга чакырды. Арада кунак булып килгән бер яшь пар бар иде. Хатыны, якын күреп: “Минем ике энекәшем бар. Берсе – офицер, Фрунзе шәһәрендә хезмәт итә, икенчесе – архитектор, Мәскәүдә. Офицер энем Рүзәл белән килешер идегез”, - диде. Мин: “Офицерларның кызлары күп була”, - дидем дә бу сөйләшү турында оныттым. Күпмедер вакыт үткәч, фотосурәт белән хат килеп төште. Солдат хаты. Синең апаңа адресымны Мәвә апа биргән булган. “Хат язаргамы, юкмы?” – дип икеләндем. Җәмилә әбидә фатирда яши идем. Ул сезнең гаиләне яхшы белгән икән. Булачак каенана һәм каенатам укытучылар иде бит, аларны да юллама белән бу авылга җибәргәннәр. Яшь гаилә шулай ук Җәмилә әбидә фатирда торган. “Бик ипле кешеләр. Җавап яз”, - дип киңәш итте ул миңа. Шулай итеп, синең белән хат алыша башладык. Телефоннан бер тапкыр сөйләштек, аннан сиңа ял биргәч, очраштык. Син миңа өйләнешергә тәкъдим ясадың. Төскә чибәр, уртача буйлы, ипле холыклы егет идең, бер күрүдә үз итсәм дә: “Читкә китәргә җыенмыйм. Өйләнәсең килсә, кайтырсың”, - дип җавап бирдем. Һәм син кайттың. УМПОның хәрби двигательләр цехына инженер булып эшкә урнаштың. Уфаның Дим районыннан фатир бирделәр. Өйләнештек. Туйдан соң өч көн үтүгә, Венгриягә командировкага җибәрделәр. Шулай башланды безнең гаилә тормышыбыз. Мин Дим районындагы “Беренче май” клубына эшкә кердем. Бию коллективын җитәкләдем. Күп тә үтми сине эшеңнән Болгариягә җибәрделәр. Бер ел бу илдә яшәдек. Аннан кайткач, мин филармониядә эшли башладым. Бер кичне, концерттан кайтып килгәндә, мин утырган трамвай кинәт туктады, янымда торган пассажирлар өстемә егылдылар. Йөрәк астымда яралган беренче нарасыем өчен бу тукталыш үлемечле булды. Көтеп алган балабызны югалттык. Шул елны әти дә үлеп китте. Йөрәк дип дәвалаганнар, бавыры чирле булган. Ун көн дигәндә, күз алдыбызда шиңде, бу югалтулардан соң мин сәхнә эшеннән читләштем. “Союзнефтеавтоматика” предприятиесенә эшкә күчтем. Улыбыз Илгизәр туды.
Синең эшең чит җирләргә командировкалар белән бәйле иде. Якын арада булса, без синең яныңа кунакка бара идек. Шулай Союз илләрен, шәһәрләрен йөреп чыктык. 1980 елда сине Согуд Гарәбстанына җибәрделәр. Еракка һәм озакка булгач, чит илгә гаиләбез белән бардык.
Йеменда мин кабат сәхнәгә күтәрелә алдым. Хәтерлисеңме, берчак илчелеккә чакырттылар. “Ни булды икән?” дип котыбыз очкан иде. Беренче советник белән очрашу булды. Ул миңа дәүләт театры коллективы белән бергә концерт куярга тәкъдим итте. Безнең шәхси эшебезне тикшерәләр иде. Минем сәнгать өлкәсендәге белемемә игътибар иткәннәр. Гарәпләр татар җырларын бик яратып кабул итте. Сәхнәгә озын җиңле күлмәкләр киеп, яулык бөркәнеп чыга идек. Аннан балалар бакчасына музыка буенча укытучы эшен тәкъдим иттеләр, шатланып риза булдым. Гарәп телен өйрәндем. Союз илләреннән килгән танышларым арасында телне белмәгән хатын-кызлар белән еш кына кибетләргә йөрергә туры килде. Мөслимә булгач, бик җылы каршы алалар иде.
Согуд Гарәпстаныннан кайткач, ике кызыбыз туды. Сине һаман да чит якларга командировкага җибәрделәр, өч бала белән еш кына берүземә калырга туры килде. Авыррак та булгандыр. Улыбыз Илгизәр кечкенәдән терәк булып үсте. Иртән мәктәпкә киткәнче, сеңелкәшләренә бидон белән сөт алып кайта иде. Туганнары өчен һәрвакыт җан атып тора ул.
Балалар бераз үскәч, гаиләбез белән Венгриягә чыктык. Бала-чага телне тиз өйрәнде, мадьяр телендәге җырларны отып алдылар. Бу илдә дә өч еллап яшәдек.
Сине эшеңдә үз иттеләр, анда калырга үгетләделәр. Күңел туган якка тартты. Чираттагы командировкаң Украинага булды.
