Башкортстанда Паша Ангелина исемендәге призга иң беренче лаек булган механизатор Мөнирә Шәйбәкова 70 яшен билгеләде
Башкортстанның күренекле шагыйрәсе Әнисә Таһирова моннан 32 ел элек Кушнаренко районының “Большевик” колхозы механизаторы, Хезмәт Даны ордены, Башкортстанда иң беренче Паша Ангелина исемендәге призга лаек булган һәм бик күп башка дәүләт бүләкләре иясе, Коммунистлар партиясенең XXVII съезды делегаты Мөнирә Шәйбәкова турында “Кормаш кызы” исемле күләмле поэмасын яза. Башкортстан укучысына Анна Ахматова, Борис Пастернак, Пушкин белән Лермонтовны тәрҗемә иткән шагыйрә ни өчен бу поэманы язуга алынуын болай дип хәтерли:
– Хезмәт кешесенә дан җырлаган, хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелгән заман иде. Мөнирә Шәйбәкова – “корыч ат”ларны иярләгән кызларның сугыштан соңгы икенче дулкынын башлап җибәрүчеләрдән булды. Алар яшьлеген, матурлыгын трактор йөртүгә кызганмаган гүзәл затлар иде. Хәзерге кызларга ул бик аңлашылмыйдыр да. Әмма узган гасырның сиксәненче елларында ул бик мактаулы хезмәт иде.
Мөнирә апа Иске Кормаш авылында дөньяга килә. Үз авылында сигез класс тәмамлагач, шофер һөнәренә укырга китә.
– Ни өчен шофер һөнәрен сайладыгыз? – дип кызыксынам Мөнирә ападан.
– Миңа ошый иде... 40 ел рульдә йөрдем, бер авария дә ясамадым, – ди ул горурланып.
Юлларны ярата ул, таңның атуын... Юлга таң белән чыгарга тырыша, “бәхет кошы таңда сайрый” дигән үзенең ырымы бар аның.
Заманында аның исеме илдә яңгырап тора. Аның Валентина Терешкова, Раиса Горбачева һәм илнең беренче шәхесләре белән төшкән фотолары матбугат битләрендә еш басыла. Бармак белән генә санарлык булган механизатор кызлар турында радио, телевидение шаулый.
Колхозчы Шәмсикамал Сөләйман кызы һәм укытучы, парторг Габдулла Шәйбәк улының тугыз балалы гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә ул. Абыйлары белән басуда, техника тирәсендә үскәнгәме, күңеленә бәләкәйдән шофер һөнәре якын була. Укып кайткач “Большевик” колхозының данлыклы рәисе Георгий Филькин аңа “Газ-63” машинасы ачкычын тапшыра.
Ул заманда колхозда 5 бригада, дистәләгән комбайн, башка техника була. Аларга ягулыкны Уфадан ташыйлар. Мөнирә “Газ-52”, “Газ-53” машиналарына да утыра.
Район партия комитетының беренче секретаре Фәйлас Муллагалиев күрсәтмәсе белән “Большевик” колхозы рәисе аны тракторчылар курсына укырга җибәрергә була. Алар баглаган өметләр аклана. Мөнирә тракторны да үзләштерә һәм республика җир сөрүчеләре бәйгесендә җиңеп,
“Т-150” тракторына ия була.
Коммунистлар партиясенең республика, СССР күләмендә үткәрелгән конференцияләрендә генә түгел, партиянең XXVII съездына да делегат итеп сайлана.
– Андый күләмдәге соңгы съезд булды ул, – дип хәтерли Мөнирә Габдулла кызы. – Борис Ельцин партбилетын ташлап чыгып киткән съезд буларак та тарихта калды ул.
Съезддан эшен сагынып кайта һәм йөк машинасына утыра. Колхозга ашлама, ягулык ташый, басуларга тирес чыгара, икмәк кабул итү предприятиесенә ашлык ташый.
“Хезмәте – каты, җимеше – татлы” диләр халыкта. Аның бар тормыш юлы – хезмәт батырлыгы. Буыннары да ныгып бетмәгән япь-яшь кызның рульгә утырып, ирләрдән дә уздырып эшләвен батырлык дими тагын ни диясең инде? Заманалар үзгәрде, кайчандыр бөтен ил табынган кыйммәтләр, идеаллар юкка чыкты. Әмма хезмәт кешесенең кадере югалмады. Халык бүген дә уңганнарны ярата, аларны үрнәк итеп куя. “Кушнаренда нинди халык яши?” – дип сорасалар, “Мөнирә Шәйбәкова кебек”, – дип җаваплыйлар. Уңган, якты күңелле, нурлы йөзле Мөнирә апа кебек! Максим Горькийның “Кеше нинди яшьтә булса да гүзәл булып кала” дигән сүзләре бүген аның турында әйтелгән кебек.
Паша Ангелина – Прасковья Никитична Ангелина (1913-1959) – беренче “пятилетка”ларда стаханов хәрәкәтендә катнашучы, МТС трактор бригадасы бригадиры, ударница. 1929 елда тракторчылар курсын тәмамлый, 1933 елда хатын-кыз тракторчылар бригадасын оештыра. Планны арттырып үтәгәне өчен совет эшче хатын-кызының символына әверелә. 1938 елда “100 мең ахирәтемне – тракторга!” дигән лозунгысы белән таныла.