Аллаһы Тәгалә кешеләрне төрле итеп яраткан. Кемгәдер җырлау сәләте биргән ул, кемгәдер – бию. Кемнәрдер мөгаллимлек эше белән шөгыльләнә, кемнәрдер җинаять тикшерә. Ә менә кемнәргәдер ул дәвалау сәләте биргән. Дуван районының Мәсәгуть авылында яшәүче Хәят апа Зарипованың нәселендә әнисе яклап барсы да дәвалау сәләтенә ияләр. Стәрлебаш районының Турмай авылында туып-үскән кыз 7 яшендә үк үзендә сәер сәләтләр сизә. Җырларга яраткач, киләчәк язмышын сәхнә белән бәйләргә тели: Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесына укырга керә.
– Дүртенче сыйныфта укый идем, күршеләргә бер табибә килде, – дип искә ала ул. – Ул минем сәләтемне сизде микән, дарулар, уколлар турында сөйләде. Мин шунда үземә кешеләрне дәвалаячакмын дип сүз бирдем...
Картәнисенә кешеләр ярдәм сорап киләләр, ул аларны Коръән сурәләре белән өшкереп дәвалый. Бәләкәй Хәяткә дә байтак кына аятьләр ятлата. Тик кеше дәвалау серләрен чишми. “Мин бәләкәй булгангамы, әллә авыр булыр дип уйлады микән, ул миңа бернәрсә дә өйрәтми үлеп китте. Тик үлгәч, төшемә кереп сөйли башлады.... Мин авыру кешеләр яныннан үтеп китә алмый башладым. Ике бармагым белән санап, ике секунд кына аларга кул көчемне бирә идем дә аларның хәлен җиңеләйтә идем”, – дип искә ала Хәят апа. “Картәниемнең бакыр акчалары була торган иде. Мин дә гел үзем белән автобуста йөргәндә биш һәм өч тиен акчалар йөртә идем. Белә идем: автобуста кешенең күңеле болганса, шул акчаларны чистартып авызына каптырсаң, күңел болгануы туктый... Доганы кайсы органга ничә тапкыр укырга кирәклеген белә идем”...
Хәят апа беренче тормыш иптәше белән 15 ел яши, ике балага гомер бүләк итәләр. Тик тормыш иптәше аның бу сәләтен аңламый. Күпме җәберләүләр, кимсетүләргә түзәргә туры килә аңа...
– Әмма мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен, мең шөкер кылам, мин беренче иптәшемнән бик яхшы балалар таптым. Ул минем балаларымның әтисе булып кала. Дин юлыннан китәргә рөхсәт итмәде. Балалар үсеп исәйгәч, “әни, нигә түзәсең, әйдә чыгып китик”, – диделәр. Бер чемодан күтәреп, ике баланы иярттем дә Уфага чыгып киттем... Биш эштә эшләдем...
Эш арасында арып-талып йоклаганда бер төш күрә. Имеш, ул бер малайдан Кунакбай авылына (беренче тормыш иптәше шул авылдан) юлны сорый. Малай аңа Кунакбайга юл юк, анда күпер җимерелгән бит, ди. “Менә бу юл белән барыгыз, бер вышка күрерсез, аннан өч чишмә чыгып торган урын булыр, тимер юлын үтәсең, иске зиратны үткәч юл борыла, аннан азрак баргач сезнең өй булыр”, – ди. Хәят апа төшне күреп гаҗәпләнә дә, тиздән оныта. “Янгантау” шифаханәсендә язмыш аларны Данил Зарип улы Зарипов белән таныштыра. Данил абый Дуванга Мәсәгуть авылына аны кунакка чакыра.
– Данил үзенең сеңлесенә кунакка алып барды, – дип хәтерли Хәят апа. – Бүлмәгә кулым авырта дип бер малай йөгереп керде. Аның авырткан беләген алып кулыма куйдым да... кулым шап итеп төшеп китте. Бу бит минем төшкә кергән малай. Каршымда утырган Данил: “Бу минем малай”, – диде. Данилның тормыш иптәше фаҗигале һәлак булганын белә идем. Ялгызы ике малай тәрбияләгәнен дә әйтте. Бу баланы битеннән үпсәм, сөртмәсә, минеке була, дип уйладым да, битеннән үбеп алдым. Бала миңа сыенды... Данил елап җибәрде...
