Барлык яңалыклар

Читлектә, тик кош түгелләр...

Стәрлетамак шәһәрендәге 6 нчы санлы колония-поселениедә хатын-кызлар участогы бар. Бүгенге көндә анда 36 хатын-кыз җәза вакытын үткәрә.

Стәрлетамак шәһәрендәге 6 нчы санлы колония-поселениедә хатын-кызлар участогы бар. Бүгенге көндә анда 36 хатын-кыз җәза вакытын үткәрә.

– Нигездә, юл-транспорт авариясе ясаганнарны, алимент түләмәүчеләрне монда җибәрәләр, – дип башлады колония белән таныштыруын аның җитәкчесе, эчке хезмәт майоры Салават Гаяз улы Әхмәтов. – Наркотик белән эләгүчеләр дә очрый, мошенниклык кылучылар, урлашучылар бар. Җәза вакытлары – бер айдан алып өч ел ярымга кадәр. Безгә алар суд карар чыгаргач үзләре киләләр. Тәртибе шундый.

Хөкем ителүчеләрнең барсы да теплицада эшли. Без кергәндә ике хөкем ителүче ханым чәчәкләргә су сибеп йөри иде.

– Наталья! – дип чакырып алды берсен Салават Гаяз улы. Наталья дигәне шунда ук колония җитәкчесе янына йөгереп килеп җитте.

– Таныш булыгыз, – диде җитәкче журналистларга. – Наталья Васильевна Зәйналгабдинова. Юл-транспорт фаҗигасе ясаган өчен 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бер ел була аның монда килгәненә. Бер генә кисәтү дә алганы юк, тәртибе үрнәкле, эшли... Өенә кайтып килергә рөхсәт сорый. Бүген төштән соң комиссия җыелачак һәм хәл итәчәк...

Матбугат вәкилләре Натальяга бер-бер артлы сораулар яудыра башладылар. Монда ничек килеп эләгүе турындагы сорауга ул җавап бирми, дәшмичә генә уйлап торды да:

– Иң куркынычы артта калды инде, – диде...

Безне озатып йөрүче офицердан кызыксындым. “Наталья ясаган юл фаҗигасендә һәлак булучылар юк, әмма каза күрүчеләр күп”, – диде.

Наталья хөкем ителгәнче автомобиль юу салонында администратор булып эшләгән. Ире – вахта ысулы белән йөреп эшли, кызы кияүдә, улы бар.

– Өйгә кайтып якыннарымны күрәсем килә, – диде ул. Икенче мөһим максаты – хезмәт биржасына кереп эш белешү икән. Чөнки бер елдан аның шартлы рәвештә иреккә чыга алу мөмкинлеге җитә.

Төштән соң колониягә Стәрлетамак шәһәрендәге “Халит ибн Вәлид” мәчетеннән Ришат хәзрәт, “Иоанн Предтечи” гыйбадәтханәсеннән төрмәдә тәрбия эшләре буенча дьякон Алексей һәм колония җитәкчелеге җыелды.

Наталья үзенең соравын биргәннән соң комиссия вәкилләре арасында киңәшләшү башланды. Хатын-кызлар участогы начальнигы Нур Мәүлетколов, дин әһелләре үз сүзләрен әйтте. “Син өеңә зур җаваплылык алып кайтып китәсең, – диде Ришат хәзрәт. – Чөнки синең иректәге тәртибеңә башкаларның да ял ала алу хокукы бәйле. Син аларны да онытма, колониягә вакытында кил”, – дип киңәшләрен бирде.

Комиссия Натальяга дүрт көнгә өенә кайтып килергә рөхсәт бирде.

Рөхсәт кәгазьләре алып чыгуга аны якыннары инде көтеп тора иде. Туган Мәләвез шәһәренә кайту белән Наталья чиркәүгә кереп чыгасын һәм шунда ук хезмәт биржасына барып эш белешергә ниятләвен әйтте. Сер түгел, хөкем урыннарыннан чыгучыларны колач җәеп эшкә алырга ашыгып торучылар юк.

– Хезмәт кодексында һәр кешегә елына бер тапкыр ял алу каралган, – дип бәян итте Салават Гаяз улы. – Күбесе ялын шушы колония территориясендә үткәрә, өйләренә кайтып килергә бик сирәкләр генә лаек була. Хөкем ителүче хатын-кызлар арасында быел Наталья өенә кайтып килүче беренче кеше.

Дүрт аяклы ат та абына, диләр. Беркем дә төрмәгә теләп утырмый. Әмма монда килеп эләккәнсең икән, тышкы тормыш белән бәйләнеш өзелергә тиеш түгел дип саныйлар җинаять-җәзаларын гамәлгә ашыру системасында эшләүчеләр. Хатын-кызларга туганнары, гаиләсе белән очрашырга күрешүләр чикләнмәгән. Балалары, ирләре килеп йөриләр, диләр. Әмма алимент түләмәгән өчен җәза вакыты алучы кәккүк әниләрне аңлап булмый. Гомер бүләк иткән газиз балаларын шайтан суына алмаштырып, эшләмичә ятканнар да күп шул монда. Аларны да тәрбияләү эше белән шөгыльләнәләр.

- Бер мәлне ирләр арасында алимент түләми утыручылар күп иде, – ди Салават Гаяз улы. Шуннан статистика үзгәрде: ирләр арасында бу сан азайды, хатын-кызлар арасында күбәйде...

Гыйбрәт хәл бу. Җанны төрле-төрле уйлар телгәли: ни җитми икән хатын-кызга? Тыныч кына ятасы бит өйләрендә. Җитмәсә күбесенең балалары, балалары гынамы?! Оныклары булган өлкән яшьтәгеләр дә күзгә чалынып китә әнә.

Тимерчыбыклар белән әйләндереп алынган бу дөньяның үз тормышы, үз мәшәкатьләре, үз кагыйдәләре. Монда тормыш кайнап тора дип әйтеп булмаса да дә, әкрен генә бер агымга – конвейерга куелган шикелле бара да бара. Тоткыннарның әти-әниләре, ирләре, балалары килә. Колониядә әледән-әле төрле чаралар үткәрелеп тора. Кемдер елмая, кемдер күз яшьләрен сөртә. Хатын-кызны рәшәткәләр артында күрү аеруча авыр. Ул бит бу дөньяга кадер-хөрмәт күрү, ярату-сөелү өчен килә. Менә шулай сак астында йөрү өчен түгел...



Төрмәдә туган бала


6 санлы колония-поселениедә хатын-кызлар участогында командировкада булганда, бер яшь хатынның биш айлык балаcы белән җәза вакытын үткәрүе турында ишетеп калдым. Сак кына ул яшәгән бүлмә ишеген шакыдым.

Ул үзен Настя дип таныштырды. Октябрьский шәһәреннән килгән. 3,4 елга ирегеннән чикләгәннәр. Монда килеп эләгүенең сәбәбен: “Документлар белән мошенниклык кылуда гаепләделәр”, – дип аңлатты.

Өйдә ике баласы калган. Быел кызы укырга төшә икән. “Ул укырга төшкәнче шартлы рәвештә иреккә чыгаруларын сорап гариза яздым, суд көтәм”, – диде ул.

Монда килеп эләккәндә өченче балага авырлы булуын белмәгән дә булган. Улы Елисейны Стәрлетамак шәһәрендәге бала тудыру йортында тапкан: колониядән ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы белән алып киткәннәр.

– Яшәү шартларына зарланмыйм, улым белән саф һавада йөрибез, – диде. Ире күрешүләргә еш килеп тора икән.

Эш хөкем эскәмиясенә кадәр барып җиткән икән, биредә инде закон теле генә өстенлек итә. Шул мизгелдә тормыш икегә аерыла: аңа кадәрге һәм... аннан соңгы. Хәвефле адым ясаганчы ахыры ни белән тәмамланасын уйларга кирәк тә шул... Бер генә җинаять тә җәзасыз калмый.



Читайте нас: