Дуван районының Әри авылында көн күрүче Рәүфән Хизбулла улы Фатыйховны язмыш аяусыз сынауга дучар иткән: нәкъ биш ел элек ул фаҗигагә очрап, гарипләнеп кала...
Рәүфән үзе бу көн турында искә алырга яратмый. “Минем нишләп гарип калуым турында язмагыз, зинһар, – дип үтенде ул. – Анысы хәзер мөһим түгел инде...”
Тыйнак кына матур авыл өе. Рәүфәннең караваты янында түбә тактасына беркетелгән озын дилбегәләр. Ул аларга ябышып торырга өйрәнгән. Шунда ук караваты өстендә тимер турник эшләнеп куелган. Өстәлдә – Коръән китабы һәм дини әсбаплар.
Вәлиулла хәзрәт Хәсбиуллин Коръән аятьләре укып алды. Дөньяга, илгә тынычлык теләп дога кылдык. 40 ел педагогик стажы булган мөгаллимә Гөлнара ханым Мөфлихунова Рәүфәннең дәфтәрләрен ачып күрсәтте.
– Ул гарәп хәрефләрен шулкадәр матур итеп яза, сокланып туймассың, – ди.
Чынлап та, минем дә соклануымның чиге юк.
– Егылып имгәнгәнче минем төшемә гел үлгән кешеләр керде, – дип искә ала Рәүфән Хизбулла улы. – Миңа гел Коръән укырга кушалар иде. Минем исә эшләп йөргән чагым, вакытым юк...
Рәүфәннең Казахстанда яшәгән Фәрига апасына да берничә тапкыр энесе Коръән укырга тиеш дигән билгеләр, хәбәрләр әйтәләр. “Кулында Коръән, башында түбәтәй күрәбез”, – диләр. Тик... вакыты җитмәгән булганмы, әллә башка сәбәп беләнме, Рәүфәннең бу эше кичектерелеп килә... Фаҗига булырга 15 көн кала Рәүфәннең күңеле нидер буласын сизенә башлый. Мәчеткә дә кереп чыга.
– Энем әтидән 4 яшьтә ятим калды, – дип бәян итте Фәрига апа. – Тугыз баланың төпчеге ул, әни белән яшәде. Әниебез 93 яшендә үлде. Башта Рәүфән аны карады, авыру апабыз бар иде, аны да карады, аннан әни Рәүфәнне... Язмышы шулай булгандыр инде...
Әни вафат булгач мин кайттым. Рәүфән бөтен дөньяны шулкадәр оста итеп төзеп куйган, аның бөтен әйбере үз урынында тора. Сарайга чыгып берәр нәрсә эзлим дә, тапмыйча аңардан кереп сорыйм. “Кергәч тә фәлән-фәлән урында тора”, – ди ул һәм чынлап та ул әйткәнчә була...
Фаҗигадән соң Фәрига апа авылның мөгаллимәсе Гөлнара ханымны Рәүфән янына чакыра. Гөлнара ханым гарәп хәрефләрен күрсәтеп, аңлатып китә һәм икенче дәрестә инде аңа өйгә эшләрне күбрәк бирергә кирәклеген аңлый... Рәүфән Коръән укый башлагач элек тиргәп төшенә кергән әрвахлар рәхмәт әйтеп керә башлыйлар...
Гөлнара ханым үзе дә хастаханәдә ятканда реанимациядә Коръән аятьләре ятлаган кеше. “Реанимациядә күп әйберләр күрдем, – дип искә ала ул. – Миңа укырга куштылар. Бәхетемә, безнең авылдан бер хәзрәт “Ләлә-Тюльпан” мәчетендә эшли, Али хәзрәт, авылга кайтып безгә хәрефләр өйрәтеп китте. Миңа төшемдә дә тактага яздырып өйрәтәләр иде. Мин бик тиз укырга өйрәндем. Бер тыныч йоклый алмый идем, гел төшемдә укыттылар, укырга өйрәндем. Дүрт укучым хәзер Коръән укый”.
Бүген Рәүфәннең төп максаты – Коръән уку. Хәер-дога бирер кешесе булмаганнар бик еш төшенә керә.
– Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, вакытның бәрәкәтен бирсен, кабул итсен иде...
Язмышлар ялгыш язылмыйдыр. Язмышны төзәтеп тә, үзгәртеп тә булмый. Кеше бу дөньяга үзенең ниндидер бер билгеләнеше белән туа. Рәүфән бу дөньялыкта бирелгән билгеләнешен сабырлык белән үтсен иде...