Шулай итеп, Хәят апа белән Данил абый, икесенә дүрт ятим баланы тәрбияләп үстереп, олы юлга озаталар. “Нәрсәсе кызык булды, Данил миңа төзи башлаган яңа йортын күрсәтергә алып китте. Мин карыйм, төштә әйткән вышканы үттек. Хәзер өч чишмә була, дидем. Барсы да гаҗәпләнде. “Данил, әллә син Хәяткә алып килеп күрсәткән идеңме?” – диләр. Данил юк дип аптырый. Барып җиткәнче мин аларга төштә күргәннәрне сөйләп бардым, – дип көлә хәзер Хәят апа...
– Данил Зарип улы бик яхшы тормыш иптәше булды миңа, 29 ел инде кулга-кул тотынып, икебез бер юлдан атлыйбыз. Ул миңа кешеләрне дәваларга да рөхсәт бирде, кайда барса да дога китапларын үзе сатып алып кайтты. Күп еллар юл төзелешендә җитәкче булып хаклы ялга чыкты һәм пенсиягә чыккач үзе дә минем арттан дин юлына басты. Бүген без икебез дә биш вакыт намазыбызны калдырмыйбыз...
Бүген мин японнарның рейк системасы буенча дәваларга өйрәндем. Кулымның көчен 36 минут кешегә биреп бөтен чирләрне дә дәвалый алам. Тик сере бар: һәр чиргә Коръәннең укый торган үз аятьләре бар. Коръәндә 114 сүрә, аның эчендә миллионлаган сүз бар. Аларны укып тәнгә шифа, сихәт аласың. Беркем дә Коръәнне җиңә алмый, төзәтә алмый, үзгәртә алмый, алмаштыра алмый.
Хәят апа тормышында булган вакыйгаларны искә төшерүен дәвам итте. “Миңа 20-30 кешелек ашарга әзерлә әле, кунаклар җибәрәбез”, – диделәр. Данил йөгереп кайтып кергән, ашаргаң җитәме, анда автобустан төшәләр дә төшәләр ди. Тагын бер өстәл куйдык. Күрше, әйдә, Хәят апа, ашка бер кәстрүл су өстик дип, бер чиләк су күтәреп кергән. Өстәмибез, дидем. 45 кешене утырттык, шул аш барсына да җитте. Үзебезгә дә калды. Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирде. Менә бисмилләнең көче. Табынга кешеләр җыйгач мондый доганы укырга кирәк: “Лә иләһә иләллаһу хәерле хәләс. Юлда булсын юлдашым Хозыр Ильяс”. Табынга җыелып утырып беткәч, шул сүзне әйтергә кирәк. Бер тавыш та чыкмый, бер калак та җиргә төшми”...
Беренче тормыш иптәше белән Күмертау шәһәрендә яшәгәндә шундый хәл була. “Тагын шул бисмиллаң белән йөрисең инде”, – дип кычкырды мин өйдән чыгып киткәндә. Чыгып китеп ун метр да үтмәдем, бер тимерчыбыкка абынып егылдым. Җир селкендемени! И Аллакаем, гафу ит мине, мин бисмилласыз өемнән чыгып киттем, дидем. Кире кереп иремә: синең аркаңда өйдән бисмилласыз чыгып киттем, дидем дә бисмилла әйтеп яңадан өйдән чыктым. Теге егылган урында күпме эзләдем, әмма абынган тимерчыбыкны тапмадым...
Икенче юлы, эштән кайтып киләм. Сизәм – җирдән күтәрелә башладым. Кояш тарта мине. Мин ярдәм итегез дип кычкырам. Берсе дә ишетми. Кулымда ике авыр сумка. Кояш нурлары миңа агылды-агылды да лып итеп җиргә килеп төштем. Кайтып керсәм, ирем кайда йөрисең, дип әрләшә, мине көтеп әллә күпме вакыт үткән. Тезләндем дә акырып елап җибәрдем...
