Илебез тарихында җан өшеткеч вакыйга булып уелып калган репрессия еллары бүген дә күпләрнең күңелендә ачы яралар белән саклана. Бернинди киртәләрне белмәгән репрессия сәясәте күпме кешеләрнең язмышын сындырган. Күпме кеше, гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан сөргенгә куылган, физик һәм рухи кимсетелгән, сәяси җәзага дучар ителгән. “Халык дошманы”, “халык дошманы баласы” дигән тамга аларга бик күп еллар дәвамында тыныч яшәргә ирек бирмәгән.
Сәяси репрессия җиле үз тырышлыгы белән җитеш дөнья көтүче Сәлах Гомәровның гаиләсенә дә кагылган. Ул елларның ачы вакыйгалары турында безгә Миякә районы үзәге Кыргыз-Миякәдә яшәүче Сабир Сәлах улы Гомәров бәян итте.
“1779 елның июлендә Татарстаннан 23 гаилә килеп, 70 башкорт белән сөйләшеп, җир белешеп, килешү төзиләр һәм бүгенге Миякә районының җирләрен сатып алалар, – дип, кереш сүзен ерак тарихтан башлады ул. – Документта 400 тәңкәгә сатып алынган, шул суммадан хөкүмәткә 4 сум салым түләнгән дип язылган. Нинди җирләрне файдаланырга мөмкин икәнлеге саналган. Бу килешү бүген Ырынбурда архивта саклана, миндә күчермәсе бар”.
Шул килгән гаиләләр арасында Гомәр исемле кеше була һәм Гомәровлар нәселе шуннан башлана. Сабир Сәлах улы – унынчы нәсел. Һәм аның әтисенең өлешенә язмыш зур сынаулар әзерләгән була.
“Әтине 1933 елны 46 яшендә, кулак дип, сигез баласы белән (әни соңгы баласын тудырганда үлгән) Себергә озаталар. Шафран станциясендә товар поездына төялгәндә әти, бер кыз бала белән бер ир баланы җитәкләп алып чыгып, озата барган туганына бирә. “Без әллә кайтабыз, әллә юк, нәселебез калсын” , – ди ул.
Сөргенгә озатылганнарны башта поездларда, аннары Обь елгасыннан баржалар белән алып баралар. Баржа барган вакытта көн саен кешеләр үлә. Тәүлегенә бер тапкыр яр читенә туктап, үлгән кешеләрне барысын бер җиргә күмеп, ары китәләр. Чулым елгасы буйлап тайганың иң ерак урынына илтеп бушаталар. Беренче ел землянкада кышлыйлар. Балаларның иң кече икесе шунда үлә...
Көннәр җылыткач йортлар бурый башлыйлар. Анда таш юк, нигезне багананы утыртып эшлиләр. Җайлап авыл барлыкка килә, аңа Володарка дигән исем бирәләр. Аннан качып китәрлек булмый, комендатура эшли.
Әти белән бергә Бишбүләк районының Усак-Кичү авылыннан тагын бер гаилә бара. Аларның әтиләре юлда үлә. Әниләре өч малай белән кала. Дүрт елдан соң әти белән әлеге хатын кавышып, бергә яши башлыйлар. Уртак бала булып 1940 елда мин туганмын.
Биредә яшәү һәм эшләү шартлары кырыс була. Һәркемгә норма белән агач кисәргә кушыла. Кышын агачларны Чулым елгасы ярына өяләр, ә язын тәгәрәтеп төшерәләр, ул Обька кадәр агып бара һәм тиешле җирдә аларны тотып алалар. Шулай урман хәзерләтәләр. Балалар да үсеп җитә”.
Сугыш башлана. Буй җиткән егетләрне берәм-берәм сугышка ала башлыйлар. Сәлах абыйның уллары да ватанны саклаучылар рәтенә кушыла. Төрлесе төрле җирдә сугыша.
Поездга утырганда туганына биреп калдырган Самат исемле улы 1948 елда сугыштан кайта. Себердә үскән туганнарының берсе белән очрашалар һәм әтиләрен туган якка алып кайтырга дип килешәләр. Әтиләре яшәгән поселокка барып, 2-3 көн әзерләнәләр һәм качалар. “Ул чакны яхшы хәтерлим. Март ае иде. Юлга чыктык, станциягә кадәр 400 чакрымны җәяүләп үттек”, – дип искә ала әңгәмәдәшем. Шулай итеп, 15 ел сөргенлек газабын кичергәннән соң, көч-хәл белән туган нигезләренә кайтып егылалар.
Әмма кулда документлар юк. Милиция хәзер килеп җитәчәге көн кебек ачык. Нишләргә?
“Бу вакытта бер абый армиядә иде. Сугыштан соң хезмәт иткән чагы, – ди Сабир Сәлах улы. – “Бүген хәрби хезмәттә һәм кызыл армияче гаиләсе булып тора” дип язылган белешмәсе килде. Шул язу безне коткарды. Милиция безне тынычлыкта калдырды”.
1949 елны йорт салып керәләр. Сабир Сәлах улы беренче сыйныфка укырга бара. Яхшы укый. Мәктәпне тәмамлагач, укырга кая барырга икән дип уйлана башлый. Ул чакта “укырга бар” дигән кеше юк. Заманы шундый. “Кая барырга икән, кайда стипендия күбрәк түлиләр икән дип, гәзитләрне караштырдым. Бөгелмәдә бораулаучы ярдәмчесенә укырга кереп киттем”, – ди Сабир абый. Белем алып, һөнәре буенча эш башлый. Ул вакытта илдә күпләп нефть чыгаралар, шуңа бу өлкәдә эшләүче егетләрне армиягә дә чакырып бармыйлар. Шулай итеп, аны 24 яшендә генә армиягә чакырталар. Өч ел хезмәт итүнең иң азакысына туры килә ул. 27 яшендә хәрби хезмәтен тутырып кайта.
“Армиядән кайткан чак. Беркөн сыйныфташымның әтисе очрады да, хәл-әхвәл сорашкач, “безгә инспектор-ревизор кирәк иде, сине беләм, ипле егетсең, әйдә әле безгә эшкә” дип чакырды. Ул сберкасса мөдире иде. Уйга калдым: ул заманда ревизорларның хезмәт хакы – 85 сум, ә мин бораулаучы булып 500-600 сум алам. Икенче яктан, әти берүзе, армиядән кайтып әнкәйне күмеп киткән идем. Шулай итеп, сберкассага эшкә кереп киттем. Ат белән район буенча чыгып китәм, сберкассаларда ревизияләр ясап йөрим. Икенче көз укырга кердем. Мине эшкә чакырган абзый озакламый пенсиягә китте һәм мине аның урынына куйдылар”.
Сабир Сәлах улы Саклык банкының Миякә бүлеге идарәчесе булып 30 ел эшләп, 2000нче елны хаклы ялга чыга.
Инспектор булып йөргән вакытта ревизия белән барганда бер авылда Зөһрә исемле кызны очратып, гашыйк була. Шушы ук районның Өршәкбаш-Карамалы авылы кызының диплом алды практикасын үтеп йөргән чагы икән. Танышып ел ярым йөргәч, яшьләр өйләнешәләр.
Ул вакытка инде әтисе Сәлах Гомәров мәрхүм була. 1996 елда сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләүне күрә алмый ул.
Торган җир яхшы булса да, кеше баласының туган җирен күрү тойгысы көчле буладыр. Сабир Гомәров 2003 елны туган авылын күрергә дип юлга чыга.
“Туган авылым Володаркага 70 чакрым барып җитмәс Красная Горка дигән авылда урманчыга кереп, сөйләшеп, хәлемне аңлатып бирдем, – ди әңгәмәдәшем. – Урманчы егет мине “ул урынга 30 ел кеше аягы басканы юк, тайганы үзең беләсең, анды барып йөрмәвең яхшы, мин сине анда җибәрә алмыйм” дип үгетли башлады. Шулай да сөйләшә торгач, уртак бер фикергә килеп, минем туган авылга барып карарга булдык. Азык-төлек, корал хәстәрләдек. Чулым елгасыннан моторлы көймәдә бер сәгать тирәсе күтәрелдек. Аннары 20 чакрым җәяү кердек. Аклан кебек урынга кояш нурлары төшкәч, кеше буйлык кура җиләкләре үскән. Маллар йөргән кебек сукмак та бар. Урманчы егет шуларны күрсәтеп: “Монда аюлар йөри”, – ди. Кура җиләге ашарга киләләр икән.
Утырып бөтен уйларымны уйладым да кире чыктык. Туган җиремне күрүем шулай булды”.
Шулай итеп, бүген Сабир Сәлах улының туган адресы – Томск өлкәсе Тегульдет районы Володарка авылы дигән язу паспортында һәм күңелендә генә саклана.
Сабир Сәлах улы белән аның тормыш иптәше Зөһрә Абдулмагъҗан кызы – җәмәгать эшләрендә иң актив катнашучылар. Хаклы ялда булуларына карамастан, бүген дә тиктормас җаннар алар.
Сабир Гомәров пенсиягә чыккач археология, крайны өйрәнү белән ныклы кызыксына башлаган. Үткән язмышы турында китаплар да язган.
Ул Кыргыз-Миякә авылы паркындагы буаны тәртипкә тотуга зур көч салган. “45-50 балыкчы җыелып, буаның тирә-ягын җыештырып, өмәләр ясыйбыз. Үзебезнең көч белән буаны тәртиптә тотабыз, вак балыклар алып кайтып җибәрәбез. Хәзер су буйлары чиста, балык тотарга дип, челтәр салмый башладылар. Шунысы куандыра”, – ди ул.
Зөһрә Абдулмагъҗан кызы – гомерен балаларга багышлаган шәхес. Озак еллар районның Пионерлар йортын җитәкләгән. “Кешеләргә карата үтә дә ихлас, ачык, кешелекле”, – диләр аның хакында.