Бу юлларны укыгач, һәркемнең күз алдына кара икмәген маңгай тиренә манчып ашаган хезмәт кешесе киләдер, минемчә. Шагыйрь аны тын аккан елгага тиңли. Тиңләп кенә калмый, ул үзе дә җаны-тәне белән аның белән бергә. Башкача мөмкинме соң? Җәмгыятебезнең булмышы бит андыйлар иңендә.
Түбәндәге язманың герое, Мөхәммәдбәсим улы Габделхәй Бәсимов, нәкъ шундыйларның берсе дисәм һич арттыру булмас. Ул Мишәр авылында 1922 елның 1нче июлендә хәлле крестьян гаиләсендә төпчек, сигезенче бала булып дөньяга килә. Малайга 9 -10 яшьләр булганда, эш сөючән әтисе кулакка чыгарыла. Гаиләнең бар каралты -кура һәм мал-мөлкәтләре тартып алына. Әниләре Фәргайшә балалары белән кечкенә мунчада яшәргә кала. Әйе, фаҗигале язмышлар... Өч сабый ачлыктан шешенеп вафат була. Чабаталы, балтырганлы – әремле заманалар, өстәвенә, кыерсыту –кимсетелүләр! Бигрәк тә ятим, кулак малаена! Кая ул белем алу, нибары дүрт сыйныф, ул да чаклы-чоклы гына. Укулар ул исем өчен генә. Көчсез, хәлсез малайны күбрәге колхоз эшенә җигәләр: печән чабу, урман кисү, җир сөрү... Берсе дә калмый.
Унтугызы гына тулган, авыл капкасыннан читкә таба аяк та басмаган Габделхәй Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк фронтка алына. 1941 – 1942 нче еллар. Менә ул һәр совет солдатының йөрәгенә: ”Бер адым да артка чигенмәскә, артта – Мәскәү!” – дигән боеру кан белән язылган алышта. Үлсә, илебез азатлыгы өчен үлә, әмма ул фашистны үзе яккан Үлем учагына салырга тиеш!
Арытаба, Беренче Украина фронтының маршал Конев җитәкләгән пехота гаскәрендә. Орёл, Курск, Прага, Варшава, Бухарест һәм Берлин шәһәрләрендә дошман белән күзгә-күз сугышу, Днепр елгасын кичүдә катнашулар... Кече сержант Бәсимов ике тапкыр авыр яралана. Батырларча сугышканы өчен ике тапкыр ””Кызыл Йолдыз”, тагы ике тапкыр “Батырлык өчен!” һәм 3 дәрәҗәдәге “Бөек Ватан сугышы” орденнары һәм азат ителгән шәһәрләр өчен бирелгән күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.
Җиңү көнен Берлинда каршылый. Әмма туган якка кайту тиз генә насыйп булмый солдатка: җимерелгән шәһәрләрне тазартырга, төзекләндерергә кирәк! Тагын ике ел хәрби хезмәт.
Авыл батыр улын 1947 нче елда гына көтеп ала. Ләкин монда да үлем – югалту ачысы. Бахыр әнисе, Фәргайшә карчык, улын көтеп ала алмыйча, 1944 нче елда бакыйлыкка күчкән була. Ярый әле, аны апасы Сәлимә белән җизнәсе Хәмәтдин үз кочакларына алалар. Әмма Габделхәй югалып калучылардан түгел. Озын-озакка сузмый, теремек, бригадир, авылдаш кызы Хәлимә Сафа кызы белән никахлана һәм ата нигезенә төпләнеп, яңа тормыш кора башлый. Икесе дә җигелеп колхоз эшен тарталар. Дүрт балага гомер бүләк итәләр. Очын-очка ялгап яшәгән гаиләгә балаларны укытырга, киендерергә, кеше итәргә кирәк. Ата кеше Балтач юл төзү һәм ремонтлау участогына мастер булып эшкә күчә. Озак еллар һәм җиде километр – көн дә җәяү! Монда да аның тырыш хезмәте премияләр, күп санлы мактау кәгазьләре белән билгеләнә.
Совет чоры булса да, Габделхәй – кече малтабар да. Авылда салган барлык яңа өйнең тәрәзә рамасы да, сырлап-матурлап бизәгән наличниклары да аныкы. Алар әле булса, Мишәр генә түгел, күрше авыл, хәтта, күрше район авыл урамнарына да ямь биреп торалар. Көн күрмәк күршедән дип тә юкка гына әйтмәгәннәрдер. Янәшәдә генә нәселдән килгән балта остасы Әгъләм улы Фәйзелгаян белән алар бергә эшлиләр.“Өйнең брусларын эшләү минем өстә булса, тыштан матурлау, наличниклар эше –Габделхәйдә,” – дип шаяра торган булган күршесе.
Кызы Фируза: “Канлы сугыш юлы, кыерсытылулар күрсә дә, сөеклебезнең күңеле йомшак, әмма таләпчән иде. Аеруча, безне, балаларны, нык ярата иде,” – дип, искә ала әтисен.
“Чокыр җиргә су җыела,” – диләр. Бәләкәй чакларда минем дә күңелем бу йортка тартыла иде. Белмим, нәрсә тартты микән бала күңелен? Фируза дусым белән ватык пыяла тезеп, чүпрәк курчаклар тибрәтеп уйнаулармы? Әнисе Хәлимәнең мичтән генә чыгарган җылы икмәге белән сыйланулармы? Әллә әтисенең башларыбыздан сыйпап үтүе микән? Ак икмәк тәме әле дә авызымда!”
Сугыш һәм хезмәт ветераны тулы тормыш белән яши, җәмәгать эшләреннән дә читтә булмый. Озын буйлы, көләч йөзле, кара күзле, озын керфекле, җитез Габделхәй авыл сәхнәсенең иң оста биючесе дә була. Бик еш мәктәп укучылары белән очрашуларда да катнаша.
Гаиләдә алган тәрбия, кичергән тормыш сынаулары баланы якты язмышлы итә дип әйтүләре хактыр. Аның балалары, оныклары да тырышлар, гыйлемле, гадел һәм кечелеклеләр. Уллары Рәфит – мактаулы шофёр, Мәдехәт – “БР автотранспорт хезмәтенең атказанган эшчесе”, Филиза –“ Русия почтасы отличнигы” билгесе иясе, Фируза – күпеллар укытучы, аннан социаль хезмәткәр. Лаеклы ялда булса да, каләмен иҗат өлкәсендә шомарта. “Чал Урал”, ”Өмет”, “Кызыл таң”, “Балтач таңнары”, “Җиңү байрагы” гәзитләре лауреаты.
Әйе, күп санлы орден һәм медальләр иясе ачысын да, төчесен дә татый, әмма яшәеше тирән елгадай тып – тын ага. Мактанмый, беркемгә дә зарланмый, моңайса да еламый, сыгылса да сынмый. Үз сукмагын үзе сала. Аның исеме – халык күңелендә, тирән акылы буыннары дәвамында чагыла.
Фотода: Габделхәй Бәсимов Мишәр башлангыч мәктәбендә укучылар белән очрашуда. 1981 - 82 нче еллар.