Икенче көнне эшкә бардым, кая тотынсам да чаткы чыга. Директорга сөйләдем булган хәлне. Ул Первоуральски татары иде. Бу хәлне беркемгә дә сөйләмә диде... Шул көннән алып миңа энергиямне чыгарырга кирәк, чыгармасам ток суга башлый”...
Бүген Хәят апа белән Данил абый “Әйлеләр” фольклор ансамбленең алыштыргысыз солистлары. Кайда гына барсалар да призлы урын алмыйча кайтканнары юк. Күптән түгел Данил хәзрәтне Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтеннән Каракүл авылы мәчетенә имам итеп тәгаенләү турында карар чыгарганнар.
Хәят апаның улы медицина университетын тәмамлаган, хирург булып эшли. Кызы – укытучы, аның да, аның кызының да Хәят апаныкы кебек кеше дәвалау сәләтләре бар. Кызы Камчаткадан ел саен кайта һәм алар Дуван районында “Вечный зов” фильмы төшерелгән Сабакай тавында дару үләннәре җыялар.
– Ул тауда нинди генә үләннәр юк. Андагы һаваның чисталыгы... суының чисталыгы... оҗмах почмагы! Бер квадрат метрда 13 төрле дару үләне үсә. Кайда бассаң да дару үләне. Һәр үләнгә укыла торган үзенең аяте бар. Шунсы да мөһим: безнең нәселдә хатын-кыз яклап беркемнең дә хәмер эчкәне юк...
Данил хәзрәтнең 30 лап умартасы бар икән. Хәят апа үлгән бал кортларыннан да төнәтмәләр ясап, дару итеп куллана. “Коръәндә бал белән май чирләргә дәва диелгән. Бал кортларына рәхмәт әйтергә кирәк, алар белән кеше белән ничек сөйләшәсең, шулай сөйләшергә кирәк”, – ди ул...
Хәят ападан берничә киңәш:
· Иртән эшкә киткәндә бер стакан киптерелгән бөрлегән яфрагы төнәтмәсен эчсәгез, көне буена көч-куәтегез ташып торыр.
· Êûçûï êèòү÷әí êåøåëәðãә ялбырбаш төнәтмәсе эчәргә кирәк. Аны таволга, лабозник дип тә атыйлар.
· Иван-чәй йөрәккә дәва бирә, баш авыртканнан файда, тынычландыра.
· Бөтнек (мята) эчсәң, яхшы йоклыйсың.
· Êèÿү үëәíå, êүç үëәíå, òèмьян ползучий, богородская трава – күз тигәннән. Күз тигән балага мунчада төнәтеп коендырырга була.
· Кара җиләк (черника) баш сөягендә кан басымы күтәрелгәннән ярдәм итә.
· Ñу миләше – сабельник – буыннар авыртканнан. Ир-ат чиреннән ярдәм итә. Кайнатып эчәргә дә була.
· Эпелипсиядән интегүчеләргә лалә гөле дәва. Әмма аның үзенең догалары бар. Чәнечкеле үлән, 9 юлдан җыярга кирәк. Киптергәч, догаларын укып, беренче чәчкәдән түгел, 9 нчы чәчкәдән эчерә башлыйсың.
· Колмакны җыеп, мендәр ясап баш астына салып йокласаң, нервыларны тынычландыра.
· Үëãәí áàë êîðòëàðûí êàéíàòûï ý÷сәң, áөòåí ÷èðäәí äәâà.
· Онкологиядән “зайчий капуста” эчәргә кирәк.
· Òóãàííàð àðàñûíäàãû íèçàãíû áåòåðåð ө÷åí ðèçûêêà, ñóãà, êәíôèòêә “Íèñà” ñóðәñåí óêûðãà êèðәê.
· Äîøìàíûң äóñ áóëñûí ө÷åí 48 òàïêûð “Ìүзәммил” сурәсен укырга кирәк.