Ә бит ата-ана йортыннан зур тормыш юлына канат какканда, җирдә беренче адымнарын ясаган кошчыктай сагыш-моңның ни икәнен белмәдем, югарыга, еракларга омтылдым. Синең белән дөнья гиздем. Мәхәббәт илендә юлларыбызны бәхет йолдызы яктыртты. Тик ник сүнде соң ул безнең йолдыз? Салкын җилләрне, кар-бураннарны бергә җиңә идек... Парлы идек...
“Тагын өч-дүрт ел Кытайда эшләрбез дә аннан командировкаларны туктатырбыз”, - дидең, юлга чыкканда. Бик гадел, кешелекле, дөреслеккә баручы, ихлас кеше идең син. Яраттың, ярата белдең. Әмма фаҗига көтелмәгәндә килде. Күз алдында соңгы карашың, соңгы сүзләрең мәңгегә уелды...
1995 елның 10 июнь көне. Украинадан цинк табут кайтардылар. Синең үлемеңнең сәбәбен безгә әйтмәделәр. Цинк табутны да ачтырмадылар.
Югарыда парлап очкан аккошлар идек, беребезне атып төшерделәр. Язмышның бу сынавы йөрәкләрне телгәләде. Тормышның мәгънәсе югалган авыр чакта балалар көч бирде, алар өчен типте ана йөрәге... Яшәргә, яшәргә, тормыш мәгънәсен югалтырга хакым булмады. Балаларыбыз өчен. Ялгызлык ачысын алар тоярга тиеш түгел иде.
Әмма ышанмадым, Рүзәл, ышанмадым үлемеңә! Зиратыңа да йөрмәдем. Менә шулай бер кайтып керүеңә ышандым һәм ялгышмадым, - дип, Гадилә иренең янына утырды да, кысып-кысып кочаклап, сулкылдап елап җибәрде. – Сине ниндидер серле эшкә җибәргәннәрдер дип ышандырдым үземне. Безне тәмуг утында яндыруыңның сәбәбе хәрби антыңа тугры калуың икәнен яхшы белдем. Әмма озак кайтмавың өчен ачуландым, язмышыма да үпкәләгән чакларым булгандыр. Синсез никадәр авыр булуын сүзләр белән аңлата алмыйм. Яшереп кенә түккән яшьләремне генә үлчәсәк тә, Аден диңгезе хасил булыр иде...
Ир хатынына яшьлектәге кебек яратып, сокланып карады. Бу караш Гадиләгә яхшы таныш иде.
- Балаларыбыз да синең кебек менә шулай бер караш, бер сүз белән күпме көч бирәләр. Шундый бәхетле мизгелебездә елап утырырга хакым бармы минем?
“Әни, син безнең өчен күп тырыштың. Хәзер үзең өчен яшәргә кирәк”, - диләр алар. Ә мин сине көттем. Унҗиде ел унҗиде ай түгел! Барыбер көттем, хәтта эзләдем сине. Шулай быел балалар мине Делига ахирәтемә кунакка җибәрделәр. Аның белән син Делида эшләгәндә танышкан идек. Гоада булдым. Бәлки, сине Украинадан кабат Һиндстанга эшкә җибәрмәделәрме икән? дигән уйлар да туды.
Делидан Гоага самолет белән очсак, Гоадан Делига поезд белән кайттым. Илне эченнән күрәсем килде.
Һиндстанда өч ай булдым. Синең белән йөргән юллардан да йөрдем. Әмма эзләреңне таба алмадым. Әмма кайда булдың син, кадерлем? Унҗиде ел, унҗиде кыш һәм яз, унҗиде җәй һәм көз кайда булдың син?!
Рүзәл нидер әйтергә теләде. Әмма сүзләре сүзгә бәйләнмәде. Шулвакыт Гадилә аның тавышын ишетмәвен аңлады. Иренең йөзендәге һәр җыерчыкны хәтерләде, әмма тавышын оныткан бит!!!
Шулвакыт ишек шакыдылар.
- Балалар килде! – дип, үз уйлары эчендә оеп утырган хатын урыныннан сикереп торды.
Тук, тук-тук, тук – нокта, сызык, нокта. Нәкъ Рүзәл кебек шакый иделәр. Гадилә йөгереп барып, ишекне ачып җибәрде. Бусагада әти-әниләре белән оныгы басып тора иде. Улы Илгизәр:
- Әни! Куркыттың бит! Ишек кыңгыравына басабыз, җавап юк. Бала, түземсезләнеп, ишеккә шакый башлады инде! Ни булды?
Гадилә:
- Әтиегез кайтты!!! - дип әйтергә иде, туктап калды. Бу мизгелне ул унҗиде ел көтте...
... Тагын унҗиде ел вакыт үтәр. Язмыш дигән тирән күлдә канаты каерылган горур аккош һаман да ялгыз йөзәр. Күккә багар күзләрен, ак болытлар арасыннан Аны эзләр... Назлы җилләрдә – Аның җылысы, кояш нурларында – Аның карашы, яшьле болытларда - ялгыз аккошның сагыну, сагышы...
Читайте нас: