Барлык яңалыклар

Мәхәббәт дип, эчкечегә кияүгә чыгаргамы?

Мөнәсәбәтләренең киләчәксез булуын аңлап, өзгәләнә. Бик еш теге егет кисәге белән әйткәләшә. Үкереп елап кайткан чаклары да булды.

Бу дөньяда акчага сатылмый, кануннарга буйсынмый, планнарга яраклашмый торган бер генә нәрсә калды бугай. Ул да булса – мәхәббәт. Тән сату, ялган кыланулар түгел, ә чын саф һәм якты хис. Ул гына үзен төрле язылган һәм язылмаган кануннарга “төреп” куйган безнең мескен җәмгыятьтә ирекле булып кала алды. Килимме дип тә, китимме дип тә сорап тормый. Көтмәгәндә дөньяңның астын өскә әйләндереп килә дә, уйламаганда сиздерми генә китә дә ала. Гашыйк булып, мәхәббәт утында яну өчен генә дә туу кирәктер бу дөньяга! Тик...
Гыйшкың бакага төшсә, күл буеннан китмәссең, диләр. Шул кадәр дә белеп әйтерләр икән! Минем бер яхшы таныш кызым шулай күл буенда утыра бит. Үзе зәңгәр күлләрдә генә йөзеп йөрерлек аккош кебек сылу, ә бер бакага гашыйк булды инде, ачуым килмәсә әйтмәс идем.
Тыштан караганда егет тә “ничауа”. Ир-ат маймылдан матуррак булса, җитә, дигән караштан чыгып фикер йөрткәндә, хәтта чибәрләрнең чибәре. Әмма эчке дөньясы... Итәгатьлелекнең нәрсә икәнен дә белми. Өстәвенә, эчә. Эш көннәрендә кичен сыра белән үткәрсә, ялларын – хәмер белән. Әлбәттә, дустым тегене мәҗбүриләп берәр кинога, театрга, я концертка алып бармаса. Анысына да бер атна алдан ялына башларга туры килә. “Ташла шуны. Нигә кирәк ул?”- дибез. Тыңламый. “Барысын да аңлыйм, ләкин яратам мин аны. Йөрәккә кушып булмый бит”- дип тик тора. Мөнәсәбәтләренең киләчәксез булуын аңлап, өзгәләнә. Бик еш теге егет кисәге белән әйткәләшә. Үкереп елап кайткан чаклары да булды.
Нишләргә белми җәфалангач, бер көнне мәчеткә киткән. Һәм... яшь мулла белән танышкан. Бераз сөйләшеп утырганнар, паркта йөргәннәр. Берничә көн үткәч, тагын шул мәчеткә барды. Мулла (дөресе хәзрәт дип әйтелә микән, белмим, зинһар гафу итегез) белән тагын очрашкан. Бу юлы телефон номерларын да алышканнар. Шылтыратышып сөйләшә башладылар. Танышлыкларына бер атна булды микән, юк микән, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Аларга озак йөрергә ярамый булса кирәк. Ахирәтемнең сөйләүләреннән шулай дип аңладым. Бер уйласаң, нәрсә кирәк инде хатын-кыз бәхете өчен? Мулла кеше итәгатьле дә, акыллы да, тәртипле дә, ә иң мөһиме – эчми һәм тартмый. Тик менә мәхәббәтсез кияүгә чыгып буламы соң ул? “Син мөселман хатын-кызы. Мин сине хаталардан йолып калырга, якларга тиешмен”, – дисә дә. Әнә шул яклауга, хаталардан саклауга мохтаҗ булса да... баш тартты.
Һәм янә күл буена барып утырды, ягъни мәсәлән, теге егете янына барды. Чөнки тегесе эчкән саен шылтырата да: “Синсез яши алмыйм”,- дип елый...
Айзирәк.
Читайте нас: