Барлык яңалыклар

Корыч атны иярләгән ул

Кушнаренко районы Иске Гомәр авылында яшәүче Тәгъзимә әби Галина шушы көннәрдә 95 яшен билгеләде.

Кушнаренко районы Иске Гомәр авылында яшәүче Тәгъзимә әби Галина шушы көннәрдә 95 яшен билгеләде.

Бер гасырга якын гомер үткән... Артта Бөек Ватан сугышының авыр еллары, буыннары да ныгып бетмәгән кызлар тылның бөтен авырлыгын үз иңнәрендә тарта. Аннан сугыштан соңгы еллар, колхоздагы көне-төне эш...

Тәгъзимә әби – 20 гасырның тере шаһиты. Тормышындагы күпме сынаулар, чын дуслыкның кадере, фаҗигале һәлак булган тормыш иптәше Мәхмүтне җирләп, ялгызы җиде баланы тәрбияләп үстерү – аларның барсын да татар хатын-кызларына хас булган сабырлык белән үтә ул. Бүген бөтен сынаулар, авырлыклар артта калган. Тәгъзимә әби унынчы дистәне ваклый, балаларының күз карасы кебек саклаган газиз әнисе булып кадер-хөрмәттә гомеренең кышын каршылый.

Тәгъзимә әби сөйләвенчә, авыр сугыш елларында 12 кыздан торган бригада төзеп тракторчылар курсына җибәрәләр. Башта алар механизаторлар курсын үтә, аннан трактор рычагы артына утырып, “корыч атларны” иярли.

Сугыштан соң Тәгъзимә әби Берлингача барып җиткән фронтовик, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Мәхмүт Галин белән язмышын бәйли. Җиде балага гомер бүләк итеп, 23 ел гына яшәп калалар: юл-транспорт фаҗигасе сөекле тормыш иптәшен, балаларының әтисен кара гүргә алып китә.

Тәгъзимә әби пенсиягә чыкканчы ару-талуны белми колхозда эшли, Мактау грамоталары, орден-медальләргә лаек була.

Тәгъзимә әбине котларга район хакимияте вәкилләре, ветераннар советы һәм авыл биләмәсе башлыгы килде.

– Бөтен балаларымның да үз өйләре, хуҗалыклары бар, алар исән-сау яшәсәләр, миңа бернәрсә дә кирәкми, – ди Тәгъзимә әби.


Эльвира Усманова.

Читайте нас: